Екатерина Фурцева

Екатерина Алексеевна Фурцева (24 ноябрь (7 декабрь) 1910 ел24 октябрь 1974 ел) — совет дәүләт һәм фирка эшмәкәре. КПСС-ның Мәскәү шәһәр комитетының беренче секретаре (1954-1957). КПСС Үзәк Комитеты Президиумы әгъзасы (1957-1961). КПСС Үзәк Комитеты секретаре (1956-1960). ССРБ мәдәният министры (1960-1974).

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 7 декабрь 1910(1910-12-07)[3]
Туу урыны Вышни-Волочок, Тевир гөбернәсе, Россия империясе[4]
Үлем датасы 24 октябрь 1974(1974-10-24)[4][5][3] (63 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[4]
Үлем төре үз-үзенә кул салу
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Ире яки хатыны Фирюбин, Николай Павлович[d]
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа Список министров культуры России[d] һәм СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт нәзек химия технологияләре университеты[d][4] һәм югары фирка мәктәбе[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[4]
Катнашучы XIX съезд КПСС[d], XXI съезд КПСС[d], КПССның XXII съезды[d], XXIII съезд КПСС[d], XX съезд КПСС[d] һәм XXIV съезд КПСС[d]
Әгъзалык СБКФ ҮК һәм СБКФ ҮК Сәяси бюросы[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан мидәл
 Екатерина Фурцева Викиҗыентыкта

Рәсми булмаган чыганакларда, төрле әсәрләрдә һәм бик еш киң матбугат чараларында Екатерина Фурцеваны Екатерина III дип атыйлар[6].

Биографиясе үзгәртү

Фурцева Екатерина Алексеевна 1910 елның 24 ноябрендә (7 декабрь) Тверь губернасының Югары Волочёк шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Әтисе, Алексей Гаврилович Фурцев, Беренче дөнья сугышында Петроград фронтында һәлак була. Әнисе, Матрена Николаевна, кызын ялгызы тәрбияли, ул туку фабрикасында эшли һәм, надан булуына карамастан, кала советы депутаты була. , .

1924 елда Катя ВЛКСМ сафына керә.

1928 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

19281930 елларда әнисе кебек, Югары Волочёк иләү-туку фабрикасында эшли

1930 елда ВКП(б) әгъзасы итеп кабул ителә.

1933-1935 һәм 1937-1941 елларда - М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү Нечкә химия технологияләре институты студенты.

1930-1933 һәм 1935-1937 елларда ВЛКСМның Курск райкомы секретаре, комсомолның Феодосия шәһәр Башкарма комитеты секретаре.

1942 елдан - Мәскәү партиянең Фрунзе райкомы секретаре, икенче секретаре, беренче секретаре.

1950 елдан КПССның Мәскәү шәһәр комитетының икенче, ә 1954 елдан 1957 елга кадәр беренче секретаре.

1960 елдан ССРБ мәдәният министры.

1950-1962 һәм 1966-1974 елларда өченче, дүртенче, бишенче, җиденче һәм сигезенче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты була.

1957 елның 29 июненнән алып 1961 елның 31 октябренә кадәр - КПСС ҮК Президиумы әгъзасы.

1974 елның 24-25 октябрендә Екатерина Фурцева тиз арада вафат була.

Мәскәүдә Новодевичий зиратында җирләнгән.

 
Мәскәүдәге Новодевичье зыяратында Фурцеваның кабере

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Мәскәүдә Е.Н.Фурцева истәлегенә 2004 елда Тверь урамындагы йортта мемориаль тактаташ ачыла.

2006 елның 7 декабрендә 4нче Мәскәү шәһәр китапханәсенә аның исеме бирелә. Фурцеваның варислары китапханәгә аның документларын, фотографияләрен һәм шәхси әйберләрен тапшырыла. Китапханәне рус-француз рәссамы Надя Леже эшләгән Фурцеваның мозаикалы портреты бизи.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #55314536 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija — 2009.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Фурцева Екатерина Алексеевна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  6. Екатерину Фурцеву называли не иначе как «Екатериной III».
  7. Некролог, журнал «Огонёк», ноябрь 1974 г., № 45
  8. Советский энциклопедический словарь, изд. третье, М., «Советская энциклопедия», 1985

Әдәбият үзгәртү

  • Фурцева Екатерина Алексеевна// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Н. А. Микоян, Ф. Н. Медведев. Неизвестная Фурцева: Взлет и падение советской королевы. — М.: Эксмо, Алгоритм. 2011. — 272 с. — ISBN 978-5-699-46175-2.
  • Н. А. Микоян, Ф. Н. Медведев. Екатерина Фурцева: Любимый вәзир. — М.: Алгоритм, 2012. 272 с. — ISBN 978-5-91419-473-1.
  • Млечин Л. М. Фурцева — М.: Молодая гвардия, 2011. — 432 б. — (Жизнь замечательных людей). — 5000 экз. — ISBN 978-5-235-03403-7.
  • К. А. Мирская. Мальвина в поисках свободы. Хроника частной жизни Екатерины Фурцево. — М.: Окоп, 2006. — 256 с.

Сылтамалар үзгәртү