Зорина Канапацкая
Зорина Канапацкая, Зорина Ибраһим кызы Канапацкая (белар. Зарына Ібрагімаўна Канапацкая, 1978 елның 7 августы, СССР, Белоруссия ССР, Минск) ― тарих фәннәре кандидаты (2005), белорус татарлары тарихын тикшерүче, Беларусия дәүләт университеты (БДУ, Минск) һәм Максим Танк исемендәге Беларусия дәүләт педагогика университеты (БДПУ, Минск) доценты. Беларусиянең танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Ибраһим Канапацкийның (1949―2005) кызы.
Зорина Канапацкая | |
---|---|
Туган телдә исем | Зорина Ибраһим кызы Канапацкая |
Туган | 7 август 1978 (46 яшь) СССР, Белоруссия ССР, Минск өлкәсе, Минск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Беларусия |
Әлма-матер | БДПУ[d] |
Һөнәре | тарихчы |
Эш бирүче | Беларусь дәүләт педагогия университеты[d] |
Балалар | улы Руслан |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | фән кандидаты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1978 елның 7 августында Минскида югары уку йорты доценты гаиләсендә туган. Белорус татарларының шляхта нәселеннән булган әтисе ― тарих фәннәре кандидаты Ибраһим Борис (Бронислав) улы Канапацкий (1949–2005), Беларусиянең иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм дини эшлеклесе, тарихчы, журналист, БДПУ доценты (1978 елдан), Беларусия татар диаспорасы лидерларының берсе. Әнисе ― Ганна Федор кызы Кохна (милләте буенча белорус), хокук белгече. 1975 елда өйләнешкәннәр. Бертуган абыйсы ― Захар (1976).
2000 елда «Тарих һәм чит тел белгечлеге» буенча БДПУның[d] тарих факультетын бик яхшыга тәмамлаган. [1]
2005 елның апрелендә «Беларусьта татарлар һәм аларның мәдәнияте (XIV–XVII гасырлар)» (рус. Татары в Беларуси и их культура (XIV—XVII века)) темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. [2]
2005 елның сентябрендә Максим Танк исемендәге Беларусия дәүләт педагогика университетына Беларусия тарихы һәм немец-роман тел белеме кафедрасының өлкән укытучысы вазифасына эшкә керә (берьюлы эшләү тәртибендә). 2009 елның ноябреннән – әлеге кафедра доценты вазифасында. 2012 елның декабрендә БДПУ докторантурасын тәмамлаган.
БДПУның тарих факультетында, БДУның[d] Теология институтында, Беларусия православие чиркәве Экзархаты янында изгеләр Мефодий һәм Кирилл исемендәге христиан мәгариф үзәгендә уку-белем бирү процессына кертелгән «Ислам» һәм «Беларусия халыкларының дини ышанулары тарихы» махсус курсларын эшләүче.
2006 елның июнендә Британия Фәннәр академиясе чакыруы буенча Лондон университетының Африка һәм Көнчыгышны өйрәнү мәктәбе (School of Oriental and African Studies – SOAS) базасында стажировка үткән. 2006 елдан Ислам кулъязмалары ассоциациясе һәм Кембридж университетының Урта Көнчыгышны өйрәнү үзәге каршындагы кулъязмаларны саклау һәм реставрацияләү комитеты әгъзасы булып тора. Беларусиядә XVII гасыр ахыры – XX гасыр башы гарәп алфавитлы кулъязмалар коллекциясенең иң зур каталогы авторы–җыючысы.
2006―2008 елларда «Беларусиядә татар җәмгыятенең барлыкка килү һәм үсешенең тарихи-мәдәни факторлары (XIV–XX гасырлар)» темасының фәнни җитәкчесе булып тора. 2008―2009 елларда «тарих һәм социаль-сәяси дисциплиналар», «тарих һәм чит тел», «тарих һәм дин белеме» белгечлекләре студентлары өчен уку планнары һәм уку программаларын эшләүдә катнаша.
www.bayram-journal.ru интернет-сайт авторларының берсе.
Берничә тапкыр Беларусия радиосы һәм телевидениесе программаларында чыгыш ясый: «Беларусия татарлары мәгарифе һәм әдәбияты», «Беларусия татарларының традицион-йола мәдәнияте» («Супольнасць» радиосы программасы, 2009 елның октябре, ноябре); «Беларусия татарларының гарәп телле кулъязмалары (үзенчәлекләре, каллиграфия, сынлы сәнгать» («Лад» телеканалының «Лабірынты гісторыі беларускіх татараў» (Беларусия татарлары тарихы лабиринтлары) программасы, 2009 елның ноябре); «Беларусия татарларының кулъязмалары» («Беларусьфильм» киностудиясе, 2012 елның октябре); «Беларусия татарлары тарихында Канапацкийлар нәселе» (Беларусия радиосының «Беларусь – наш агульны дом» (Беларусия – безнең уртак йортыбыз) программасы, 2013 елның октябре).
2008 елда Әл-Фараби («Al-Farabi») тел өйрәнү үзәгендә (Каһирә, Мисыр) стажировка үтә, анда гарәп теле укытучысы квалификациясен ала. «Tolerance» халыкара оешмасының «Todem» төрек тел үзәгенең 1нче категорияле дипломына ия.
2012 елдан Сорос фондының ислам һәм ислам белеме укытучылары һәм тикшеренүчеләре өчен HESP (High Education Spesial Programm) халыкара программасында катнаша.
2013/2014 уку елыннан 2017/2018 уку елына кадәр «Гісторыя Беларусі. 1648 – 1961 гг.», «Гісторыя Беларусі. 1917 – 1939 гг.» (Беларусия тарихы. 1648–1961 еллар; Беларусия тарихы. 1917–1939 еллар), «Дөнья мәдәнияте тарихы» курсларын, «Вялікая Айчынная вайна савецкага народа (у кантэксце Другой сусветнай вайны)» (Совет халкының Бөек Ватан сугышы (Икенче бөтендөнья сугышы контекстында)) махсус курсын, «Войны і сацыяльна-палітычны канфлікты ў гісторыі Беларусі: гістарычны аспект» (Беларусия тарихында сугышлар һәм социаль-сәяси конфликтлар: тарихи аспект) махсус курсын укыта.
2018 елдан БДУның социаль-мәдәни коммуникацияләр факультетының компьютер лингвистикасы һәм лингводидактикасы кафедрасы доценты булып эшләгән. [3]
Хәзерге вакытта БДПУның тарих факультеты Беларусия һәм славян халыклары тарихы кафедрасында укыта. [4]
Фәнни кызыксынулары
үзгәртүМилли азчылыкларның тарихы һәм мәдәнияте; дин тарихы; тел белеме (көнчыгыш телләре); культурология. 2000―2018 елларда 60 тан артык фәнни форумда, халыкара һәм республика фәнни, фәнни-гамәли, фәнни-теоретик конференцияләрендә катнаша, фәнни журналларда, фәнни хезмәтләр җыентыкларында, халыкара конференцияләр материалларында, чит ил фәнни басмаларында 100дән артык басмасы бар. Бастырылган эшләрнең гомуми күләме 600 бит тәшкил итә. Фәнни мәкаләләр җыентыгы басылып чыкан (380 бит). Тарих факультеты студентлары өчен уку-укыту методик комплекслары авторы. «Инглиз теле стилистикасы (практикум)» (рус. Стилистика английского языка (практикум)) уку әсбабы авторы. «Беларусиядә ислам, белорус татарларының тарихы, мәдәнияте һәм дине» темасының төрле аспектларына багышланган коллектив монографияләр автордашы.
Куәт оешмалары тарафыннан тоткарлануы
үзгәртү2023 елның 10 октябрендә куәт оешмалары хезмәткәрләре Милли фәннәр Академиясенең Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зорина Канапацкаяны тоткарлаган. Гаебе итеп экстремистик материаллар укуы һәм дәүләт яклы каналларга язылмавы, хезмәттәшләре моңа игътибар итмәве күрсәтелгән. Шулай ук аның «законсыз акцияләрдә» катнашуы, 2023 елда социаль челтәрләрдә «тыелган» символика белән шәхси фотолар урнаштыруы, «Перамога» планына язылуы һәм «Польшадан команда көтүе» билгеләп үтелә. Дәлил буларак Канапацкаяның диңгез фонында ак-кызыл-ак флаг белән фотосурәте һәм карават өстендә флаг белән фотосы күрсәтелгән. Куәт оешмалары хезмәткәрләре Зорина Канапацкаяны «үкенеч белдерү» видеосында төшәргә мәҗбүр иткән[5][6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Канапацкая, Зорина Ибрагимовна (кандидат исторических наук ; род. 1978). Национальная библиотека Беларуси(рус.)
- ↑ Канапацкая Зорина Ибрагимовна.(үле сылтама) Высшее образование БГПУ
- ↑ Зорина Ибрагимовна Канапацкая. 2023 елның 7 июнь көнендә архивланган. Сотрудники БГУ
- ↑ Канапацкая З. Трансформация идентичности мусульманской общины Беларуси (конец XIV – начало XXI вв.) Официальная страница СПбГУ Вконтакте, 11.01.2022(рус.)
- ↑ Силовики задержали старшую научную сотрудницу Института истории НАН. CityDog.io, 10.10.2023(рус.)
- ↑ Задержание научного сотрудника, давление на директора Белорусского дома в Варшаве: Хроника преследования 10 октября. spring96.org, 10.10.2023(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Канапацкая Зорина Ибрагимовна.(үле сылтама) Высшее образование БГПУ(рус.)
- Канапацкая З. Трансформация идентичности мусульманской общины Беларуси (конец XIV – начало XXI вв.) YouTube видео, 1:00:46(рус.)
- Ислам в СНГ: Зорина Канапацкая: Татары стали частью белорусского народа. Ислам в СНГ, 17.12.2012(рус.)