Доминикан Республикасында ислам

Доминикан Республикасында азчылык дине

Доминикан Республикасында ислам (исп. Islam en la República Dominicana, гарәп. الإسلام في جمهورية الدومينيكان‎) ― азчылык дине. Ил халкының (10,8 млн кеше, 2018 елга) 0,02 % ы ― мөселманнар. Илдә 2 мең мөселман бар, дип исәпләнә, шулар эченнән 15 % ы ислам динен кабул иткән җирле халык [1]. Илдә күпчелек (95 %) диндарлар – христианнар (57 % католиклар, 23 % протестантлар һ.б.), 2,2 % - башка диннәр (спиритизм, буддизм, бәһаи, кытай халык дине, ислам, яһүд дине һ. б.) тарафдарлары.

Доминикан Республикасында ислам
Дәүләт  Доминикан Җөмһүрияте
 Доминикан Республикасында ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында

Тарих үзгәртү

Кариб диңгезе бассейны һәм Латин Америкасының башка илләрендәге кебек үк, Доминикан Республикасында ислам тарихы 1502 елдан башлап Эспаньола утравына (хәзерге Гаити һәм Доминикан Республикасы) Африкадан коллар китерүдән башланган. Әлеге коллар бай һәм борынгы мәдәниятле төбәкләрдән китерелгән булган, әмма кырыс шартларда яшәү һәм көч куллану сәбәпле, акрынлап беренчел мәдәни үзенчәлекләрен һәм диннәрен онытырга мәҗбүр булалар.

Илнең мөселман халкы, нигездә, Ливан, Сирия, Фәлистыйн гарәпләре, шулай ук Һиндстан субконтинентыннан чыккан пакистанлыар һәм башка кешеләр хисабына арткан [2].

Доминикан Республикасы мөселманнары арасында суфичылык (Шазилия, Кадыйрия, Әләвия тарикатьләре) зур йогынтыга ия була бара [3][4].

XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Доминикан Республикасына Якын Көнчыгыштан күчеп килгән мөһаҗирләрнең күпчелеге – христианнар, азчылыгы – ислам дине тарафдарлары.

Доминика Ремспубликасында мөселманнар саны Һиндстан, Пакистан һәм Якын Көнчыгыштан бирегә укырга килгән студентлар һәм аларның гаиләләре исәбенә арта. Алар үз мәдәниятләре белән киләләр, шулай ук җирле мәдәнияткә йогынты ясыйлар.

Ислам оешмалары үзгәртү

Мөселманнар Ислам җирле оешмалары булдырганнар: Доминикан Республикасының ислам даирәсе (Círculo Islámico de República Dominicana) һәм Доминикан Республикасының ислам үзәге (Centro Islámico de la República Dominicana, Майамида урнашкан). Circulo Islamico бәяләвенчә, мөселманнар 4000 нән артык (иң соңгы статистик мәгълүматлар), шул исәптән ислам динен яңарак кабул иткән җирле халык саны шактый. Күптән түгел ислам динен яңарак кабул иткән җирле халык идарә итә торган тагын бер оешма – Доминикан Ислам оешмасы (Entidad Islámica Dominicana, EID) барлыкка килгән.

Мәчетләр үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Ән-Нур мәчетенең тышкы күренеше фотосурәте.
  Тышкы рәсемнәр
  Ән-Нур мәчетенең эчке күренеше фотосурәтләре.

Доминикан Республикасының ислам даирәсе (Círculo Islámico de República Dominicana) илнең башкаласы Санто-Доминго(ингл.) үзәгендә, Милли полиция сараеннан һәм Иберо-Америка университетыннан(ингл.) (UNIBE) җәяү биш минутта барырлык ераклыкта (Av. Francia 66, Santo Domingo 10201), шәһәрнең барлык районнарыннан мөселманнарга килергә җайлы урында, Доминикан Республикасында иң беренче мәчеткә – Ән-Нур мәчетенә (Mezquita Al-Noor) нигез салган. Círculo Islámico җир һәм бина хуҗасы белән 2,85 миллион песога аларны сатып алу турында килешү төзегән [5]. Акчаны Foutory исемле мөселман бирә [6]. Аннан бина мәчеткә әйләндерелә. Мәчетнең манарасы ак, гөмбәзе яшел төскә буялган. Мәчеттә көн саен биш вакыт намаз укыла һәм якшәмбе көннәрне хатын-кызлар һәм балалар өчен ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә. Мәчеттә бушлай медицина консультациясе үткәрелә, мәчетнең арткы өлешендә аерым бинада өлешчә бушлай дарулар алырга мөмкин булган Consulta Al-Fourory даруханәсе урнашкан [5]. Ән-Нур мәчете илдәге мөселман халкының төп өлешен ике бәйрәмдә – Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәрендә, шулай ук, җомга намазларына һәм биш вакыт намазга кабул итә.

Доминикан Республикасының Сан-Педро-де-Макорис(ингл.) янәшәсендәге Лос-Льяноста тагын бер мәчет бар. Әлеге мәчетнең имамы — ислам динен яңараак кабул иткән Доминикан кешесе. Лос-Льянос Ән-Нур мәчетеннән автомобильдә 30 минутта барып җитәрлек ераклыкта урнашкан.

Мусала Әл-Хидайя (Musalla Al-Hidayya) Сантьяго шәһәрендә(ингл.) җамиг мәчете хезмәтен күрсәтә, Мусала Ән-Нәбәви (Musalah Al-Nabawi) илнең көнчыгышында Ла-Альтаграсия провинциясе Пунта-Кана районы(ингл.) Баваро туристлык секторында җирле һәм чит ил мөселманнарына хезмәт күрсәтә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Dominika Giat Berdakwah. Republika Online, 30.01.2018
  2. Michael A. Gomez, Black Crescent: The Experience and Legacy of African Muslims in the Americas, New York University Press
  3. The website of EID http://entidadislamicadominicana.webs.com 2012 елның 26 апрель көнендә архивланган.
  4. The website of the Al Zawiya Alawiya Husayni Ninowiya http://www.wix.com/eidpersonal/alawihusaynininowidominicana(үле сылтама)
  5. 5,0 5,1 ISLAM and MUSLIMS IN DOMINICAN REPUBLIC. әлеге чыганактан 2021-09-03 архивланды. 2022-01-10 тикшерелгән.
  6. Kisah Masjid Pertama di Dominika (The story of the First Mosque in the Dominican republic)