Евгений Перепёлкин

Евгений Яковлевич Перепёлкин (1906 елның 19 феврале, Санкт-Петербург1938 елның 13 гыйнвары, Мариинск) — совет астрономы. Египет белгече Юрий Яковлевич Перепёлкинның энесе.

Евгений Перепёлкин
Туган 19 февраль (4 март) 1906
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 13 гыйнвар 1938(1938-01-13) (31 яшь)
Мариинск, Новосибирск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре йолдызбелгеч
Кардәшләр Перепёлкин, Юрий Яковлевич[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Евгений Перепёлкин 1925 елда Ленинград университетын тәмамлый, аннары Пулково обсерваториясендә аспирантурада укый. 1929 елдан Пулково обсерваториясендә эшли (1934 елдан — профессор, астрофизика секторы лабораториясе мөдире).

1937 елның 11 маенда «Пулково эше» буенча кулга алына. 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Мариинск краеның Мариин Төзәтү-хезмәт лагерендә җәза үтәгән вакытта НКВД өчлеге тарафыннан атып үтерүгә хөкем ителә. 1956 елда реабилитацияләнә.

Евгений Перепёлкинның төп фәнни хезмәтләре Кояш физикасына — Кояш әйләнешен тикшерүгә, флоккулларның биеклеген билгеләүгә, протуберанлыларның табигатен һәм хромосфера структурасын өйрәнүгә багышланган. Җир атмосферасының өске катламнарын ионизацияләү өчен җаваплы Кояшның ерак ультрафиолет радиациясенең яңа индексын тәкъдим итә. Бу индексның озын рәтләрен алу максатыннан күп күзәтүләр башкара. Пулково обсерваториясендә дә, ССРБда да Кояшны системалы рәвештә тикшерүгә нигез сала. 1931 елда ССРБда Кояш хезмәтен оештыру инициативасы белән чыгыш ясый, 1932 елда бу хезмәтне оештырганнан соң аны җитәкли. ССРБда беренче кояш күзәтү приборларын, аерым алганда, ике спектрогелиограф һәм зур кояш телескопын төзүдә катнаша. 1936 елда тулы кояш тотылуын күзәтүне төп оештыручыларның берсе, 1927 елда Кояш басымын күзәтү өчен Швециягә экспедициядә катнашучы була. 1924 елның бөек каршылык вакытында Марс, алмаш йолдызларны, метеор агымнарын өйрәнү белән шөгыльләнә. Параллакс һәм Барнард йолдызының үз хәрәкәтен тикшерә. А.Н. Дейч белән бергә 1931—1932 елларда йолдызларның үз хәрәкәтләрен тикшерү максатыннан, Каптейнның сайланган мәйданчыкларының фотосурәтләрен үлчәү һәм эшкәртүне башкара.

Перепёлкин исеме белән Айдагы Перепёлкин кратеры, шулай ук Марстагы кратер аталган.

Фәнни хезмәтләр үзгәртү

  • Uber die Rotationsgeschwindigkeit der verschiedenen Schichten der Sonne // Zs. f. Astroph. 6, 1 und 2 Heft, 1933.
  • Uber die Struktur der Sonnenchromosphere // Zs. f. Astroph. 6, с. 245—258, 1933.
  • The ultra-violet radiation of the Sun and the prominences // Циркуляр ГАО № 10, с. 7-8, 1934.
  • Study of helium D3 line in the spectrum of chromosphere // Известия ГАО № 122, с. 1-16, 1935 (совместно с О. А. Мельниковым).
  • Проблема вращения Солнца, как она представляется в настоящее время // Успехи астрономических наук. Сборн. 4, с. 3-21, 1935.
  • Глава V в I томе и глава I во II томе Пулковского курса астрофизики. 1934, 1936 гг.
  • Eigenbewengungen von 3189 Sternen in den Kapteynschen Arealen in den Zonen +75° und +60° und in dem Areal 28 (Zone +45°) // Труды ГАО, серия II, т. 45, 1935 (совместно с А. Н. Дейчем).

Әдәбият үзгәртү