Кочерга Иван Антонович (6 октябрь 1881 ел29 декабрь 1952 ел) — украин совет драматургы. Сталин премиясе лауреаты (1948), Украина ССР-ның атказанган сәнгать эшмәкәре (1950)[1].

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Украин Халык Республикасы[d]
 СССР
Туу датасы 24 сентябрь (6 октябрь) 1881
Туу урыны Носивка[d], Носовская волость[d], Нежинский уезд[d], Чернигов губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 29 декабрь 1952(1952-12-29) (71 яшь)
Үлем урыны Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Җирләнгән урыны Байкове зираты[d]
Язма әсәрләр теле украин теле
Һөнәр төре язучы, драматург
Әлма-матер Юридический факультет Киевского национального университета имени Тараса Шевченко[d]
Жанр драма[d] һәм театр пьесасы[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Сталин мөкәфәте орден Святого Станислава «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале заслуженный деятель искусств Украинской ССР
 Иван Кочерга Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Иван Антонович Кочерга Украинаның Чернигов өлкәсе Носовка аймагында 1881 елның 6 октябрендә (иск. 24 сентябрьдә) туа. 1903 елда Киев университетының юридик факультетын тәмамлый[2].

И. А. Кочерга 1952 елның 29 декабрендә вафат була. Киевта җирләнгән.

Иҗаты үзгәртү

Әдәби эшмәкәрлеген 1904 елда башлаган. «Бокалдагы җыр» («Песня в бокале») дигән әкиятнең авторы (1910), ул беренче тапкыр 1926 елда Харьков халык театрында куела. «Алмас тегермән ташы» («Алмазные жернов») драмасы (1927), «Марко тамукта» («Марко в аду») феериясе (1928), ул Харьковтагы Кызыл завод театрында куела; «Свичканың туе» («Свадьба Свички») (1930), «Ярослав Мудрый» (1946) драматик поэмаларның, "Хакыйкәть" («Истина») (1947) драмасы авторы[1]. Шулай ук ул дистәләгән пьеса язган.

Башкортстанда эвакуациядә үзгәртү

Бөек Ватан сугышы елларында күмелер вакыт Өфедә яши. Иван Кочерга «Касә» (рус. «Чаша») дигән драмасы украин драматургиясендә күренекле урын били, ә анда сурәтләнгән хәл-вакыйгалар тулысынча Өфедә бара. Катлаулы эпизодларда Башкортстан хезмәтчәннәренең ничек итеп эвакуациягә килгән интеллигенцияны кабул итүе, сугыш сынауларына эләккән кешеләрнең яңа урынга җирегүе бәян ителә. Алар — урындагылар да, читтән килгәннәр дә — гомуми максатка, дошманны тар-мар итүгә өлеш кертү ынтылышы белән яши башлаганы сүрәтләнә. Өфенең тимер юлындагы, «Өфе» кунакханәсендә булган сәхнә күренешләре бик кызык.

Башкортстанның башкаласында Иван Кочерга «Литература и искусство» газетасында мөхәррир булып эшли. .

Гәҗит вакытны һәм көчле күп алса да, Иван Кочерга ике пьесасын — «Касә» (1942) «Төнге вәсвәсә» (1943) дигән пьесаларын яза.

Үзе эшләгән гәҗиттә Иван Кочерга 1941 елның 28 ноябрендә болай дип яза: «Әле мин башкорт халкының 1812 - 1814 еллардагы Ватан сугышында катнашуы турында опера өчен либреттога тарихи матди өстендә эшләдем».

Суфиян Сафуанов Украина ССР-ның К. Г. Шевченко исемендәге әдәби институтның кәгазь бүлегендә «Батыр язмышы» (рус. «Судьба героя») дип аталган либретто кулъязмасын таба. Анда башкорт полкының каһарманлыгы, француз илбасарларына каршы көрәше, бу полкның кыю старшинасы Сафир Чулпанов турында бәян ителгән иде, дип сөйләгән Сафуанов. Либретто эчтәлегеннән күренеүенчә, автор башкорт халкының 1812-1814 еллардагы Ватан сугышында катнашканын тарихи чыганаклардан, мемуарлардан өйрәнгәне күренә. Кызганычка каршы, драматургның ниятләре бойомга ашмый кала. 1944 елда Украинаның барлык иҗади интеллигенциясе туган ягына кайта. Иван Антонович Кочерга да Украинага кайта һәм эше өзелеп кала[3].

Истәлеге үзгәртү

  • И. А. Кочерга истәлегенә Житомирда академик украин музыкаль-драматик театрга аның исеме бирелгән.
  • И. А. Кочерга истәлегенә Киевның Дарницкий районында бер урамга аның исеме бирелгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 13. Конда — Кун. 1973. 608 стр., илл.; 25 л. илл. и карт.
  2. Театральная энциклопедия. Гл. ред. П. А. Марков. Т. 3 — М.: Советская энциклопедия, Кетчер — Нежданова, 1964, 1086 стб. с илл., 7 л. илл.
  3. Уфимский период жизни Ивана Кочерги

Сылтамалар үзгәртү

  • Вячеслав Карпушенко. Дружбой едины [1](үле сылтама)