Зөбәрҗәт Янбирдина

Янбирдина Зөбәрҗәт Нәби кызы (18 сентябрь 1945 ел9 май 2009 ел) — шагыйрә, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006). Хәким Гыйләҗев исемендәге премия лауреаты (2001).

Зөбәрҗәт Янбирдина
Туган 18 сентябрь 1945(1945-09-18)
Башкорт АССРның Куергазы районы Кунакбай авылы
Үлгән 9 май 2009(2009-05-09) (63 яшь)
Стәрлетамак, Башкортстан, Россия
Һөнәре шагыйрә
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2006), Хәким Гыйләҗев исемендәге бүләк лауреаты (2001, 2006).

Биографиясе үзгәртү

  • Зөбәрҗәт Нәби кызы Янбирдина 1945 елның 18 сентябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Кунакбай авылында туган.
  • 1973 елдан алып Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районының төрле предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшли.
  • 1992-1994 һәм 2000-2009 елларда Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең Стәрлетамак язучылар оешмасында әдәби консультант.
  • 1996-2000 елларда Башкортстан Язучылар берлегенең «Шишмә» Күмертау язучылар оешмасының җаваплы секретаре.
  • 2009 елда Стәрлетамакта вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Зөбәрҗәт Янбирдинаның «Йөзек кашы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1978 елда чыга. Аның иҗатына тирән хис-тойгылар, тел байлыгы, образлылык хас. «Күк муенса» (1991), «Ил анасы» (1995), «Сандал» (2001), «Дага чыңы» (2005) һәм башка шигъри җыентыкларына кергән әсәрләренең төп темасы — туган халкының язмышы, тормышта кешенең үз урыны, хатын-кыз бәхете.

Язылып бетмәгән «Көсәпәй» романы (1 нче һәм 2-нче бүлекләре )1977 һәм 2001 елларда «Агыйдел» журналында басылып чыга.

Зөбәрҗәт Янбирдина башкорт балалар шигърияте өлкәсендә дә иҗат итә. Балалар өчен язылган «Колын» (1992), «Айбулат — имәнем» (1994) китаплары авторы. Әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре көйгә салынган.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Әсәрләре үзгәртү

  • Дага чыңы: шигырьләр. — Уфа, 2005.

Чыганаклар үзгәртү

  • Янбирдинә Зөбәржәт Нәби ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Башкортстан энциклопедиясе.
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)