Дәфтәре Чыңгызнамә

Дәфтәре Чыңгызнамә, шулай да Дәфтәр Чыңгызнамә, Дастане Чыңгызнамә (XVII гасырның азагы) — Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихи язмаларына һәм риваятьләре нигезләнгән XVII гасырның ахырында иҗат ителгән татар әдәбияты ядкаре.

Дәфтәре Чыңгызнамә
Башка исемнәр:
Дәфтәр-и Чыңгыз-намә, Дастане Чыңгызнамә
Дәфтәре Чыңгызнамә

Автор:

Идрис-хафиз

Жанр:

риваять, елъязма, дастан

Оригинал теле:

татар теле

Оригинал чыгу датасы:

1670-1671

Тасвирлама үзгәртү

Дин эшлеклесе, 1670-1671 елгы крестьян сугышында катнашкан Идрис-хафиз әсәрнең авторы булуы фараз[1]. Әсәр 6 кыйсса-бүлектән төзелгән[1]. Һәр бүлек Чыңгыз хан нәселе, Аксак Тимер, Гайсә улы Әмәт, Идегәй һәм башка ханнарның яшәү урыны, биләмәләре тарихын, истәлекләрен яктырта[2]. Әсәрнең соңгы өлеше «Татар елъязмасы» буларак мәгълүм[1].

Бу фразеологизмнарга, гади, шул ук вакытта тасвирлы телле әсәрне беренче булып И.Хәлфин тарафыннан өйрәнелә. 1822 елда әсәрнең җыелма текстын бастыра. Бу әсәр Казан университеты һәм 1 нче ир балалар гимназиясе шәкертләре өчен әсбап булып тора[3]. Әсәрнең иң тулы басмасы 1882 елда Ф.Җиһаншин тарафыннан нәшер ителә. Бүгенге көндә 40 тан артык күчермәсе табылган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Усманов М. А. Татарские исторические источники. XVII—XVIII вв. — Казань, 1972;
  • Иванич М. «Дафтар-и-Чингиз-наме» как источник по истории кочевых обществ // Источниковедние истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани. 1233—1556. — Казань, 2002;
  • Газиз Г., Рәхим М. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Казан, 1925.
  • Казан утлары: журнал / баш.мөхәррир Р.Фәйзуллин. — Казан, 2008, № 5. ISSN 0206-4189.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Казан утлары: журнал / баш.мөхәррир Р.Фәйзуллин. — Казан, 2008, № 5. — Б.169.
  2. Равил Фәхретдинов 2020 елның 10 апрель көнендә архивланган. kitap.net.ru
  3. XV-XVIII гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча чыганаклар beznenmiras.ru

Шулай да карагыз үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү