Жаир Болсонару

Бразилия сәясәтчесе, 2019 елдан бирле Бразилия президенты (38 нче)

Жаир Болсонару, Жаи́р Месси́ас Болсона́ру (порт. Jair Messias Bolsonaro, 1955 елның 21 марты, Бразилия, Сан-Паулу, Глисериу) — Бразилия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2018 елның 28 октябрендә узган гомуми сайлауларда Бразилия байрагы Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайланган. 2022 елның октябрендә булып узган президент сайлауларында Эшчеләр партиясе кандидаты Луис Инасиу Лула да Силвага оттырган.

порт.-браз. Jair Bolsonaro
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Бразилия
Тугандагы исем порт.-браз. Jair Messias Bolsonaro
Туу датасы 21 март 1955(1955-03-21)[1][2] (69 яшь)
Туу урыны Глисериу, Вторая бразильская республика[d][2]
Ата Percy Geraldo Bolsonaro[d][3]
Ире яки хатыны Рожерия Нантес Нунес Брага[d][4], Ана Кристина Валле[d][5][6][7] һәм Мишель Болсонару[d][8]
Балалар Флавиу Болсонару[d], Карлус Болсонару[d], Эдуарду Болсонару[d], Ренан Болсонару[d] һәм Лаура Болсонару[d]
Туган тел португал теленең Бразилия варианты[d] һәм португал теле
Предки из Италия
Һөнәр төре сәясәтче, карак
Башкарган вазыйфа Бразилия президенты[d], federal deputy of Rio de Janeiro[d], Рио-де-Жанейро муниципаль палатасы депутаты[d], Mercosur Pro Tempore Presidency[d] һәм President-elect of Brazil[d]
Әлма-матер Агульяс-Неграс хәрби академиясе[d]
Титул префиксы әфәнде[d]
Активлык урыны Бразилиа һәм Рио-де-Жанейро
Активлык чорнының башы 1971
Строка принадлежности Office of the President of Brazil[9]
Сәяси фирка әгъзасы Либеральная партия[d]
Намзәт булган сайлаулар 2018 Бразилия гомуми сайлаулары, 2018 Бразилия президенты сайлаулары[d] һәм 2022 Brazilian presidential election[d]
Сәламәтлек торышы COVID-19[10][11][12] һәм Эчәклек үткәрмәүчәнлеге[13]
Катнашучы Presidential Summit for the Amazon[d] һәм Ежегодная встреча Всемирного экономического форума 2019[d][9]
Хәрби дәрәҗә капитан
Гаскәр төре Бразилия коры җир гаскәре[d]
Сәяси позиция ультра уңнар[d]
Сәяси идеология милли консерватизм[d] һәм уң яклы популизм[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 1,85 метр[18]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 11 051 344 һәм 6 570 000 ± 9999[19]
Предпочитаемое местоимение Lua хатасы: unknown error.
 Жаир Болсонару Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1955 елның 21 мартында Бразилиянең Сан-Паулу штаты Глисериу муниципалитетында туган. Әтисе ягыннан әби-бабасы Италиядән Бразилиягә күчкән мөһаҗирләр. Агульяс-Неграс хәрби академиясен тәмамлаган (1977). Хәрби диктатура (19641985) чорында армиядә десантчы һәм тупчы булып 17 ел хезмәт итә, капитан дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән китеп, сәясәткә кушыла. 1988 елда беренче мәртәбә Рио-де-Жанейро шәһәр шурасы депутаты булып сайлана. Җиде мәртәбә Рио-де-Жанейродан федераль депутат булып үтә. 2014 елгы гомуми сайлауларда аның өчен Рио-де-Жанейро штатыннан 464 мең сайлаучы тавыш бирә.

Күп фиркаләрне алмаштыра: Христиан-демократлар, Прогрессчылар, Реформачы-прогрессчылар, Трабальчылар, Либераль фронт. 2016 елда Социал-христиан фиркасендә. 2017 елда «Патриот» фиркасендә. 2018 елда Социаль-либераль фиркагә керә.

2018 елгы президент сайлауларында үз кандидатурасын куя. 2018 елның 6 сентябрендә Жуис-ди-Фора шәһәрендә чыгыш ясаганда, пычак белән яралыйлар, ике операция кичерә.

2018 елның 7 октябрендә узган президент сайлауларында 46,06 % тавыш җыеп, икенче турга үтә. 2018 елның 28 октябрендә узган икенче турда 55,13 % тавыш җыеп, Бразилия Федератив Республикасының 38нче президенты итеп сайлана. Консерватив карашлы сәясәтче буларак танылган. Уң популист лозунглар ярдәмендә АКШ президенты булып сайланган Дональд Трампны үзенә үрнәк итеп саный[20].

2022 елның октябрендә булып узган президент сайлауларында Эшчеләр партиясе кандидаты Луис Инасиу Лула да Силвага оттырган.[21]

Галерея

үзгәртү
Жаир Болсонару
 
Рио-де-Жанейро шәһәр шурасында. 1990
Рио-де-Жанейро шәһәр шурасында. 1990  
 
Жаир Болсонару
Жаир Болсонару  

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. GeneaStar
  2. 2,0 2,1 Jair Bolsonaro
  3. Geni — 2006.
  4. Tal pai, tal filho — 1999.
  5. https://www.metropoles.com/brasil/politica-brasil/veja-revela-acusacoes-da-ex-mulher-do-presidenciavel-jair-bolsonaro
  6. https://noticias.uol.com.br/politica/ultimas-noticias/2021/03/15/anatomia-rachadinha-ana-cristina-valle-jair-bolsonaro.htm
  7. https://politica.estadao.com.br/noticias/eleicoes,ex-mulher-de-bolsonaro-diz-que-mentiu-ao-acusa-lo-de-ocultacao-de-patrimonio,70002524916
  8. Silas Malafaia celebra casamento do deputado Bolsonaro na Mansão Rosa // Último Segundo — 2013.
  9. 9,0 9,1 Davos 2019 Participant List
  10. https://www.theguardian.com/world/2020/jul/07/jair-bolsonaro-coronavirus-positive-test-brazil-president
  11. (unspecified title)CNN Brazil.
  12. (unspecified title)Al Jazeera English.
  13. https://g1.globo.com/ciencia-e-saude/noticia/2021/07/14/obstrucao-intestinal-entenda-o-que-e.ghtml
  14. Most Influental People 2019 / N. GibbsNYC: Time Inc., 1923. — ISSN 0040-781X; 2169-1665
  15. Most Influental People 2020 / N. GibbsNYC: Time Inc., 1923. — ISSN 0040-781X; 2169-1665
  16. Trump, Johnson, Bolsonaro win medical education award
  17. 2020 PERSON OF THE YEAR IN ORGANIZED CRIME AND CORRUPTIONПроект по расследованию коррупции и организованной преступности.
  18. Debate impulsiona buscas por alturas de Lula e Bolsonaro no Google, confira medidas // O Globo / мөхәррир R. I. Marinho — 2022. — ISSN 2178-5139
  19. Интерфейс программирования приложения YouTube
  20. Инна Семенова. Латиноамериканский Трамп. Новым президентом Бразилии стал политик-расист и женоненавистник. Новое время, 29.10.2018
  21. В одну реку трижды: сможет ли Лула да Силва снова возглавить Бразилию // Известия, 11 марта 2021

Сылтамалар

үзгәртү