Изге Рух иңү чиркәве (Казан)

(Изге Рух иңү чиркәве битеннән юнәлтелде)

Изге Рух иңү чиркәве (рус. Духосошественская церковь) — Казанның Вахит районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан праваслау дине гыйбадәтханәсе. Рус праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1731-1735 елларда төзелә, 1832-1833 һәм 1897 елларда үзгәртеп төзелә; 1931 елда ябыла, чиркәү бинасы клуб (1950-елларга кадәр), торак йорт (1950-1970-еллар) һәм курчак театры (1950-еллар-2011) итеп файдаланыла; 2011 елда кире Рус праваслау чиркәвенә кайтарыла.

чиркәү
Изге Рух иңү чиркәве
рус. Духосошественская церковь
Ил Русия
шәһәр Казан, Туфан Миңнуллин урамы, 21
Дин праваслау дине
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре чиркәү
Төзелеш еллары 17311735 еллар
Төп даталар:
1931 (ябылу), 2011 (ачылу)
Халәте гамәлдә