Еһви
Еһви (эст. Jõhvi) — Эстониянең Ида-Виру өязендә урнашкан шәһәр.
Еһви | |
эст. Jõhvi | |
Рәсми исем | Jõhvi |
---|---|
Дәүләт | Эстония |
Нәрсәнең башкаласы | Еһви вулысы[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Еһви вулысы[d] |
Сәгать поясы | EEDT[d] |
Халык саны | 10 880 (1 гыйнвар 2024)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Паргитагусе, Йыһви күла, Паулику, Эдисе, Котинука, Линна (Йыһви) һәм Коһтла-Ярве |
Мәйдан | 7,56 км² (1 гыйнвар 2018)[2] |
Почта индексы | 71501–71599 |
Беренче язма телгә алу | 1241 |
Җирле телефон коды | 22 |
Еһви Викиҗыентыкта |
География
үзгәртүЕһви калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Географик координаталары төньяк киңлекнең 59°21` һәм көнчыгыш озынлыкның 27°24`. Шәһәр Таллиннан көнчыгышка таба 160 км һәм Нарвадан көнбатышка таба 50 кмда урнашкан, әлеге шәһәрләр белән аны автомобиль һәм тимер юллары тоташтыра. Көньяктан Кохтла-Ярве шәһәренең Ахтмес өлеше белән чиктәш.
Топонимның килеп чыгышы
үзгәртүХалыкта шәһәр атамасы эстон теленнән «jõhvikas» («мүк җиләге») сүзеннән килеп чыккан дип исәпләнә, тик бу лингвистик яктан расланмаган. 1930-нчы елларга туган якны өйрәнүче Х.Курба аны шәһәр уртасында урнашкан чишмәгә ишарәләп, «jõevesi» («елга суы») сүзе белән бәйләп карый. Әлеге чишмә Пюхайыэ елгасы кушылдыкларының берсенә атама биргән. Фин лингвисты Лаури Кеттунен «jõhv» («ат кылы») сүзен нигез итеп ала, бу бүгенге көндә кабул ителгән төп версия. Шулай ук атаманың «jõhvuss» («җеп елан»)[3] сүзеннән килеп чыккан булуы мөмкин.
Тарих
үзгәртүXIII гасыр — Эстон республикасы
үзгәртүБеренче тапкыр Первое упоминание о населенном пункте отмечено в 1241 году в Вальдемар патшаның җир китабында Gevi (соңрак Jewe) атамасы астында искә алына[4]. Авыл 20 сукадан (салым җыюда кулланылган җир үлчәме) тора һәм Дания патшасы хуҗалыгында[5].
XVI гасырда Еһви Швеция кулына күчә, ә соңрак Ништадт тынычлык солыхы буенча 1918нче елга кадәр Россия империясенә керә. Россиядә торак пункты рәсми рәвештә Иевве дип атала, Эстлянд губерниясенең Везенберг өязенә керә һәм местечко статусын йөртә.
1869 елда Балтыйк портыннан сузылган Балтыйк тимер юлы төзелеше вакытында Ревель, Везенберг һәм Нарва аша Тосно станциясенә кадәр сузылган, Иевве тимер юл станциясе төзелгән. Соңыннан 1870 елдан 1876 елга кадәр Иевве эре транзит-күчереп төяү пунктына әверелә. Дерптка кадәр тимер юл булмау сәбәпле, 1876 елга кадәр Петербургтан Дерптка кадәр барлык йөкләр дә гужа транспорты белән җибәрелә. 1885 елда Александр III эстлянд губернаторы итеп кенәз Сергей Владимирович Шаховскийны билгели, аның җитәкчелегендә Иевве Алутагузеның рус түрәләр үзәгенә әверелә. Губернаторның хатыны, Елизавета Дмитриевна (1844-1939) спорт-православие җәмгыятенә, Пюхтицкий монастырена нигез сала, анда ул үлгән һәм җирләнгән. Февраль революциясеннән соң местечка хакимияте административ үзбилгеләнешкә һәм вулыстан аерылуга ирешкән. Шул ук вакытта административ чикләр билгеләнә, һәм Иевве 1 300 кеше яшәгән бистә статусын ала
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1918 елның 1 мартында, Петроградтан килгән красногвардеецлар белән Иевв һәм Сомп янында барган сугышлардан соң, 1918 елның 1 мартында немецларның гаскәрләре Иевваны алып, 29 ноябрьгә кадәр шунда калалар. Бу чорда, немец хакимияте кушуы буенча, барлык йортларга да саннар бирелә, тротуарлар төзү һәм агач утырту башлана.
1918 елның 8 декабреннән 1919 елның 16 гыйнварына кадәр хакимият карамагында Эстлянд хезмәт коммунасы була, ә 1919 елда ул Еһвиның рәсми атамасын ала. 1920 елда Еһвины яңа төзелә торган Алутагуза өязенең үзәге итеп ясарга ниятләнгән, әмма өяз төзелмәгән, һәм Еһви бистә булып калган. 1923 елда урта, 1929 елда башлангыч мәктәп төзелә, шахтерлар училищесы ачыла. Тимер юл станциясе, төяү-бушату платформасы һәм товар амбары төзелеше тәмамлана. 1926 елда Еһви электрлаштырылган, ә 1938 елның 1 маенда шәһәр статусы алган. Халык санын алу буенча бу вакытта анда 2 525 кеше яшәгән.
Совет чоры
үзгәртү1940 елның 17 июнендә шәһәрдә Совет хакимияте урнаштырыла, ә 1941 елның 12 августында шәһәр немец гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнә. 1944 елның августында немец гаскәрләре чигенгәндә шәһәр тулысынча диярлек юк ителә: 350 йорттан 100е генә кала. 1944 елның 19 сентябрендә шәһәр азат ителә.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң 1948 елда шәһәр янында 1973 елга кадәр эшләгән шахта төзелә. Сугыштан соңгы чорда янучан сланецларны интенсив эшкәртү сәбәпле, шәһәр тиз үсә башлый. Халык саны нигездә сланец табу һәм аны Еһви һәм күрше Кохтла-Ярве шәһәрендә эшкәртү белән мәшгуль булган мигрантлар исәбенә арта башлаган. Сугыштан соңгы чорда төп төзелеш эшләрен немец хәрби әсирләре (1944-1950 еллар) башкарган, алар Раквер урамында йортлар төзегәннәр. 1949 елга кадәр, Кохтла-Ярве шәһәренең хәзерге Ахтма районында Советлар Союзы Герое Смирнов Борис Александрович яшәгән, ул Эстония ССР Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән.
1950 елда шәһәр Еһви районының үзәге була һәм 1962 елга кадәр бу статуста кала. 1953 елгы янгын вакытында хәзерге Еһви китапханәсе (моңа кадәр "Раху" кинотеатры) тирәсендә бөтен квартал диярлек янган. 1960 елда Еһви микрорайоны төзелә башлый (архитекторлар И. Яагус һәм П. Аарман), ә 1970 елларда 21 июнь урамындагы биш катлы биналар төзелә (хәзерге атамасы - Нарвск шоссесы). 1978 елда архитектор Р.Хайдук проекты буенча «Октообер» Мәдәният сарае төзелә.
Хәзерге чор
үзгәртү2005 елда элеккеге "Октообер" мәдәният сарае урынында төзелгән Йыхвис мәдәни үзәге (Jõhvi kultuurikeskus) ачыла. Төзекләндерү һәм төзелешкә 120 миллионнан артык эстон кроны сарыф ителгән. 2008 елда Вирус төрмәсе төзелә, бина һәм аның тирәсендәге җир территориясе 16 гектар мәйданны били.
2012 елның ноябрендә яңа виадукның беренче өлеше төзелә, төзелеш эшләре 2013 елда тәмамлана. Шул ук елны шәһәрнең ерактагы өлешләрен тоташтырган арадаш - променад ачыла. Җәяүле зона бөтен шәһәр аша уза, "Оленя" һәйкәле янында башлана, аннары үзәк мәйдан ашаүтеп Концерт йорты янында тәмамлана. Төзелеш эшләренең бәясе ике миллион ярым евро тәшкил иткән. 2015 елның 1 сентябрендә эстон һәм рус телендә укытыла торган Еһви дәүләт гимназиясе ачыла. Төзелеш алты миллион еврога төшә. Шул ук елның 25 ноябрендә Котинука авылы районындагы Таллинн-Нарв шоссесының 164 нче чакрымында Еһви авылы янында бизнес һәм логистика паркы ачыла. Паркның мәйданы 45 гектар җир тәшкил итә, анда барлык коммуникацияләр - су, газ, электр уты, юллар бар. Проектка инвестицияләр бер миллион еврога якын тәшкил иткән.
Климат
үзгәртүХалык саны — 10,880[10] кеше (1 гыйнвар 2024). Шәһәрдәге төп аралашу эстон һәм рус телләрендә.
Ел | 1897 | 1917 | 1919 | 1938 | 1945 | 1959 | 1969 | 2000 | 2010 | 2013 | 2014 | 2016 | 2017 | 2020 | 2021 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Кеше саны | 828 | ↗1300 | ↗1700 | ↗2525 | ↘800 | ↗10502 | ↗14000 | ↘12112 | ↘11088 | ↗12575 | ↘12355 | ↘11996 | ↘10051 | ↗10321 | ↘10130 |
Милләтләр | 2021[11] | |
---|---|---|
сан | % | |
Барлыгы | 10 482 | 100 |
руслар | 5 797 | 55,3 |
эстоннар | 3 635 | 34,68 |
украиннар | 285 | 2,72 |
беларуслар | 279 | 2,66 |
финнар | 118 | 1,13 |
татарлар | 34 | 0,32 |
латышлар | 32 | 0,31 |
поляклар | 32 | 0,31 |
литвалар | 28 | 0,27 |
алманнар | 24 | 0,23 |
яһүдләр | 13 | 0,12 |
әрмәннәр | 12 | 0,11 |
башкалар | 154 | 1,47 |
билгесез | 39 | 0,37 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Statistical Database of Statistics Estonia
- ↑ Statistical Database of Statistics Estonia
- ↑ Йыхви. Исторический обзор, johvi.ee. 12 май 2014 тикшерелде.
- ↑ Йыхви, histrodamus.ee. 5 сентябрь 2014 тикшерелде.
- ↑ Ирина КИВИСЕЛЬГ. В старинном Йыхви мало древних строений, sp.pohjarannik.ee (2014-01-12). 27 август 2014 тикшерелде.
- ↑ Средняя температура воздуха (1971-200), ilmateenistus.ee. 30 август 2014 тикшерелде.
- ↑ Средняя скорость ветра, ilmateenistus.ee. 30 август 2014 тикшерелде.
- ↑ Относительная влажность воздуха (1971-2000), ilmateenistus.ee. 30 август 2014 тикшерелде.
- ↑ http://pop-stat.mashke.org/latvia-cities.htm
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Statistics Estonia. RL21429: POPULATION BY ETHNIC NATIONALITY, SEX, AGE GROUP AND PLACE OF RESIDENCE (ADMINISTRATIVE UNIT), 31 DECEMBER 2021.