Дмитрий Константинович Фаддеев (1907 елның 17 июне, Юхнов, Смоленск губернасы1989 елның 20 октябре, Ленинград) — совет математигы, ССРБ Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты (1964), профессор. ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты.

Дмитрий Фаддеев
Туган телдә исем рус. Дмитрий Константинович Фаддеев
Туган 17 (30) июнь 1907[1]
Юхнов, Россия империясе[2]
Үлгән 30 октябрь 1989(1989-10-30)[3][4] (82 яшь)
Санкт-Петербург, СССР
Күмү урыны Комарово бистә зираты[d][5]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты[6][3] һәм Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d][3]
Һөнәре математик, профессор
Эш бирүче Санкт-Петербургское отделение Математического института им. В. А. Стеклова РАН[d][3], Санкт-Петербург дәүләт университеты[3] һәм Всероссийский научно-исследовательский институт метрологии имени Д. И. Менделеева[d][7]
Җефет Фаддеева, Вера Николаевна[d][3]
Балалар Людвиг Дмитриевич Фаддеев[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d][6][3] (1935)

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Фаддеев Ленинград университетын (ЛДУ) 1928 елда тәмамлый, 1944 елдан — ЛДУ профессоры. 1920 еллар уртасында ЛДУда уку белән параллель рәвештә Ленинград консерваториясенең (курсны тәмамламаган) композиторлар бүлегендә дә укый. 1934 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең математика институтында, 1940 елдан — ССРБ ФА В. А. Стеклов исемендәге Ленинград математика институтында эшли, алгебра лабораториясе мөдире була. 1952—1954 елларда ЛДУ математика-механика факультеты деканы була. Озак вакытлар алгебра кафедрасы белән җитәкчелек итә, аннары ЛДУның математика-механика факультетының математика бүлеген җитәкли.

Төп хезмәтләре сан теориясе, алгебра, төркемнәрдә гомология теориясе, исәпләү математикасына багышланган. Алгебрада аның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — Галуаның кире бурычын тикшерү буенча эш (Галуаның әлеге төркеме белән бирелгән төп кыр өстендә алгебраик киңлекләрне эзләү). Шулай ук гомологик алгебра өлкәсендә берничә мөһим нәтиҗәләргә ирешә. Якынайтылган һәм санлы методлар өлкәсендә галимнең күпчелек эшләре сызыклы алгебраның гамәли бурычларына карый. Ул шулай ук ​​функция теориясе һәм ихтималлык теориясе буенча тикшеренүләре белән танылган.

Барлыгы 100дән артык эш бастыра, алар арасында популяр монографияләр һәм уку әсбаплары, шул исәптән берничә тапкыр яңадан басылып чыккан «Югары алгебра буенча бурычлар җыентыгы» (И. С. Соминский белән берлектә язылган). Аның күп кенә китаплары чит илләргә тәрҗемә ителгән.

Зур фәнни мәктәп булдыра, 1930 нчы еллардан мәктәп математик олимпиадаларын оештыра һәм үткәрә. 45 нче номерлы мәктәп-интернатка (хәзер Санкт-Петербург дәүләт университетының Д. К. Фадеев исемендәге Академия гимназиясе) нигез салучыларның берсе. 1965 елның февраленнән — мәктәпнең фәнни кураторы, аннары мәктәп советы әгъзасы[8].

Гаилә үзгәртү

  • Хатыны (1930 елдан) — математик Вера Николаевна Фаддеева (1906—1983).
    • кызы Мария (06.10.1931 елда туган) — химик,
    • уллары Людвиг (23.03.1934 — 26.02.2017) һәм Михаил (28.06.1937 — 30.9.1992) — математиклар. Бетховен хөрмәтенә улына Людвиг дип исемен куша[9].

Икенче никахта Марианна Леонидовна Георгка өйләнгән (аның беренче ире ССРБ Фәннәр академиясе академигы А. Д. Александров була)[10].

Беренче хатыны янәшәсендә Комаров зиратына җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

  • Д. К. Фадеев исемендәге шәһәр алгебраика семинары (РФА В. А. Стеклов исемендәге Математика институтының Санкт-Петербург бүлеге).
  • Исеме СПбДУ Академик гимназиясенә бирелә.

Иншалар үзгәртү

  • Теория иррациональностей третьей степени. — Тр. Матем. ин-та им. В. А. Стеклова, 11, 1940, М.: Изд-во АН СССР, 340 с. (совместно с Б. Н. Делоне);
  • Теория гомологий в группах. I—II (совместно с З. И. Боревичем). Вестник ЛГУ. Сер. математики, механики и астрономии, 1956, т. 7, вып. 2, с. 3—39; 1959, т. 7, вып. 2, с. 72—87;
  • Таблицы основных унитарных представлений фёдоровских групп. — Тр. МИАН СССР, М.—Л., 56, 1961, 176 с.;
  • Вычислительные методы линейной алгебры. — 2 изд. — М.—Л., 1963 (совместно с В. Н. Фаддеевой);
  • Сборник задач по высшей алгебре. — 11-е изд., — М.: Наука, 1977. — 288 с. (совместно с И.С. Соминским);
  • Лекции по алгебре. — М.: Наука, 1984.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.mi-ras.ru/index.php?c=inmemoriapage&id=21745
  2. 2,0 2,1 Фаддеев Дмитрий Константинович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  4. http://www.mathnet.ru/php/archive.phtml?wshow=paper&jrnid=vmj&paperid=49
  5. 5,0 5,1 Find A Grave — 1996.
  6. 6,0 6,1 математика гаиләбелеме — 1997.
  7. http://www.mathnet.ru/php/archive.phtml?wshow=paper&jrnid=zvmmf&paperid=257
  8. История 45-го интерната. әлеге чыганактан 2017-09-22 архивланды.
  9. Мемориальный Интернет-сайт Л. Д. Фаддеева
  10. Матмех ЛГУ — СПбГУ от истоков до дней недавних. Дополнительные главы: Сборник материалов. — СПб., 2015. — С. 10

Сылтамалар үзгәртү