Дора Васильева

Дора Егоровна Васильева (19382018) ― совет һәм Россия әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы.[3]

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 12 декабрь 1938(1938-12-12)[1]
Туу урыны Вилюйск[2]
Үлем датасы 14 апрель 2018(2018-04-14)[1] (79 яшь)
Үлем урыны Якутск, Россия
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе филология
Әлма-матер Иркутск дәүләт университеты һәм Иркутск дәүләт университетының Педагогика институты[d]
Бүләкләр
Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре

Биография

үзгәртү

1938 елның 12 декабрендә Якут АССРның Вилюйск шәһәрендә туган.

1962 елда ул Иркутск педагогика институтының (хәзерге Иркутск дәүләт университетының педагогика институты) чит телләр факультетын тәмамлый. Аны тәмамлагач, ул карьерасын Якутск елга училищесында, аннары Покровская урта мәктәбендә (1962―1966) инглиз теле укытучысы булып башлый. Аннан соң, 1966―1968 елларда Якутск телевидение студиясе редакторы булып эшли. 1968―-1971 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалының Якутск бүлегенең аспиранты була.

1971 елдан Дора Егоровна фәнни эш белән шөгыльләнә: Россия фәннәр академиясенең Себер филиалының Гуманитар тикшеренүләр һәм төньякның азсанлы халыклары проблемалары институтында кече фәнни хезмәткәр (1971―1981), өлкән фәнни хезмәткәр (1985―1996), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1997―1999), баш фәнни хезмәткәр (2000―2008) һәм өлкән фәнни хезмәткәр (2008 елдан)[4], биредә ул гомеренең ахырына кадәр эшли.

1973 елда ул "Н. Г. Золотарев-Якутский иҗаты" темасы буенча кандидатлык, 1995 елда — "Якут әдәбиятында миллилек һәм гомумкешелек" темасына докторлык диссертацияләрен яклый.

Якутскида 2018 елның 14 апрелендә вафат була.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Саха Республикасының (Якутия) атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Россия Фәннәр Академиясенең Себер филиалы ветераны
  • Казакъстан Республикасының "Алаш" халыкара әдәби премиясе лауреаты[6]
  • Саха республикасы Чурапча улусы Кытанах наслегы Мактаулы ватандашы.[5]

Хезмәтләре

үзгәртү

Д. Г. Васильева ― якынча 300 гыйльми һәм фәнни-популяр мәкалә, берничә монография авторы. Вузлар өчен "Заманча якут прозасы" кулланмасы авторы, аның Казакъстан язучылары турында берничә йөз мәкаләсе бар.

Чыганаклары

үзгәртү
  • Кто есть кто в российском литературоведении: биобиблиографический словарь-справочник. ISBN 9785248005918.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү