Круглов Евгений Анастасович (19 март 1958 ел, Переславль-Залесский, Ярыслау өлкәсе) — СССР һәм Россия тарихчысы-борынгылыкны өйрәнүче белгеч, тарих фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының чит ил тарихы кафедрасы доценты, Борынгы Греция тарихын һәм мәдәниятен, олимпия чорына кадәр грек мифологиясен тикшереп өйрәнүче.

Җенес ир-ат
Туу датасы 19 март 1958(1958-03-19) (66 яшь)
Туу урыны Ярыслау өлкәсе, РСФСР, СССР
Переславль-Залесский, Ярыслау өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәр төре тарихчы
Эш урыны Башкорт дәүләт университеты
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Академик дәрәҗә тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Евгений Анастасович Круглов Ярославль өлкәсенең Переславль-Залесский шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы гаиләсендә туган. 1975 елда, урта мәктәпне алтын медалгә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Чит илләр тарихы кафедрасы буенча махсуслаша, анда аның укытучылары Р. Е. Ляст һәм Пиленкова Татьяна Федоровна була[1].

1980 елда Ленинград дәүләт университеты аспирантурасына укырга керә. 1984 елда Ю.В. Андреев җитәкчелегендә «Греко-карийское государство в IV в. до н. э.» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1985 елда Башкорт дәүләт университетының гомуми тарих кафедрасында ассистент булып эшли башлый, башлангыч дүрт елда кичке һәм читтән торып уку бүлегендә укыта. 1989-2020 елларда археология, борынгы һәм урта гасыр тарихы кафедрасы доценты була. 2000 еллар башында фәнни эшләр буенча декан урынбасары.[2].

1989-1991 елларда тарих факультеты студентларының Керчь шәһәрендә узган археологик тәҗрибә җитәкчесе була.

Борынгы дөнья тарихы, мәдәният тарихы (Борынгы дөнья), рим хокукы курсларыннан лекцияләр укый[3].

1997 елдан алып хәзерге көнгә кадәр «Борынгы Евразия» түңәрәге җитәкчесе.

«Ксимерома» грек җәмгыяте төбәк оешмасы белән актив хезмәттәшлек итә.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни кызыксынулары өлкәсе — эллинизм дәверендәге борынгы дөнья, иртә Византия дәвере, борынгы Византия дөньясының һәм Көньяк Урал халыкларының мәдәни бәйләнешләре, олимпия чорына тиклемге грек мифологиясе.

«Этнокультурные контакты античной Анатолии и Урало-Камского региона Евразии» (2005) монографиясендә Анатолий-иртә Византия дөньясының борынгы ойкумена Җаек алды перифериясе белән элемтә булдыруның тарихи шартлары карала, б.э. кадәр VII гасыр — безнең эраның VI гасырында төбәкләр этносларының мөнәсәбәтләре анализлана.

Кайбер басмалары Россия һәм Көньяк Уралдагы грек диаспорасы тарихына багышланган. Е.А.Круглов әзерләгән «Наследники „греческого проекта“» мәкаләләр җыентыгы XVIII— XX гасыр башында Ырынбур (Уфа) губернасында булган грекларның язмышына, Россиядә борынгы мәдәният рецепциясе, төбәктә күпләп грекларның булуына башлангыч салган БАССР-да кырым грекларның депортациясенә багышланган.

Төп эшләре үзгәртү

  • Греко-карийское государство VII—V вв. до н. э. // Античная гражданская община. Л., 1986. С. 48-59.
  • Юго-западная Анатолия в протоэллинистический период (этнополитический аспект). Уфа: Изд-во БашГУ, 1998. 96 с.
  • Очерки истории государства, религии и права Древнего Востока: Учеб. пособие. Уфа: Вост. ун-т, 1998. 76 с.
  • Урал и антично-византийская цивилизация. Уфа: Изд-во БЭК, 1998. 34 с. (соавт. М. Ф. Обыденнов)
  • Сокровища и клады Восточной России. Уфа: БЭК, 1998. 114 с. (соавт. М. Ф. Обыденнов)
  • Очерки истории государства и права античной Греции: Учеб. пособие. Уфа: Вост. ун-т, 2000. 80 с.
  • Греческие боги-огненосцы в Древнем Риме // Мнемон. Исследования и публикации по истории античного мира. Вып. 2. СПб., 2003. С. 205—226.
  • Аристеева Гиперборея: «профанная» география или сакральный идеал? // Исседон (альманах по древней истории и культуре). Т. 2. Екатеринбург, 2003. С. 5-15.
  • К вопросу о пребывании древних ариев на Южном Урале // Рукопожатие через Гималаи. Уфа: Изд-во БГПУ, 2003. С. 43-56. (соавт. Иванов В.А.)
  • Этнокультурные контакты античной Анатолии и Урало-Камского региона Евразии (сер. I тыс. до н. э. — сер. I тыс. н. э.). Уфа, БашГУ, 2005. 178 с.
  • Культ Аполлона Тельмесского (каро-ликийские истоки эллинистического учения Эвгемера) // Мнемон. Исследования и публикации по истории античного мира. Вып. 5. СПб., 2006. С. 363—374.
  • Исследования по археологии, древней и средневековой истории в БашГУ. Уфа: Изд-во БашГУ, 2008. 226 с. (соавт. М. Ф. Обыденнов)
  • Очерки истории античной Греции. Уфа, БашГУ, 2010. 102 с.
  • Клады и сокровища народов Урала и Поволжья: (от древности до наших дней). Уфа: Китап, 2011. 143 с. (соавт. М. Ф. Обыденнов)
  • Ближний Восток в древности. Уфа: БашГУ, 2012. 102 с.
  • Наследники «греческого проекта» / отв. ред. Е.А. Круглов. Уфа: ОГ РБ, 2014. 136 с. (4 авторские статьи)
  • Конь и всадник в мифах ранней Греции // Мир Евразии: от древности к современности. Сборник материалов Всероссийской научной конференции. Ответственный редактор Р. Р. Тухватуллин. 2019. С. 4-11[4].
  • Введение во всеобщую историю: Учебное пособие / Бессилин Н.А., Гарипов Р.Ф., Круглов Е.А., Тухватуллин Р.Р., Усова Ю.С., Утягулов М.М., Хадимуллин Р.Р., Целищев А.О., Шаяхметов Ф.Ф. Уфа: БашГУ, 2020. 188 c.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Подопригора А. Р. Круглов Евгений Анастасович // Круглов Е. А., Обыденнов М. Ф. Исследования по археологии, древней и средневековой истории в БашГУ. Уфа: Изд-во БашГУ, 2008. С. 91-93.
  2. Подопригора А. Р. Круглов Евгений Анастасович // Круглов Е. А., Обыденнов М. Ф. Исследования по археологии, древней и средневековой истории в БашГУ. Уфа: Изд-во БашГУ, 2008. С. 91-93.
  3. Круглов Евгений Анастасович // Башкирский государственный университет. Исторический факультет. Уфа, 2003. С. 52.
  4. eLIBRARY.RU - Круглов Евгений Анастасович - Список публикаций. 2020-10-10 тикшерелгән.(үле сылтама)

Әдәбият үзгәртү

  • Круглов Евгений Анастасович // Башкирский государственный университет. Исторический факультет. Уфа, 2003. С. 52.
  • Подопригора А. Р. Круглов Евгений Анастасович // Круглов Е. А., Обыденнов М.;Ф. Исследования по археологии, древней и средневековой истории в БашГУ. Уфа: Изд-во БашГУ, 2008. С. 91-93.

Сылтамалар үзгәртү

Публикации Е. А. Круглова(үле сылтама) на сайте eLibrary