Зөһрәурта гасыр ислам әдәбиятында Венера планетасы атамасы.[1] Гарәп (гарәп. الزهرة‎) һәм фарсы (фар. زهره, таҗ. Зӯҳра) телләрендә Венера һаман да Зөһрә дип йөртелә әле.

Зөһрә
Җенес хатын-кыз

Астрономиядә үзгәртү

Борынгы гарәпләрнең космогоник күзаллаулары буенча, бер — берсенең эчендә урнашкан җиде күк өлкәсе бар: беренчесе — Ай, икенчесе — Утарид (Меркурий), өченчесе — Зөһрә (Венера), дүртенче — Кояш, бишенче — Мәррих/Бәһрам (Марс), алтынчысы — Мөштәри (Юпитер) һәм җиденче — Кайван (Сатурн). Зөһрә шулай ук Ак йолдыз дип тә атала.[2]

Мифологиядә үзгәртү

Риваять буенча, Зөһрә кайчандыр Һарут белән Марут фәрештәләр гашыйк булган матур кыз булган. Ләкин кызның фәрештәләргә карата хисләре булмый, шуңа күрә ул фәрештәләргә гашыйк булып кыланган гына. Ул үз мәхәббәтен күрсәтеп, алардан Аллаһының яшерен исемен белгән һәм, фәрештәләрне алдап, күккә күтәрелгән. Күккә эләккән Зөһрә Алла тарафыннан кире Җиргә төшермәгән, ул аның матурлыгы һәм диндарлыгы белән таң калган, аны күк яктырткычы иткән һәм арфада уйнау белән планеталар хорына юнәлеш бирергә мәҗбүр иткән.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Füzuli, M. Əsərləri 2020 елның 1 октябрь көнендә архивланган. / Под ред. Т. Керимли. — Б. Şərq-Qərb, 2005. C.126
  2. Алишер Навои. Примечания // Библиотека всемирной литературы. — Рипол Классик. — ISBN 545842803X.
  3. Омар Хайям. Глоссарий // Рубайат. — ОЛМА Медиа Групп, 1970. — ISBN 5224053471.