Елена Башкирова — совет һәм израиль пианисты.

Елена Башкирова
Туган 1958[1][2]
Мәскәү, СССР[3]
Ватандашлыгы  СССР
 Исраил
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре классический пианист, музыкальный директор
Җефет Даниель Баренбойм[d] һәм Гидон Маркусович Кремер[d]
Ата-ана

Биографиясе үзгәртү

1958 елда пианист һәм педагог Дмитрий Александрович Башкиров һәм скрипкачы Вера Михайловна Башкирова гаиләсендә туган.

Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. 1978 елда ире белән бергә СССР дан эмиграциягә чыга[4]. 1988 елда ул Даниэль Баренбойм кияүгә чыга һәм Израилдә яши башлый[5]. Берлинда Мегаполис-ансамбленә һәм Халыкара иерусалим камера музыка фестиваленә нигез салучы (соңрак — фестивальнең сәнгать җитәкчесе булып китә).

Иерусалим фестиваленең сәнгать җитәкчесе сыйфатында Елена Башкирова камера музыкасы концертларын оештыра, алар ел саен сентябрь аенда бөтен дөньяга билгеле артистлар катнашлыгында үткәрелә. Фестивальнең ансамбле белән ул Аурупа һәм АКШ буйлап гастрольләрдә йөри; Берлин, Дюссельдорф, Париж, Лиссабон, Вена, Лондон, Будапешт, Нью-Йорк калаларында чыгыш ясый[6]

Шәхси тормышы үзгәртү

Беренче ире — скрипкачы Гидон Кремер.

1988 елда израиль пианисты Баренбойм Даниэлга кияүгә чыга.

Аларның ике улы туа:

  • кече уллары — Михаил, скрипкачы;
  • олуг уллары — Давид, немец хип-хоп төркеменең менеджеры.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү