Евгений Шамеев
Евгений Ефимович Шамеев (9 июнь 1988, Байтуган Әгерҗе районы, Татар АССР) — Россия биатлончысы, биатлон һәм җәйге биатлон буенча Россия чемпионаты призеры. Россия спорт мастеры.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 9 июнь 1988 (36 яшь) |
Туу урыны | Әгерҗе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | биатлонист |
Спорт төре | Биатлон |
Биографиясе
үзгәртүШамеев Евгений Ефимович 1988 елның 9 июнендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы Байтуган авылында туган. 2005 елга кадәр Күләгәш урта мәктәбендә укый, аннары Казан Олимпия резервы училищесына чакырыла. Спорт мастерының нормативын берьюлы ике спорт төре: чаңгы узышлары һәм биатлон буенча башкара. Хәзерге вакытта биатлон буенча Удмуртия җыелма командасы лидерларының берсе булып тора[1]. Удмуртия Республикасы данын яклый. Ижау шәһәренең Спорт әзерлеге үзәге һәм Кораллы көчләр командасы өчен чыгыш ясый. Беренче тренеры — Ю. Н. Васильев, шулай ук Н. Г. Хаҗиев, В. А. Чуркин җитәкчелегендә шөгыльләнә.
2009 елда эстафетада һәм патрульләр узышында яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге призеры булды.
Өлкәннәр дәрәҗәсендә кышкы биатлонда — 2011 елгы Россия чемпионатының патрульләр ярышында һәм 2012 елда Удмуртия җыелма командасы составында команда ярышында бронза призеры. Җәйге биатлонда — Россия чемпионатының эстафетада бронза призеры[2].
2015 елда Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе[3].
2018 елда җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составына керә[4], әмма бер узышта да старт алмый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://agryz.tatarstan.ru/index.htm/news/621452.htm В настоящее время наш земляк Евгений Шамеев является одним из лидеров сборной команды Удмуртии по биатлону(үле сылтама)
- ↑ Летний биатлон. Чемпионат России. Эстафета. Команда Волкова выиграла, команда Гараничева — 2-я
- ↑ Евгений Шамеев и Светлана Бочкарёва выиграли масс-старт на чемпионате Приволжского ФО в Уфе
- ↑ Кручинкина и Шамеев заменят Ильченко и Филимонова в составе сборной России на летний ЧМ-2018
Сылтамалар
үзгәртү- Профиль на сайте infosport.ru
- Профиль на сайте ЦСП Удмуртии 2020 елның 5 февраль көнендә архивланган.
- В настоящее время наш земляк Евгений Шамеев является одним из лидеров сборной команды Удмуртии по биатлону 2018 елның 24 декабрь көнендә архивланган.