Зоран Заев
Зоран Заев (мак. Зоран Заев, 1974 елның 8 октябре, ЮСФҖ, Македония СҖ, Струмица) — македон сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, 2017 елның 31 маеннан Төньяк Македония премьер-министры. 1996 елдан МСДБ фиркасе әгъзасы, 2013 елдан фирка җитәкчесе.
Зоран Заев | |
---|---|
Төньяк Македония премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2017 елның 31 мае | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 8 октябрь 1974 (50 яшь) Югославия, Струмица |
Сәяси фирка | МСДБ |
Җефет | Zorica Zaeva[d] |
Белем | Өскеп Изге Кирилл һәм Мефодий университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1974 елның 8 октябрендә элекке Югославиянең Македония җөмһүриятендә туган. Скопье Изге Кирилл һәм Мефодий университетының икътисад факультетын, соңрак шул ук университетта «монетар икътисад һәм финанслар» белгечлеге буенча магистрлык курсын тәмамлаган. МСДБ фиркасенең Струмицадагы бүлекчәсе җитәкчесе, 2006—2008 елларда фирканең вице-президенты, 2013 елдан фирка җитәкчесе вазифаларына сайланган. 2005—2016 елларда Струмица мэры. 2017 елның 31 маенда ил парламенты (120 депутатның 62 се уңай тавыш биргән) Зоран Заев хөкүмәтенә ил белән идарә итәргә вәкаләтләр биргән.
Сәяси карашлары
үзгәртүЗоран Заев илнең НАТОга һәм Европа берлегенә керүе өчен тырыша, шуның өчен илнең атамасын Македония Җөмһүриятеннән Төньяк Македония итеп үзгәртү турында Греция белән килешүне имзалау яклы була.
Европа берлеге стандартларына туры килү өчен, Зоран Заев хөкүмәте соңгы елларда халык өчен авыр реформалар уздырырга мәҗбүр була.
Төньяк Македония белән Евросоюзга керү турында сөйләшүләрдән баш тарту (Франция, Төньяк Македониядә коррупциягә каршы көрәш йомшак бара, дигән сылтау белән каршы чыга) бу илдә вакытыннан алда сайлауларга китерә[1].
Гаилә хәле
үзгәртүХатыны Зорица Заева. Ике балалары бар: Александр, Душко.
Сылтамалар
үзгәртү- Зоран Заев. 2018 елның 12 март көнендә архивланган. Рәсми сайт
Искәрмәләр
үзгәртү