Дуван районы татар авыллары

Дуван районы (баш. Салауат районы, рус. Дуванский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге Мәсәгуть авылы булып тора.

Дуван районы

Районда барлыгы 47 авыл бар, шуларның 2 татар авылы. Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган.

Татар авыллары — Өлкенде, Елантуп,[1] мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары (типтәрләр) күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.[2]

Өлкенде Дуван районы территориясендәге иң беренче мишәр авылы.[3] 1762, 1787, 1805 елгы килешүләр буенча морзалар һәм Дуван волостьлары башкортларыннан мәңгелеккә сатып алынган җирдә урнашкан. Башта Кызылъяр авылында яшәгәннәр, соңрак Кызылъяр дигән мишәрләр авылы урынын мордвалар сатып алган, бүгенге көндә ул Михайловка дип атала.[4]

Елантуп авылы Өлкенде авылыннан бүленеп чыгып барлыкка килгән, XX гасыр башыннан мөстәкыйль торак пункт була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  3. Улькунды | Генеалогия и архивы.
  4. Дыуан районы һәм Арый ауылы тарихы (башк.)