Зөлфия Анцифрова
Зөлфия Анцифрова, Зөлфия Әхмәт кызы Анцифрова (кыз фамилиясе Максутова; Зульфия Ахметовна Анцифрова, 1957 елның 21 гыйнвары, СССР, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд) ― рәссам, Үзбәкстанның Рәссамнар иҗади берләшмәсе (1998), Россия Рәссамнары иҗат берлеге (1999), Халыкара рәссамнар федерациясе (1999) һәм Мәскәү Дизайнерлар берлеге (2002) әгъзасы[1].
Зөлфия Анцифрова | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөлфия Әхмәт кызы Анцифрова |
Туган | 21 гыйнвар 1957 (67 яшь) СССР, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ Үзбәкстан |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | Наилә, Сергей |
Сайт | zulfia.ru |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1957 елның 21 гыйнварында Сәмәркандта туган. Иляловлар нәселеннән. Әнисе Зәйтүнә (1919―1996), атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Сәмәрканд Грензаводында баш инженер булган, ефәкчелекне үстерүгә зур өлеш керткән, хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән[2]. Зөлфия башлангыч сәнгать белемен Павел Петрович Беньковның укучысы Антонина Васильевна Ларина җитәкчелегендәге изостудиядә алган. 1981 елда Хабаровск дәүләт педагогия институтының (2015 елдан Тын океан дәүләт университеты составында) сәнгать-графика факультетын, 1997 елда графиклар курсларын тәмамлаган (Лондон, Англия). 1998 елдан Үзбәкстанның Рәссамнар иҗади берләшмәсе, 1999 елдан Россия Рәссамнары иҗат берлеге һәм Халыкара рәссамнар федерациясе, 2002 елдан Мәскәү Дизайнерлар берлеге әгъзасы[1].
Катнашкан күргәзмәләре
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
- 1982―1984 елларда «Сәмәркандның яшь рәссамнары» (Сәмәрканд)
- 1996 елда Үзбәкстан Республикасы Азатлык көненә багышланган күргәзмә (Ташкент)
- 1997 елда Сәмәрканд рәссамнары күргәзмәсе (Ташкент)
- 2000―2004 елларда Россия Рәссамнары иҗат берлеге (Мәскәү)
- 2001 елда IV «Россия китаплары» милли ярминкәсе (Мәскәү)
- 2002 елда «Фарфор, керамика, пыяла» (ВВЦ, Мәскәү)
- 2002 елда Халыкара махсуслаштырылган Supellex-2002 күргәзмә-ярминкәсе (ВВЦ, Мәскәү) – «Сирень вуале» пыяла экспозициясе өчен Гран-при
- 2000―2004 елларда «Пыяла дөньясы» (Экспоүзәк, Мәскәү)
- 2002 елда шәхси күргәзмә («На Песчаной» галереясы, Мәскәү)
- 2002 елда «Арт-Дизайн» (Мәскәү Дизайнерлар берлеге, Мәскәү)
- 2004 елда шәхси күргәзмә («Нагорная» галереясы, Мәскәү)
- 2004 елда «Ефәк юлы буйлап» (Дубна, Солнечногорск)
- 2004 елда «Акваживопись» («На Каширке» галереясы, Мәскәү) – «Ел аквареле» конкурсы җиңүчесе (беренче урын)
- 2005 елда «Чәчәкләр, чәчәкләр» («Выхино» күргәзмә залы, Мәскәү)
- 2005 елда «Коктебель, Карадаг» («Выхино» күргәзмә залы, Мәскәү)
- 2005 елда «Мәскәү – рәссамнар шәһәре» («Выхино» күргәзмә залы, Мәскәү)
- 2005 елда шәхси күргәзмә (Татар мәдәният үзәге, Мәскәү)
- 2005 елда шәхси күргәзмә («На Каширке» галереясы, Мәскәү)
- 2005 елда «Уникаль графика» (Россия Рәссамнары иҗат берлеге, Мәскәү)
- 2005 елда шәхси күргәзмә (Үзбәкстан илчелеге, Мәскәү)
- 2005 елда «Өметләр язы» («На Каширке» галереясы, Мәскәү)
- 2006 елда Раштуа күргәзмәсе («На Каширке» галереясы, Мәскәү)
- 2006 елда «Чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр» («Выхино» күргәзмә залы, Мәскәү)
- 2006 елда «ЦДХ – 2006» (Мәскәү халыкара күргәзмә сәнгать салоны)
- 2006 елда «Масловка рәссамнары» (ЦДХ, Мәскәү)
- 2006 елда шәхси күргәзмә («Холдинг – кредит» коммерция банкы, Мәскәү)
- 2006 елда шәхси күргәзмә (Хабаровск)
- 2008 елда «ЦДХ-2008» Раштуа күргәзмәсесе (Мәскәү)
- 2009 ел шәхси күргәзмә «Ефәк юлы – Үзбәкстаннан Олбанига кадәр» (Бродвейда Арт үзәк, Олбани, АКШ)
- 2009 елда «Сабантуй» (Люберцы, Мәскәү өлкәсе)
- 2009 елда «Акварель һәм вак пластика» (ЦДХ, Мәскәү)
- 2010 елда шәхси күргәзмә «Акварель» (Черри Бранч галереясы, Черри Валли шәһәре, Нью-Йорк штаты, АКШ) һ.б.[1].
Эшләре Россия, Англия, Германия, Франция, Польша, Чехия, Япониянең шәхси коллекцияләрендә саклана[3].
Шәхси тормышы
үзгәртүИгезәк туганы Рәшит Әхмәт улы. Рәшитнең хатыны Роза (1953).
- Беренче ире Наил Акчурин (1955). Кызлары Наилә (1981). Наиләнең ире Андрей Крамаренко.
- Икенче ире Александр Анцифров (1951). Уллары Сергей (1988)[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Анцифрова Зульфия - выставки. zulfia.ru
- ↑ Галия Илялова. Иляловы / А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. стр.366. Казань, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6
- ↑ Зульфия Анциферова - биография. Артхив.ру
- ↑ Иляловы / А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. стр.365. Казань, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6
Әдәбият
үзгәртү- Нонна Кристи. Золотое путешествие в Самарканд / А. Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. стр.364. Казань, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6