Домодедово һава аланында шартлау (2011)
Домодедово һава аланында шартлау — 2011 елның 24 гыйнварында 16 сәгать 32 минутта Мәскәүнең Домодедово һава аланында булган шартлау.
Вакыйгалар дисбесе
үзгәртү- 16:32дә каршылаучылар булган залда шартлау. Һава аланы бинасы төтен белән капланган. Очышларның өлеше Шереметьево һава аланына күчерелә. Кимендә 35 кешенең вафат булуы хәбәр ителә. Барлыгы 130дан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган [1].
- РФ Тикшерү Комитеты «террор гамәле» дигән мәддә нигезендә җинаять эшен ачкан.
- Һава аланында эшләгән такси хезмәткәрләре бару бәясен 10-20 мең сумга күтәргән [2].
- Россия президенты Дмитрий Медведев Давоска сәфәреннән баш тарта.
- 23:00: Россия МЧСы мәгълүматларына караганда шартлаудан 180ннән күбрәк кеше зарар күрде.
- Туганнар турында белешү өчен «кайнар линия» ачылган.
- YouTube сайтында шартлауның видеоязмасы чыкты[3].
Халыкара реакция
үзгәртүАзәрбайҗан, Алмания, АКШ, Беларус, Болгария, Бөекбритания, Парагвай, Польша, Латвия, Сербия, Эстония, Украина, Франция, НАТО җитәкчеләре россиялеләр белән кайгы уртаклашуы турында белдерделәр, вакыйгага кискен тәнкыйтен белдерделәр.
Нәтиҗәләр
үзгәртүШартлаулар сәбәпле, Мәскәүдән Казанга барган очкычлар берникадәр соңга калып килгәннәр[4].
26 гыйнвар Россиядә яс көне дип игълан ителде. 25 гыйнварда исә ил университетлары Студентлар көнен билгеләүдән баш тарттылар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Домодедово»да шартлау: дистәләрчә кеше һәлак булды
- ↑ Таксисты взвинтили цены в "Домодедово" (рус.)
- ↑ В сети появилась видеозапись взрыва в "Домодедово" (рус.)
- ↑ “Домодедово” аэропортында һәлакәт булу сәбәпле, Казанга самолетлар соңга калып киләчәк, archived from the original on 2011-01-26, retrieved 2011-01-25