Идегәйнең Киевка явы (1416)

Идегәйнең Киевка явы - Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй һәм Бөек Литва кенәзлеге арасындагы сугыш (1399-1416) кысаларында 1416 елда узган бәрелеш. Идегәй Алтын Урданы берләштерсен өчен Киев шәһәрендә үз ирәген урнаштырган Туктамыш хан варисларына каршы озак сугышкан, аларны Идегәйнең дошманы Витовт актив яклаган.

Идегәйнең Киевка явы
Вакыт мизгеле 1416
Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй

Витовт бүгенге Украина, Беларусь, көнбатыш Русияне буйсындыру максатыннан Идегәйнең бар дошманнарына булышкан.

1416 елда Идегәй җитәкләгән татар гаскәре Киев шәһәрен яулап ала, Витовтның тарафдарларын юк итә я куа. Бәрелеш нәтиҗәсендә Киевка зур зыян китерелә, Подол, югары кала, Киев-Печора кәшишханәсе җимерелә.

Ләкин Идегәй кальга тавында урнашкан Киев кирмәнен яулап алмаган, киләсе елда бәкләрибәк янә Киев янын басып ала.

Әммә Туктамыш хан уллары бу җиңелүләргә үч итеп, 1419 елда Идегәйне Сарайчык каласы янында үтерәләр.

Сылтамалар үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Сахаров Н.А. Битва на Сити в летописях, преданиях, литературе. Заметки на полях. — Издатель Александр Рутман, 2008.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Горелик М. Оружие Ворсклинской битвы // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Гудавичюс Э. История Литвы. Том 1: С древнейших времён до 1569 года. — М., 2005. — 680 с.
  • Измайлов И. Битва на Ворскле. 1399. Звёздный час эмира Идегея… // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Шабульдо Ф. М. Земли Юго-Западной Руси в составе Великого княжества Литовского. — Киев, 1987.