Жасмин (җырчы)

Россия җырчысы, актриса, телетапшырулар алып баручы, фотомодель һәм дизайнер

Жасмин (кияүгә чыкканчы — Сара Львовна Манахимова, беренче никахта Семендуева, икенчесендә — Шор; 1977 елның 12 октябре, Дәрбәнт, Дагстан АССР, ССРБ) — Россия җырчысы, актриса, телетапшырулар алып баручы, фотомодель һәм дизайнер; РФ атказанган артисты (2014)[1], Дагстанның атказанган артисты (2009)[2].

Жасмин
Туган телдә исем рус. Жасмин
Туган 12 октябрь 1977(1977-10-12) (46 яшь)
Дәрбәнт, Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре телеалыпбаручы, модель, җырчы, актёр, алыпбаручы, фотомодель, дизайнер
Җефет Илан Миронович Шор[d]

 Жасмин Викиҗыентыкта

9 «Алтын граммофон» премиясе, MTV Russia Music Awards премиясе («2005 елның иң яхшы башкаручысы»); 17 «Ел җыры» премиясе лауреаты. Музыкаль карьерасы башланганнан Жасмин 10 студия альбомын чыгара[3].

Тормыш юлы үзгәртү

1977 елның 12 октябрендә Дәрбәнт шәһәрендә тау яһүдләре гаиләсендә туа.

Әтисе — Лев Яковлевич Манахимов (1950[4]— 2021[5]), балетмейстер, Дагстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Әнисе — Маргарита Семёновна Манахимова (1955 елның 20 гыйнвары[6] — 1996), дирижёр[7]. Абыйсы — Анатолий Львович Манахимов.

Медицина көллиятен кызыл диплом белән тәмамлый.

Карьера үзгәртү

Беренче иренең финанс ярдәме белән Сара, Жасмин тәхәллүсен алып, 1999 ел ахырында карьерасын «Так бывает» композициясе һәм шул ук исемдәге клип белән башлап җибәрә. 2000 елның сентябрендә чыккан «Долгие дни» композициясе Жасминга киң танылу китерә. 2000 ел ахырында әлеге җыр белән беренче тапкыр «Ел җыры» фестивале лауреаты була, шулай ук «Алтын граммофон» премиясен ала. Шул ук елның 12 октябрендә «Мираж» клубында «Долгие дни» дебют соло альбомын тәкъдир итү була[8]. Дискның релизын Iceberg Music компаниясе башкарган[9].

2001 ел башында «Лели-лели» җырына клип чыга[10]. Шул ук елның май уртасында Стокгольм һәм Хельсинкида «Перепишу любовь» композициясенә видеоклип төшерелә[11]. Шул ук айда Жасмин «Долгие дни» клипы белән «Овация» премиясе лауреаты була[12]. 22 ноябрьда «Метелица» күңел ачу комплексында Жасминның икенче альбомын тәкъдир итү була[13][14].

2003 елның февралендә экраннарга «Холодно» клибы чыга[15], ә июнь аенда «Дольче Вита» клибы өстендә эш төгәлләнә[16]. Сентябрьдә «Квадро-диск» лейблында «100% любви» дүртенче студия альбомы чыга[17]. 9-12 октябрьдә шул ук исемдәге программа кысаларында җырчы «Россия» дәүләт Концертлар залында дүрт соло концерт бирә[18][19]. Декабрьдә Жасмин «Дольче Вита» композициясе өчен «Алтын граммофон» бүләген ала.

2007 ел азагыннан Юрий Гальцев белән бергә Первый каналдагы «Две звезды» проектында катнаша.

2011 елның 2 апрелендә Жасмин «Mercedes-Benz Russian Fashion Week» кичәсендә подиумга чыга, ул анда «Eleonor» Мода йортының «Аның өчен» дип аталган туй һәм кичке күлмәкләр коллекциясен тәкъдим итә[20].

2014 елның җәендә «Свадебные истории» синглын — танылган Молдавия җырының рус телле ремейк чыгара. 17 октябрьдә Кремль сараенда «Другая Я» дигән концерт программасы белән чыгыш ясый[21].

2014 елның 30 октябрендә Мәскәүдә Мода атнасы кысаларында кичке күлмәкләр һәм кулдан эшләнгән аксессуарлар коллекциясен тәкъдим итә.

2014 ел ахырында Эстония режиссёры Хиндрек Маасик җитәкчелегендә Киевта төшерелгән «Дожди» җырына клип тәкъдим итә[22].

2019 елның 13 апрелендә Жасмин Крокус Сити Холлда (Мәскәү) «Жасмин.Яз» яңа концерт программасын тәкъдим итә.

2019 елның 14 июнендә Жасмин текстны Михаил Гуцериев, музыканы Сергей Ревтов язган «Сильней огня» композициясен тәкъдим итә[23]. Шул ук елның ноябрендә Сергей Солодкий төшергән видеоклип чыга[24].

27 декабрьдә Жасмин «Я верю в любовь» альбомын чыгара, аңа 12 композиция, аерым алганда, Леонид Руденко белән бергә язылган «Ак кош» исемле трек керә[25].

Шәхси тормыш үзгәртү

Беренче ире (1996 елдан 2006 елга кадәр) — Вячеслав Семендуев — Мәскәүнең «Эльдорадо» рестораны хуҗасы. 2006 елда Жасмин кыйнау аркасында аерылышырга тәкъдим иткән[26][27].

Икенче ире (2011 елдан) — Илан Шор — Молдавия сәясәтчесе, бизнесмен һәм миллионер. 2017 елның 21 июнендә Илан Шор Кишинёв суды тарафыннан Молдова Республикасының банк системасыннан «миллиард урлау» турындагы эш буенча 7 елга һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. 2020 елның 26 июнендә халыкара эзләнүгә игълан ителә.

Жасминның беренче никахыннан улы Михаил (1997 елның 16 августы), икенче никахтан — кызы Маргарита (2012 елның 7 феврале)[28] һәм улы Мирон (2016 елның 25 апреле) бар.

Бүләкләр үзгәртү

 
Жасминга «Россия Федерациясенең атказанган артисты» мактаулы исем бирелә
Мәскәү, Кремль, 2015 елның 21 мае

Жасмин — 9 тапкыр «Алтын граммофон» премиясе лауреаты (2000, 2001, 2003—2005, 2012—2015 еллар), шулай ук «Ел җыры» 2000—2005, 2007—2018 еллар) лауреаты.

  • «Овация» премиясе (2000) («Елның иң яхшы видеоклибы» һәм «Ел ачышы» номинацияләрендә җиңү);
  • «Стопудовый хит» премиясе (2001, 2003, 2004);
  • «MTV Russia Music Awards» премиясе (2005);
  • Дагстан Республикасының атказанган артисткасы (2009);
  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2009)

Иҗат үзгәртү

Альбомнар үзгәртү

  • 2000 ел — «Долгие дни»;
  • 2001 ел — «Перепишу любовь»
  • 2002 ел — «Головоломка»
  • 2003 ел — «100 % любви»
  • 2004 ел — «Да!»
  • 2005 ел — «Тебе понравится»
  • 2009 ел — «Мечта»
  • 2013 ел — «От любви до любви»
  • 2014 ел — «Восточная любовь»
  • 2017 ел — «The Best» (Deluxe edition)
  • 2019 ел — «Я верю в любовь»

Фильмография үзгәртү

  • 2005 — Три мушкетёра (мюзикл) — Цирк артисты
  • 2005 — Али Баба и 40 разбойников (мюзикл) — Зәйнәб
  • 2008 — Красота требует… (мюзикл) — газировка сатучы[29]
  • 2010 — Даёшь молодёжь (новогодний выпуск) — Камео
  • 2019 — 1001 ночь, или Территория любви (мюзикл) — Принцесса Жасмин[30]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Указ Президента РФ от 05.12.2014 № 756
  2. Певица Жасмин стала заслуженной артисткой Дагестана (2009-09-25). 2021-05-18 тикшерелгән.
  3. Жасмин выпустила десятый студийный альбом. ВКонтакте. 2019-12-29 тикшерелгән.
  4. Отец Сары — Лев Манахимов — infinitiv.ru. әлеге чыганактан 2013-11-04 архивланды. 2021-10-12 тикшерелгән.
  5. Отец и бабушка певицы Жасмин умерли от коронавируса - Газета.Ru | Новости
  6. Певица Жасмин в Instagram: «Сегодня моей маме могло бы исполниться 65... Горе от маминого такого раннего и такого несправедливого ухода мне всегда было легче всего…». Instagram. 2020-03-05 тикшерелгән.
  7. Жасмин без излишеств, Archived from the original on 2016-04-24, retrieved 2021-10-12 
  8. Жасмин будет во всех хит-парадах. InterMedia (2000-10-13). 2021-05-15 тикшерелгән.
  9. Альбом Жасмин выйдет на Iceberg Music. InterMedia (2000-10-05). 2021-05-15 тикшерелгән.
  10. Жасмин чуть не замёрзла в тропиках. InterMedia (2001-01-25). 2021-05-18 тикшерелгән.
  11. Жасмин удалось въехать в шведский бутик на мопеде. InterMedia (2001-05-24). 2021-05-15 тикшерелгән.
  12. Сыроватченко, Елена (2001-05-27). К концу десятой «Овации» только Жанна Агузарова могла улыбаться. InterMedia. 2021-05-18 тикшерелгән.
  13. Жасмин «Перепишет любовь» в «Метелице». InterMedia (2001-11-13). 2021-05-15 тикшерелгән.
  14. Новый диск Жасмин пахнет жасмином. InterMedia (2001-11-23). 2021-05-15 тикшерелгән.
  15. Жасмин стало "Холодно". InterMedia (2003-02-07). 2021-05-15 тикшерелгән.
  16. Жасмин закончила "Сладкую жизнь". InterMedia (2003-06-22). 2021-05-15 тикшерелгән.
  17. Жасмин разделила "100% любви" между Басковым, Киркоровым и Розенбаумом. InterMedia (2003-10-01). 2021-05-15 тикшерелгән.
  18. Чтобы поработать с Жасмин, Пугачёвой пришлось окончить ГИТИС. InterMedia (2003-09-23). 2021-05-15 тикшерелгән.
  19. Чайкина, Евгения (2003-10-10). Филипп Киркоров помогал Жасмин переодеться. InterMedia. 2021-05-15 тикшерелгән.
  20. Жасмин примерила платье невесты на Mercedes-Benz Fashion Week Russia(үле сылтама) www.mercedesbenzfashionweek.ru
  21. Жасмин спела с двухлетней дочерью. InterMedia (2014-10-23). 2021-05-19 тикшерелгән.
  22. Жасмин сняла в Киеве «Дожди». InterMedia (2014-11-25). 2021-05-18 тикшерелгән.
  23. Певица Жасмин выпустила новую песню на стихи Михаила Гуцериева (2019-06-17). 2021-05-19 тикшерелгән.
  24. Жасмин показала клип, где отношения «Сильней огня» (2019-11-28). 2021-05-19 тикшерелгән.
  25. Жасмин подарила поклонникам альбом на Новый год (Слушать). InterMedia (2019-12-27). 2021-05-19 тикшерелгән.
  26. Первый канал. Наедине со всеми. Жасмин. 29 октября 2014 года
  27. Певица Жасмин, муж
  28. Росбизнесконсалтинг. В Молдавии по делу о хищении $1 млрд задержан муж певицы Жасмин
  29. Фильмография Жасмин.
  30. Жасмин сыграла принцессу Жасмин в мюзикле.

Сылтамалар үзгәртү

  • jasmin.ru — Жасминның рәсми сайты;