Дмитрий Ильич Гордон (укр. Дмитро Ілліч Гордон; 1967 елның 21 октябре, Киев) — совет һәм Украин журналисты, «Дмитрий Гордонда кунакта» программасын алып баручы (1996 елдан), «Гордон бульвары» газетасы баш мөхәррире (1995—2019), «ГОРДОН» интернет-басмасына нигез салучы. «Дмитрий Гордон» һәм «Гордонда кунакта»YouTube каналларында миллионнан артык абунәчеләр саны арткан өчен ике «YouTube алтын төймә» иясе[1]. Киев шәһәр советы депутаты (2014—2016).

Дмитрий Гордон
Туган телдә исем укр. Дмитро Ілліч Гордон
Туган 21 октябрь 1967(1967-10-21) (56 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер Киев милли төзелеш һәм архитектура университеты[d]
Һөнәре журналист, алыпбаручы, язучы, мөхәррир, телеалыпбаручы, сәясәтче, баш мөхәррир, җырчы, телепродюсер, ютубчы, эшкуар
Җефет Алеся Бацман[d]

 Дмитрий Гордон Викиҗыентыкта

Журналист карьерасы өчен Гордон танылган сәясәтчеләр, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, режиссёрлар, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар һ. б. белән 1000 нән артык интервью яздырган[2].

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Гордон 1967 елның 21 октябрендә Киевта яһүд гаиләсендә туа[3]. Әтисе — Илья Яковлевич Гордон (1936 елның 7 декабре) — инженер-төзүче[4], әнисе — Мина Давидовна Гордон (1939 елның 10 апреле — 2018 елның 31 мае[5]) — инженер-икътисадчы. Дмитрий гаиләдә бердәнбер бала була[6].

Киевның 205 нче һәм 194 нче мәктәпләрендә укыган. Гордон сүзләренчә, өченче сыйныфта укытучы үтенече буенча дәресләр алып барган[7]. Мәктәпне 15 яшендә тәмамлаган, чөнки алтынчы сыйныфта укымаган: программаны экстерн белән тапшырган[8].

1983 елда Киев инженер-төзелеш институтының СГТ («Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше») факультетына укырга керә. Гордонның истәлекләренә караганда, биш ел уку дәвере авыр булган, чөнки ул үз эше белән шөгыльләнмәгән[9].

Өченче курсны тәмамлагач, армиягә алына һәм ике ел хезмәт итә[10]: башта Түбән Новгород өлкәсенең Медведь бистәсендә урнашкан уку-укыту бүлегендә, (аннан кече сержант булып чыга) аннан Ленинград янында, Луга шәһәре тирәсендә, оператив-тактик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә.

Армиядән СБКФ әгъзаларына кандидат булып килгән, әмма СБКФнән канәгатьсезләнеп, партиягә керүдән баш тарткан[11].

Карьера үзгәртү

Институтның икенче курсында әйдәп баручы Киев газеталарына мәкаләләр яза башлый. Беренче интервьюны 1984 елда үзенең кумиры — Киев «Динамо»сы һәм ССРБ җыелма командасы ярымсакчысы Леонид Буряктан ала; ул Ворошиловградның «Молодогвардіўць» басмасында басылып чыккан. Киев матбугатында беренче басмасы совет һәм Украина форварды Игорь Беланов белән «Комсомольское знамя» газетасына интервью була[12]. Институтта укыган вакытта «Вечерний Киев», «Комсомольское знамя», «Молодь України», «Спортивна газета», «Радянська Україна», «Правда Украины», «Рабочая газета», «Прапор комунізму», «Молода гвардія» кебек Украина газеталарында басылып чыккан. Шулай ук «Комсомольская правда» белән дә хезмәттәшлек иткән. Институтны тәмамлагач, «Вечерний Киев» газетасы редакциясенә бүленеш ала.

«Вечерний Киев»та Гордон 1992 елга кадәр эшли, аннары «Киевские ведомости»га, ә аннан соң «Всеукраинские ведомости»га күчә.

1995 елның июненнән Украина территориясендә һәм күпмедер вакыт АКШка «Бульвар» (2005 елдан — «Гордон бульвары») үз газетасын нәшер итә башлый. 2019 елда Гордон газетаның баш мөхәррире вазыйфасыннан китеп, аны «Мега-пресс групп» ҖЧҖ нәшриятына тапшыра[13].

1996 елдан «Первый национальный» телеканалында «Дмитрий Гордонда кунакта» дигән телеинтервьюлар чыга башлыйлар. Украинаның танылган шагыйре Юрий Рыбчинский программаның беренче кунагы була[14]. Программа 2008 елда ябыла[15], ә 2010 елда президент сайлауларыннан соң яңадан ачыла[16]. 2015 елда стилистик каршылыклар аркасында җитәкчелек карары белән ябыла. Шулай ук программа Tonis, «Киев» ТРК һәм «Центральный канал» телеканалларында чыктыкан.

2013 елның ноябрь ахырында «ГОРДОН» интернет-басмасына старт бирә. Проект, Украинаның евроинтеграциясе процессының туктатылуы һәм Киевтагы Аурупа мәйданында массакүләм протестлар башлануы сәбәпле, вакытыннан алда җибәрелә.

2017 елның февралендә «112 Украина» телеканалында журналистының «ГОРДОН» автор проекты старт ала[17]. Турыдан-туры эфирлар «Дмитрий Гордонда кунакта» программасының «Алтын коллекция»сеннән чыгарылышлар белән чиратлашып барган. 2019 елның мартында Гордон «112 Украина» белән, Россия Президенты Владимир Путин кодасы һәм Украинада «рус дөньясы» идеологы Виктор Медведчук телеканалга йогынтысы аркасында, хезмәттәшлекне туктату турында хәбәр итә. Алга таба чакырылган комментатор сыйфатында «1+1», «Киев», «НАШ», «ZIK» һәм «Украина-24» телеканалларында пәйда була.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Гордон Украинада иң популяр блогерлар рейтингын җитәкли[18]. АКШ халыкара үсеш агентлыгы (USAID) ярдәмендә Internews халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмасы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, респондентларның 18% Гордон социаль челтәрләрен укый яки карый, дип җавап биргән. Икенче урынны Россия журналисты Юрий Дудь (11 %), өченче урынны Украин телевидениесе алып баручысы һәм волонтер Сергей Притула (10%) алган.

Сәясәт үзгәртү

2014 елның маенда Гордон, үз-үзен тәкъдим итүче буларак, Киев шәһәр советы депутатларына 38 нче сайлау округы буенча үз кандидатурасын тәкъдим итә һәм сайлауларда җиңә[19]. 2015 елның октябрендә шул ук округта яңадан сайлана.

2016 елның 10 ноябрендә Гордон үз теләге белән Киев шәһәр советы депутаты вәкаләтләрен туктата[20].

2014 елда Киевта 220 нче номерлы бер мандатлы сайлау округында үз-үзен тәкъдим итүче буларак Югары Радага үз кандидатурасын тәкъдим итә. 25,29% тавыш белән икенче урынны ала[21].

2019 елгы президент сайлаулары барышында Петр Порошенкога каршы чыгыш ясаган, беренче турда Игорь Смешконы, икенчесендә — Владимир Зеленскийны хуплаган.

2019 елда вакытыннан алда парламент сайлаулары вакытында Гордон «Көч һәм намус» катнаш партия штабын җитәкләгән[22]. Партия кирәкле биш процент киртәне узмаган (3,82 процент тавыш җыйган).

Интернет-мемнар үзгәртү

Гордон укрнетта һәм рунетта берничә танылган мем авторы булып тора. Аларның берсе «Мин синең бугаз төенен өзәрмен, әнчек» («Я тебе кадык вырву, сука») дигән гыйбарәгә кагыла. Аны журналист 2019 елның мартында «Азатлык» партиясе вәкилләре белән ачык конфликт вакытында әйткән[23]. Гордон сүзләренә караганда, әлеге гыйбарәдән соң күпләр бугаз төенен ничек өзәргә дип сорый башлаган, һәм ул бу темага махсус видео язган[24].

2020 елның декабрендә Россия бизнесмены Михаил Ходорковский белән интервью вакытында журналист әңгәмәдәшеннән 10 еллык төрмәдә утырганда нинди шартларда булуын сораган. Бу диалог йөзләгән мемнар һәм фотожабалар барлыкка килүгә сәбәп була[25]:

Дмитрий Гордон: В каких условиях вы сидели?

Михаил Ходорковский: Барак.

Дмитрий Гордон: Обама…

Михаил Ходорковский: Ну типа…

Җинаять эше үзгәртү

2022 елның 21 мартында Россия хәрбиләренә һөҗүм итәргә һәм Россиягә каршы атом-төш коралы кулланып сугыш ачарга өндәмәләр өчен Россия Тикшерү комитеты Дмитрий Гордонга каршы өч җинаять эше кузгаткан: РФ ҖК 354 статьясындагы 2 нче өлеше, РФ ҖК 282 статьясындагы «б» пунктының 2 нче өлеше һәм РФ ҖК 207.3 статьясындагы «а» пунктының 2 нче өлеше.

Иҗат үзгәртү

2009 елда Гордон совет физигы Лев Ландау тормышы турында Россия режиссёры Илья Хржановскийның «Дау» фильмында эпизодик рольдә төшә. Журналист Кызыл Армия бригада командирын уйнаган.

100 гә якын җыр язган, 7 альбом чыгарган һәм 8 клип төшергән (Валерий Леонтьев, Александр Розенбаум, Тамара Гвердцители, Наталья Могилевская, Наталья Бучинская белән).

Дискография үзгәртү

  • 2006 — «А ми удвох»;
  • 2006 — «Впёрше»;
  • 2006 — «Я улыбаюсь тебе»;
  • 2006 — «Маета»;
  • 2006 — «Чужая жена»;
  • 2012 — «Всё ещё впереди»;
  • 2014 — «Река надежды».

Гаилә үзгәртү

Улы Ростислав[26] (беренче хатыны Натальядан, 1992) — Киев халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.

Улы Дмитрий (Златадан, 1995) — композитор, Бостонда Беркли музыка көллиятен тәмамлаган. Яшүсмерләр категориясендә берләштерелгән көрәш буенча дүрт тапкыр Аурупа чемпионы.

Икенче хатыны — Елена Сербина. Кызы Елизавета (1999), улы Лев (2001).

Өченче хатыны (2011 елдан) — Алеся Бацман (1984 елның 3 октябре), журналист, «Шустер live» программасының элеккеге мөхәррире, 2013 елдан — «ГОРДОН» иҗтимагый-сәяси басмасы баш мөхәррире. Гордон сүзләренчә, Алесяга тәкъдимне Александр Розенбаумның киңәшеннән соң ясаган.

Кызлары Санта (2012), Алисә (2016), Лиана (2019).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. YouTube сайтында Гордон продемонстрировал две Золотые кнопки ютуба
  2. Гордон: Большая часть выдающихся людей на поверку оказались психами, алкоголиками или наркоманами
  3. Дмитрий Гордон о том, кем он себя считает, - евреем или украинцем.
  4. Юнаков О. Архитектор Иосиф Каракис. — Нью-Йорк: Алмаз, 2016. — 544 с. — ISBN 978-1-68082-000-3.
  5. Дмитрий Гордон рассказал о горе в семье. «Апостроф» (2018-06-01).
  6. Пишет и показывает Дмитрий Гордон., archived from the original on 2013-01-03, retrieved 2022-05-05 
  7. YouTube сайтында Гордон: Школу я закончил в 15 лет
  8. Гордон Дмитрий Ильич. Персоны lb.ua.
  9. YouTube сайтында Гордон о своей учёбе в институте, о том, что будет с Донбассом и чему научился у Кашпировского
  10. Гордон о своей службе в армии
  11. Гордон о том, почему не вступил в Компартию и об открытом архиве КГБ СССР в Киеве
  12. «Це не мої команди, у яких грають легіонери. Я розумію, навіщо вони тут» . 2013 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  13. Гордон оставил пост главреда газеты "Бульвар Гордона" и стал главой наблюдательного совета сайта "ГОРДОН" (рус.) (2019-12-24).
  14. YouTube сайтында Юрий Рыбчинский. "В гостях у Дмитрия Гордона" (1996)
  15. Отар Довженко. Нічого особистого (укр.) (2008-06-27).
  16. Дмитро Гордон повертається на Перший національний (укр.) (2010-04-22).
  17. Програма «Гордон» стартує на «112 Україна» 25 лютого. detector.media.
  18. Джура, Марина. Гордон, Дудь и Притула возглавили рейтинг самых популярных блогеров в Украине: кто в 20-тке (рус.) (2021-11-17).
  19. Киевский теризбирком установил победителей в 16-ти из 60-ти округов
  20. Гордон добровольно сложил полномочия депутата Киевсовета // «ГОРДОН», 10.11.2016
  21. Одномандатный избирательный округ № 220 (м. Київ). Результаты голосования
  22. Гордон возглавил предвыборный штаб одной из партий (рус.) (2019-05-31).
  23. Главред. "Я тебе кадык вырву, с*ка": Гордон после скандала с Фарион жёстко ответил на угрозы (рус.) (2019-03-19).
  24. YouTube сайтында Гордон показывает, как правильно вырвать кадык
  25. Один скажет: «Барак». Миллионы ответят: «Обама». Лучшие мемы об интервью Гордона с Ходорковским
  26. Каспарова, Юлия. Дмитрий Гордон впервые признался, кто был его первой женой (рус.) (2021-11-21).

Сылтамалар үзгәртү