Дуслык монументы

Дуслык монументы (баш. Дуҫлыҡ монументы, рус. Монумент Дружбы) — башкортларның Россия патшалыгына кушылуына 400 ел тулу уңаеннан, 1965 елда Уфа шәһәрендә, Агыйдел ярында куелган һәйкәл. Скульпторлары — Бабурин Михаил Федорович, Г. П. Левицкая, архитекторлар — Г. И. Гаврилов, Е. И. Кутырев. 1974 елда монументка РСФСР Министрлар Советы карары белән «дәүләт әһәмиятендәге һәйкәл» статусы бирелә.

Һәйкәл
Дуслык монументы
Уфадагы Дуслык монументы
Уфадагы Дуслык монументы
Урын БР, Уфа, Беренче Май мәйданы
Сынчы М. Ф. Бабурин, Г. П. Левицкая,
корымчылар Г. И. Гаврилов, Е. И. Кутырев
Төзелеш 1957 — булачак һәйкәл урынын билгеләү;
1961 — проектлауны башлау;—1965 елның 7 августы — төзелешне тәмамлау
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Материал алсу гранит, чуен

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0310006000объект № 0310006000

Тарих үзгәртү

Булачак монумент урынында агачтан эшләнгән Уфа кирмәне торган. Әлеге кирмән 1759 елда зур янгыннарның берсендә янып беткән. Аннары ул урынга Торыйсын чиркәве корылган. Дини бина 1930 елда ябылган, 1956 елда шартлатылган.

1957 елда башкорт кабиләләренең Россия патшалыгына ирекле кушылуының 400 еллыгы бәйрәм ителә. Агыйдел ярында әлеге датага багышланган һәйкәл куелачагы турында язулы плитә урнаштырыла:

«Здесь будет сооружён монумент в память 400-летия добровольного присоединения Башкирии к Русскому государству»

Әмма монументны проектлау эшләре 4 елдан соң гына башлана, ә һәйкәл билгеләнгән урынына 1965 елның 7 августында куела. Скульптуралар Ленинградның «Монумент-скульптура» заводында коелганнар. Һәйкәл астындагы бункерда милләтара дуслык музее ачу һәм стелалар эчендәге баскыч буенча менеп була торган өстән карау мәйданчыгын кору планнары тормышка ашмый кала[1].

2006 елда «Башкортстан Республикасында төзекләндерү елы» игълан ителү уңаеннан[2] һәйкәл һәм аның тирә-юне төзекләндерелә.

Ул Агыйдел елгасы буйлап йөзүчеләргә дә, күпер аша автобусларда үтүчеләргә дә мәһабәт булып күренеп тора.

Тасвирлама үзгәртү

 
Һәйкәл нигезендәге барельефлар (фрагмент). Бабурин Михаил Федорович эше.

Дуслык идеясе билгеләре булып алсу граниттан эшләнгән ике вертикаль стела тора. Әлеге стелалар кылыч шәкелендә эшләнеп, кылычлар саплары белән җиргә утыртылганнар. Стеланың биеклеге 35 м.

Һәйкәлнең дүрткырлы нигезендә, стелаларның ике ягында, бронзадан эшләнгән, бер-берсенә ярымборылып утырган ике хатын-кыз скульптурасы урнашкан. Россияне һәм Башкортстанны гәүдәләндерүче әлеге скульптураларның кулында тынычлык билгесе булган дәфнәдән үрелгән таҗлар. Монументта «1557 — 1957» дип еллар уелган, рус һәм башкорт телләрендә:

СЛАВА ВЕЛИКОЙ БРАТСКОЙ ДРУЖБЕ РУССКОГО И БАШКИРСКОГО НАРОДОВ
РУС ҺӘМ БАШҠОРТ ХАЛЫҠТАРЫНЫҢ БӨЙӨК ТУҒАНЛЫК ДУСЛЫҒЫНА ДАН

дип язылган. Монументтагы чуен барельефлар (барлыгы 40 сын) башкорт кабиләләре биләренең рус подданствосы алуы мизгелен, рус һәм башкорт эшчеләренең кул кысышуын, төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, фән һәм мәдәният символикасын гәүдәләнерә. Агыйдел елгасыннан һәйкәлнең нигезенә 100 тупсалы гранит баскыч алып менә. Һәйкәл нигезенең диаметры 13 м һәм биеклеге 6 м. Хатын-кыз сыннарын сынчы Бабуринның үз кызыннан (?-2007) һәм Гнесиннар институты инглиз теле укытучысы Зөһрә Моратовадан (?-2006) күчереп ясаганнар.


  Урал таулары басып торганда, Агыйдел сулары акканда, аналар балаларын күкрәк сөте белән имезгәндә — бергә сугышып коелган канга кызарган, уртак данга күмелгән дуслык һәм туганлык байрагына тугъры булырга киләчәк буынга васыять итәбез.
Мостай Кәрим. Һәйкәл ачу тантанасында сөйләгән нотыгыннан
 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү