Игенче (гәҗит, 1917)

«Игенче» — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Казан шәһәр эшче, керәстиян һәм кызылармияче депутатлар шурасының мөселман фракциясе һәм Казан губерна земствосы органы. 1917 елның 14 августыннан 1918 елның 10 июненә кадәр Казан шәһәрендә атнага бер тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 55 саны чыга. Мөхәррирләр ― Мулланур Вахитов, Хәялетдин Сәйфетдинов, Ш. Габиди (Чыршы).

Игенче

Нигезләнде

14 август 1917

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

10 июнь 1918

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

1917 елның 14 августында Казан губерна земствосы нашир әфкяры буларак чыга башлаган. Соңрак Казан губернасы врестьяннары депутатлары шурасының мөселман фракциясе газетасына әверелгән. Баштагы мөхәррирләре (редакторлары) земская управа әгъзалары Мулланур Вахитов һәм Хәялетдин Сәйфетдинов булган.

Бөтенрусия оештыру җыелышы (Учредительное собрание) әгъзасы буларак, М. Вахитов Петроградка киткәч, газетаның яңа мөхәррире итеп Ш. Габиди (Чыршы) билгеләнә. Мулланур Вахитов эшләгән чорда «Игенче» газетасы революцион-демократик позициядә тора. Редакциягә яңа җитәкчеләр килгәч, газетаның сәяси юнәлеше үзгәрә. Мисалга, газета большевикларның Милли Идарәне таратуын хупламый.

«Игенче» газетасының 1918 елның 29 апрелендә чыккан 42нче санында Казан губернасы врестьяннары депутатлары шурасының мөселман фракциясе имзасы белән «Печән базары вакыйгасы» мәкаләсе урнаштырыла. Мәкаләдә Казан Советының мөселман комиссариаты адресына тәнкыйть сүзләре әйтелә. Шуның өчен газетаның бу санын Казан Советының мөселман комиссариаты арестовать итәргә теләгән, тик фракция почтасы моңа каршы килгән. «Игенче» газетасының эшен тикшерү трибуналга тапшырылган[1].

Ябылу үзгәртү

Казан Советының мөселман комиссариаты рәсми органы ― большевистик рухтагы көндәлек «Эш» газетасы (мөхәррир Хәсән Урманов) 1918 елның 24 маенда дөнья күргән санында:

«Әгәр дә «Алтай», «Кояш» һәм «Йолдыз»ның язучы аламалары чын мәгънәсендә ерткыч бүреләр булса, «Игенче»нең язучы кисәкләре исә сарык тиресенә бөркәнгән бүреләр»

дип язган һәм «Игенче» газетасының ябылуын таләп иткән.

РСФСР милләтләр халык комиссариатының (рус. Наркомнац РСФСР) Үзәк мөселман комиссариаты нашир әфкяры ― «Чулпан» газетасы 1918 елның 9 августында чыккан санында:

«Игенче» һәм «Безнең юл» газеталары Совет властена яла якканнары өчен ябылдылар»

дип язган[2].

Сылтамалар үзгәртү

  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157―175нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 167нче бит
  2. Нуруллина Р. М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917―1925 гг.) ― К., 1978. ― С.42