Айво Иви

удмурт язучысы
(Иван Векшин битеннән юнәлтелде)

Айво Иви (удм. Айво Иви, әдәби псевдоним), тулы исеме Иван Григорьевич Векшин (удм. Иван Григорьевич Векшин, 1892 елның 24 феврале, РИ, Нократ губернасы, Алабуга өязе, Грахово волосте, Күзәбай ― 1963 ел, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Якшур-Бодья районы, Чур) ― Россия һәм совет удмурт язучысы һәм җыр иҗат итүче шагыйре, шагыйрә Ашальчи Окиның (Акулина Григорьевна Векшина, 1898―1978) абыйсы, удмурт әдәбияты классигы. [1]

Айво Иви
Туган телдә исем Иван Григорьевич Векшин
Туган 24 февраль 1892(1892-02-24)
Россия империясе, Нократ губернасы, Алабуга өязе , Грахово волосте, Күзәбай
Үлгән 1963(1963)
СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Якшур-Бодья районы, Чур
Милләт удмурт
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре язучы
Кардәшләр Ашальчи Оки

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1892 елның 24 февралендә Иван Григорьевич Векшин Нократ губернасы Алабуга өязе Грахово волосте Күзәбай авылында (хәзерге вакытта Удмуртия Республикасы Грахово районы Порым авылы белән кушылган) крестьян гаиләсендә туган. Унике яшендә Карлыган авылында эшләп килүче Үзәк удмурт укытучылар мәктәбенә укырга кергән һәм аны 1907 елда тәмамлаган (мөдире Кузьма Андреев). Әмма яше җитмәү сәбәпле, Казан укытучылар семинариясендә укытучы исеме алу өчен имтиханга кертелмәгән. [1]Бер ел Грахово волосте идарәсендә эшләгәч, имтихан бирә һәм укытучы исеме ала. 1908-1915 елларда туган авылы мәктәбендә эшләгән. 1915-1918 елларда армия хезмәтендә булган. Аннан кайткач, Алабуга өязе мәктәпләрендә укытучы һәм бер үк вакытта «Сюрло» (Алабуга шәһәре, 1918-1920) удмурт газетасында эшләгән. 1921 елда Ижауга чакырганнар, анда «Гудыри» (1921-1923) газетасында хезмәткәр булган һәм «Удкнига» нәшриятында эшләгән. [2]

Югары белемне Мәскәүдә Кузебай Герд белән бергә Югары дәүләт әдәбият курсларында (хәзерге А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты ) алган (гаилә хәле буенча әдәби курсларны тәмамлый алмаган). Мәскәүдә укыганда, СССР халыклары үзәк нәшрияты (рус. Центриздат, 1924-1931 елларда гамәлдә булган) белән хезмәттәшлек иткән. 1932 елның 13 маенда күренекле удмурт шагыйре Кузебай Герд (Кузьма Павлович Чайников, 1898―1937) эше (Фин халыкларын азат итү берлеге, СОФИН(рус.)) кысаларында (удмурт язучылары төркеме кулакларны пропагандалауда һәм контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп җәзага тартыла) кулга алына һәм хөкем ителә.[1] 1936 елда төрмәдән чыга, ләкин әдәби иҗатка кире кайтмый. Ижевск районының Нагорный урман пунктында хисапчы, 1939-1946 елларда Играда сәнәгать артеле бухгалтеры булып эшли. 1946-1959 елларда Үзбәкстан ССРда сөргендә була, анда Ангрен шәһәре дәвалау учреждениеләрендә һәм Сөрхандәрья өлкәсе предприятиеләрендә бухгалтер булып эшли. 1959 елда авырып туган ягына кайта һәм 1963 елның декабрендә Удмурт АССР Якшур-Бодья районы Чур бистәсе картлар йортында үлә.[1]

Әдәби әсәрләре (хикәя, шигырь, публицистика) беренче тапкыр 1918 елда «Сюрло» газетасында дөнья күргән. 1919 елда ул Кызыл Гаскәр өчен махсус тупланган «Удмурт стихотворенняос» басмасында катнаша. «Серем пырыёс» (Көлке бөртекләре, Ижау, 1927) — юмористик миниатюралар һәм анекдот-хикәяләр җыентыгы; «Шулдыр даур» (Күңелле вакыт, Ижау, 1927) — шигырьләр һәм такмаклар җыентыгы авторы. Айво Иви хикәяләрендә крестьян тормышын, революциядән соң авылда яңарышны сурәтләгән. Алар кызыклы сюжет, үзенчәлекле күзаллау һәм образлы тел белән аерылып торалар.[1]

Айво Ивиның «Анае гурзэ эстэм, дыр, но» (Әни, мөгаен, мичкә яккандыр) һәм «Тулкымъяське, тулкымъяське» (Дулкынлана, борчыла) шигырьләренә язылган җырлары халык арасында популяр.[1]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Векшин Иван Григорьевич. Писатели и поэты Удмуртии(рус.)
  2. Векшин Иван Григорьевич. Воршуд(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү
  • Айво Иви. 2023 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган. Национальная электронная библиотека Удмуртской Республики(рус.)

Әдәбият

үзгәртү