Дәүфит Хәмәдишин

эчке эшләр генерал-лейтенанты

Дәүфит Хәмәдишин, Дәүфит Закир (Закирҗан) улы Хәмәдишин (1959 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек) – эчке эшләр генерал-лейтенанты (2008), 2002–2017 елларда Россия Федерациясе юстиция министрлыгының җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең (УФСИН) Татарстан буенча җитәкчесе, Түбән Кама (1995―1998) һәм Яр Чаллы (1998―2002) шәһәрләре эчке эшләр идарәләре җитәкчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2011). Яр Чаллының шәрәфле ватандашы. Татарстанның атказанган юристы.

Дәүфит Хәмәдишин
Туган телдә исем Дәүфит Закирҗан улы Хәмәдишин
Туган 1 гыйнвар 1959(1959-01-01) (65 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Баек
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Җефет Светлана Федоровна
Балалар кызы Альбина, улы Руслан
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1959 елның 1 гыйнварында (1958 елның 27 декабрендә) Мөслим районы Баек авылында биш балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Закирҗан Мөхәммәдиша улы (1934), мал табибы. Әнисе сыер савучы Халисә Имам (?) кызы (1939) – шагыйрә Шәмсия Җиһангированың апасы. Баек сигезьеллык мәктәбенең бишенче сыйныфын (1972), Казан шәһәренең 10нчы интернат-мәктәбен (1976) тәмамлаган. Казанда 2нче «Теплоэнергостр0й» төзү идарәсенә эшкә керә. 1977―1979 елларда Гомель өлкәсендә (Петриков районы Мышанка станциясе) ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. 1979 елда Чаллыга килеп, бер ел КамАЗ РИЗ заводында фрезерлаучы булып эшли. Читтән торып Кама политехника институтына укырга керә. Комсомол юлламасы белән, 1980 елдан Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсенә килә: патруль-пост хезмәте аерым ротасы хезмәткәре, 1980―1984 елларда Автозавод районы эчке эшләр идарәсе инспекторы, өлкән инспекторы. 1984―1989 елларда лейтенант чинында әлеге район эчке эшләр идарәсенең җинаять эшләрен ачу бүлекчәсе җитәкчесе. 1987 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясе каршындагы Мәскәү юридик читтән торып уку филиалы Казан бүлеген (хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты) «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган[1]. 1989―1992 елларда Автозавод районы эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары – криминаль милиция җитәкчесе. 1995―1998 еллардла Түбән Кама шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе. 1998―2002 елларда Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе. 2002―2017 елларда Россия юстиция министрлыгының җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең (УФСИН) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе [2]. 2017 елдан ― Татарстан Республикасы Премьер—министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәрби дәрәҗә үзгәртү

2008 – Эчке эшләр генерал-лейтенанты – РФ Президентының 9.12.2008 № 1753 Указы нигезендә

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Светлана Федоровна, юрист, нотариаль конторада эшли, кызы Альбина, улы Руслан КДУның юридик факультетын тәмамлаганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Флүр Баһаутдинов. Генерал Хәмәдишин. // Ф. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2006, 229-233нче бит. ISBN 5-85247-005-4
  • Шәмсия Җиһангирова. Дәүфит Закирҗан улы Хәмәдишин. // Ш. Җиһангирова. Бакый бул, Баек. К.: «Җиһангир» нәшрияты, 2016, 398-407нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү