Ибн Рүстә

(Ибн-Рустә битеннән юнәлтелде)

Ибн Рүстә яки Абу-Али Әхмәд ибне Рустә Исфәһани (фарсы: احمد ابن رسته اصفهانی ) — X гасырдагы Шәркый күренекле галим, сәяхәтче, тикшерүче, җәгърәфия белгече һәм язучы.

Ибн Рүстә
احمد ابن رسته اصفهانی
Туган телдә исем Абу-Али Әхмәд ибне Рустә Исфәһани
Туган X гасыр
Исфәһан шәһәре
Үлгән X гасыр
Милләт фарсы
Ватандашлыгы Саманидское государство[d][1]
Һөнәре галим, сәяхәтче, тикшерүче, җәгърәфия белгече һәм язучы

Чыгышы буенча фарсы, Исфәһан шәһәрендә туган. Сасаниләр дәүләтендә торган. Бүгенге татарлар бабалары - Идел буе болгарлары, бортаслар, искилләр, барсилләр, хәзәрләр хакында әһәмиятле тасвир калдырган.

Хезмәтләр

үзгәртү

Ибн Рүстә Көнбатыш, Үзәк Азиядә һәм Көнчыгыш Аурупада сәяхәт итеп, "Әл-Әгъләк ән-нәфисә" ("Кыйммәтле хәзинәләр" китабы) дигән энциклопедик хезмәтне язган (903-913 яки 930 елларда), җиденче кисәге астрономиягә һәм җәгърәфиягә багышлаган.

Ибн Рүстә Иран турында бик тәфсилле мәгълүмат калдырган, галим тасвирлаган болгарлар, славяннар, хәзәрләр, аланнарның IX гасырдагы тормышы - иң борынгы гарәп географик чыганагы булып санала.

Британ музеенда Ибн Рүстә язган "Хәзәрләр, Болгарлар, Бортаслар, Маҗарлар, Славяннар, Руслар хакында мәгълүмат" кулъязмасы саклана.

Татар күренекле тарихчылары Равил Фәхретдинов, Мирфатыйх Зәкиев һ.б. Ибн Рүстә һәм Ибн Фадлан китаплары ярдәмендә татарларның бабалары - болгарлар, барсиллар, искилләр, бәрәнҗәрләр, Суарлар, бортаслар, хәзәрләр борынгы тарихын тасвирлый алганнар.

Сылтамалар

үзгәртү
  1. различные авторы Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. Андреевский, К. К. Арсеньев, Ф. Ф. ПетрушевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1907.