Дуһа теле

Монголиядә азсанлы төрки халык теле

Дуһа теле (үзатамалары: тyъha тыл) ― Монголиянең төньяк-көнбатышында (Дархад казанлыгында(рус.), Хөвсгөл аймагында(рус.)) яшәүче азсанлы төрки телле халык ― дуһалар (цаатаннар) теле. Телләре Саян телләре төркеменә керүче Тоҗу тывалары теленә һәм тофа теленә якын. Хәзерге вакытта көнкүрештә монгол теле киң кулланыла. Тиз юкка чыгып баручы тел. Дуһа теле Монголиядә яшәүче 24 этник төркемнең берсенең теле[2]. Дуһалар шулай ук Монголиядә яшәүче дүрт төрки кабиләнең берсе. 2010 елга алынган мәгълүматларга караганда, бу телдә сөйләшүчеләр саны нибары 282 кеше тәшкил иткән[3], 2020 елга 208 кешегә калган. Әмма бу телне белүчеләр саны 500 гә якын кеше, дигән мәгълүмат бар[4].

Дуһа теле
Үзисем:

тyъha тыл

Илләр:

Монголия байрагы Монголия

Күзәтүдә тора:

юк

Сөйләшүчеләр саны:

~500 кеше (бәяләмә)[1]

Халәт:

җитди куркыныч астында[d]

 Классификация
Төркем:
Язу:

юк

Тел кодлары
ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

dkh (тәкъдим ителә)

Телләр гаиләсенә керүе үзгәртү

 
Монголиянең Хөвсгөл аймагы
 
Россиядәге тывалар һәм Монголиядәге дуһаларның яшәү ареалы

Төрки телләрнең Себер ботагы Саян телләре төркеменең Тайга телләре астөркеменә кертелә.

ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, дуһаларның теле сойот-цаатан теле чикләрендә аның бер диалекты буларак карала, дуһаларның мәдәниятенә һәм теленә юкка чыгу куркынычы яный.

Сүзләре үзгәртү

Дуһа телендә кулланылучы күп сүзләр төрки асыллы. Мәсәлән: "gis" - "кыз", "hün" - "көн" һ. б[2].

Саннар шулай ук гомумтөрки нигездә ясалган: "pir" һәм "piree" - "бер", "ixə" - "ике", "üş" һәм "üüş" - "өч", "tört" һәм "töört" - "дүрт", "peş" һәм "peeş" - "биш", "altə" - "алты", "jetə" һәм "jeetə" - "җиде", "ses" - "сигез", "tos" - "тугыз", "on" - "ун", "jeer" һәм "jeersə" - "егерме", "üjon" һәм "üjön", "üjen" (өчун) - "утыз", "törton", "törtön" һәм "törten" (дүртун) - "кырык", "pejon", "pejön" һәм "pejen" (бишун) - "илле", "alton" һәм "altan" (алтыун) - "алтмыш", "jeton", "jetön" һәм "jeten" (җидеун) - "җитмеш", "seson" һәм "sesen" (сигезун) - "сиксән", "toson" һәм "tosan" (тугызун) - "туксан", "jüs" - "йөз", "min" - "мең", "saya" - "ун мең"[2].

Дуһа теленә монгол теленнән бик күп алынма сүзләр кергән.

Агымдагы вәзгыять үзгәртү

Хәзерге вакытта Дуһа теле, нигездә, Монголия, Кытай, Россия һәм якын-тирә районнардагы күчмә халыклар диалектлары катнашмасы:.

  • Бурят теле – Росссиянең Себер өлешендә, Монголиядә, Кытайда таралган.
  • Тыва теле – 290 000 тирәсе халык сөйләшүче төрки гаилә теле. Тыва Республикасында кулланылышта, зур булмаган төркемнәр Монголиядә һәм Кытайда яши. Тыва теле монгол теленнән алынган күп сүзләрне үз эченә алган һәм соңгы гасырда рус теле йогынтысы булган.
  • Тофа телеИркутск өлкәсенең Нижнеудинский районына керүче өч авыл җирлегендә — Тофалар, Нерхин һәм Верхнегутарскийда яшәүче азсанлы халык теле.

XX гасырның II яртысыннан монгол теленең дуһа теленә йогынтысы тагын да тирәнәя бара. Моның төп сәбәбе – дуһа балаларының монгол мәктәпләрендә һәм монгол телендә белем алуы. Хәзерге вакытта яшьләр һәм үсеп килүче буын дуһа телен белми дип әйтергә була. Яңа буын дуһаларның туган телне белмәүләрен дуһалар мәктәптә монгол телендә белем алулары белән аңлата [2].

Дуһа телендә хәзер бары тик өлкәннәр генә сөйләшә, һәм бу өлкән буын дөньядан киткәч, бу тел дә юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дуһа теле ЮНЕСКО бастырган «Юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегендә» (Атласта) «җитди куркыныч астында булган тел» буларак күрсәтелгән [5].

Дуһалар ― шаманизм тарафдары[2]. Дуһалар мәдәниятендә шаманизм дуһа теле белән тыгыз бәйләнгән. Дуһа шаманнары рухлар белән дуһа телендә сөйләшә. Шаманнар фикеренчә, алар чакырган өстен көчләр, рухлар башка телләрне белми. Яңа буын дуһалар туган телләрен белмәгәч, шаман йоласында кулланылучы махсус сүзләрне истә калдыра алмый, шул сәбәпле дуһалар мәдәниятендә әһәмиятле урын тотучы шаманлык шулай ук онытылырга, югалырга дучар ителгән[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ragagnin, Elisabetta (2011). Dukhan, a Turkic Variety of Northern Mongolia, Description and Analysis. Wiesbaden: Harrassowitz Verlag (Turcologica, Bd. 76). ISBN 978-3-44705-907-7.  (ингл.)