Идегәй (дастан)

татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны
(Идегәй дастаны битеннән юнәлтелде)

Идегәй дастаны — татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Ул Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт. 17-18 йөзләрдә тулысынча формалашып бетә. «Идегәй»нең алтай, башкорт, казакъ, каракалпак, Кырым татарлары, нугай, төркмән, үзбәк милли версияләре дә мәгълүм.

Идегәй

“Идегәй” дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы-XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. Әсәрнең каһарманнары – Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй әмир һәм башкалар – үз заманының күренекле шәхесләре.

Бу фаҗигале көрәш шаукымы вакыйгалар кайнарлыгында ук телдән-телгә күчкән җыру булып, вакытлар үткәч риваятьләр белән баетылган һәм үтә әһәмиятле тарихи вакыйга буларак, халыклар хәтерендә сакланып калган. “Идегәй” дастанының төрле бәйләмнәре элек Алтын Урда биләмәләренә кергән халыклар арасында киң таралган булган. Аның нугай, казах, үзбәк, төркмән, каракалпак, себер, кырым, казан татарлары вариантлары билгеле. Кайсы батырлар турындагы әкият кебегрәк чәчмә сөйләмдә, кайсы шигъри юлларда халык күңелендә сакланган бу истәлекләрне язып та алгалаганнар.

1919 елда Себернең Яланкүл авылы чичәне Ситдыйк Зәйнетдиновтан язып алынган “Идегәй” дастаны арада тулырак вариант санала. Аны язып алучы журналист, галим Нигъмәт Хәким37нче елгы репрессия корбаны, шул сәбәпле хезмәте матбугатта бастырылмый кала.

Нигъмәт Хәкимнең эшен танылган язучы, галим Нәкый Исәнбәт дәвам итә. Нәкый ага, башкалардан аермалы буларак, дастанның чәчмә юлларын тулысынча тезмә итеп үзгәртә. Шигырь юлларын күп кенә мәкаль-әйтемнәр белән бизи. “Идегәй” дастаны Исәнбәт эшкәртүендә 1940 елда «Совет әдәбияты» журналының 11, 12нче саннарында басылып чыга. Басма галим-голәмә арасында ризасызлык тудыра. Исәнбәтне үзеннән өстәүләрдә, яңа бүлекләр кертүдә гаеплиләр. Комиссия төзелә. Исәнбәт җыйналма текст төзүнең “сәнгать реставраторлыгы булу ягыннан беркадәр иҗади эш итеп тә каралырга тиеш” икәнлеген искәртә, үзенең 32 чыганактан файдаланып тәнкыйди текст төзегәнен исбатлый. 1941 елда ИЯЛИнең Гыйльми советы “Идегәй” дастанының яңа тәнкыйди текстын бастыру турында карар чыгара. Н.Исәнбәт – төзүче, Х.Ярми, Ш.Маннур – редакторлар. Кулъязма Татарстан китап нәшриятына тапшырыла. Сугыш башлану китапны бастыруга комачаулый. Ә 1944 елның августындагы карар “Идегәй” дастанын, “ханнар-феодаллар эпосы” дигән кара мөһер сугып, фәнни тикшерүләрдән дә, халыкка җиткерүдән дә сызып ташлый. Дастан турында сүз генә кузгаткан кешегә дә ул елларда төрмә янаган.

Нәкый Исәнбәт “сәнгать реставраторлыгы” юлы белән дастанны иҗади торгызып, аны татарның борынгы гореф-гадәтләре, казанышлары, дәүләт тоту тәртибе, идеалы, омтылышы, холык-фигыле сурәтләнгән тарихи-фәлсәфи роман дәрәҗәсенә җиткерә. Әсәрдә татар милли галәме бөтен тирәнлеге, бизәкләре белән бирелгән. Моңа Нәкый аганың күпкырлы талант иясе – тел галиме, драматург, шагыйрь булуы өстенә, халык авыз иҗатын җыйганлыктан, татар дөньясын тирәнтен белүе һәм зирәк сиземләве дә ярдәм иткән. Бүгенге көндә китап булып бастырылган дастан Нәкый Исәнбәт җыйналмасына нигезләнә. Әсәр кабат 1989 елда гына «Казан утлары» журналында бастырылып, халыкка кайтарылды. 1990 елда дастанның С. Липкин тарафыннан 1942 елда рус теленә тәрҗемә ителгән варианты басылып чыга.

Чыганаклар

үзгәртү