Иван Аралика

хорват язучысы

Иван Аралика (хор. Ivan Aralica; 10 сентябрь 1930(19300910)) — хорват язучысы, драматург, педагог. Хорват фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы.

хорв. Ivan Aralica
Җенес ир-ат[1]
Сурәт
Ватандашлык  Югославия Социалистик Федератив Республикасы
 Хорватия
Туу датасы 10 сентябрь 1930(1930-09-10)[2][3] (93 яшь)
Туу урыны Puljane[d]
Язма әсәрләр теле хорват теле
Һөнәр төре язучы, сәясәтче, эссече, драматург, сценаричы
Эшчәнлек өлкәсе әдәбият[4]
Башкарган вазыйфа депутат Хорватского сабора[d]
Әлма-матер Задарский университет[d]
Эшчәнлек еллары 2000
Активлык чорнының башы 1967
Сәяси фирка әгъзасы Хорватия демократик берлеге[d]
Әгъзалык Хорватия фән һәм сәнгать академиясе[d]
Бүләкләр
орден Короля Дмитара Звонимира
Әсәрләр җыентыгы Ivan Aralica Collection of Press Clippings[d][5]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]

Биографиясе үзгәртү

Иван Аралика 1930 елның 10 сентябрендә Книна янында туа. Педагогия училищесын һәм Задар университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый.

Далмация авылынды укыта. Коммунизм идеяләре белән мавыккан чордан соң, И. Аралика «Хорват язы» (1971) буларак билгеле вакыйгаларда актив катнаша. Хорватиягә зур автономия һәм Югославия Социалистик федератив республикасында (СФРЮ) хорватларга азатлык бирү өчен чыгыш ясый.

Хорват милли хәрәкәтендә репрессияләр башлануы, аннан соң профессиональ һәм социаль деградация аны христиан, католик тамырларына кайтара, доктринерский әдәбиятын пропагандалаудан, үз әдәби кредосын булдырудан баш тартуга китерә.

Хорватиядәге ладемократик үзгәрешләр һәм Югославиянең таркалуыннан соң, Аралика Хорват фән һәм сәнгать академиясенә сайлана.

Сәясәт белән шөгыльләнә башлый. «Хорват демократик бердәмлеге» уңнар партиясенә керә һәм аның исемлеге буенча Хорватия парламенты вице-президенты итеп сайлана.

Иҗаты үзгәртү

И. Аралика — романнар, повестьлар, хикәяләр, драмалар һәм эсселар авторы. Белгечләр фикеренчә, XX гасырның 2-нче яртысының иң яхшы прозаикларның берсе.

Нигездә, Анрич Иво, Томас Манн һәм Кнут Гамсун иҗаты йогынтысында реалистик фантастика һәм модернизм стилендә иҗат итә.

1979-1989 елларда сигез роман бастыра. Аларның иң яхшыларында «Psi u trgovištu» (Базардагы этләр, 1979), «Duše robova» (Души рабов, 1984), «Graditelj svratišta» (1986), «Asmodejev šal» (1988) Хорватия, Босния һәм Герцеговинада XVI—XVIII гасырлардагы драматик вакыйгалар, Австрия, Госман империясе һәм Венеция арасында барган өч гасырлык «цивилизацияләр бәрелеше» тарихы уртасында калган хорватларның тарихи юлы сурәтләнә.

Соңрак ике публицистик китабы (берсе — турында серб империализмы генезисы, икенчесе тарихи темага, Босния һәм Герцеговина низагы темасына), һәм байтак сатирик, сәяси памфлетлар яза.

Сайланма әсәрләре үзгәртү

Романнары
Хикәяләр һәм эсселар җыентыгы
Киносценарийлары

Бүләкләре үзгәртү

    • Король Дмитар Звонимир ордены
    • Хорватияның Владимир Назор исемендәге сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе (2010).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #73880550 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Hrvatski biografski leksikon — 1983.
  3. Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija — 2009.
  4. Czech National Authority Database
  5. COURAGE Registry

Сылтамалар үзгәртү