Дилма Вана Русеф[13] (Роуссефф[14]) (порт. Dilma Vana Rousseff, МФА [ˈdʒiwmɐ ʁuˈsɛf]; 14 декабрь 1947, Белу-Оризонти) — сәясәтче, 2011 елның 1 гыйнварыннан алып Бразилия Федератив Республикасы президенты, сул Эшчеләр фиркасе әгъзасе.

порт. Dilma Vana Rousseff
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2][3]
Ватандашлык  Бразилия
Тугандагы исем порт.-браз. Dilma Vana Rousseff
Туу датасы 14 декабрь 1947(1947-12-14)[4][5][6][…] (76 яшь)
Туу урыны Белу-Оризонти, Бразилия[7]
Ата Педро Русеф[d]
Ана Дилма Жане Коимбра Силва[d]
Кардәш Igor Rousseff[d]
Ире яки хатыны Cláudio Linhares[d] һәм Carlos Araújo[d]
Балалар Paula Rousseff[d]
Туган тел португал теле
Һөнәр төре икътисадчы
Башкарган вазыйфа Бразилия президенты[d][8], President-elect of Brazil[d] һәм President-elect of Brazil[d]
Әлма-матер Федеральный университет Риу-Гранди-ду-Сул[d] һәм Кампинасский государственный университет[d]
Активлык урыны Бразилиа
Строка принадлежности Office of the President of Brazil[3]
Сәяси фирка әгъзасы Партия трудящихся[d]
Намзәт булган сайлаулар Brazilian presidential election, 2014[d] һәм Президентские выборы в Бразилии[d]
Катнашучы International endorsement letter to the people of Barcelona in support of Ada Colau[d], Dialogue for Catalonia[d] һәм World Economic Forum Annual Meeting 2014[d][3]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт dilma.com.br(порт.)
Болеет за команду Атлетику Минейру (футбол клубы)[11]
Способ бесчеловечного обращения пытка[d][12]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 6 716 521
 Дилма Русеф Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Дилма ата-анасы, абыйсы һәм апасы белән

Дилма болгар эмигранты Петр Русев (болг. Петър Стефанов Русев) гаиләсендә туа. Аның атасы, Болгар коммунистлар партиясенең актив әгъзасы буларак сәяси эзәрлекләүләрдән 1929 елда Болгариядан эмиграцияга качырга мәҗбүр була, бераз вакыт Франциядә яши — биредә фамилиясен Rousseff дип яза башлый. Аннары Аргентинага күченә һәм берничә ел үткәч Бразилияга күчә, монда Дилма Жана Коимбра Силва белән никахлаша. Аларның өч баласы була: Игорь, Дилма Вана һәм Жана Лусиа.

1964 елда хәрби алмашыну барышында президент Жуан Гуаларт хакимияттән куылганнан соң Дилма сәясәт белән актив кызыксына башлый. 1967 елда Бразилия социалистик фиркасенең яшьләр оешмасы, ә аннары аның радикаль фиркәсе — «Милли коткару командасы» составына керә. Бу фирка илдәге хәрби диктатурага каршы кораллы көрәш идеяләрен яклап чыга. Берничә еллап Дилма яшерен кораллы оешмалар составында була, әммә туры хәрби хәрәкәттә катнашмый[15].

1970 елда Русеф кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Биредә аны тукмаганнар һәм электрошок белән җәзага тарттырганнар.

1972 елның азагында Дилма Русеф зинданнан зәгыйфь һәм авыру булып чыга. Аякка басканнан соң ул яңадан Бразилиянең көньягындагы Риу-Гранде-ду-Сул штатында укуын дәвам итә. Монда аның икенче ире — яшерен революцион җитәкчеләрнең берсе Карлос Араужо төрмәдә утыра һәм 1973 елда иреккә чыга, аларның 1976 елда кызлары туа. 1977 елда Дилма Русеф икътисад һөнәре буенча бакалавр дипломы белән Риу-Гранди-ду-Сул федераль университетын тәмамлый.

1980 нче елларда кандидатлык эшен яза башлый, әммә аны язып бетерми. Бу вакытта Дилма Русеф яңадан «сул» оешмалар белән мөнәсәбәтен кайтара, һәм Демократик эшчеләр фиркасенең киңәшчесе булып китә[16].

1980 нче еллар азагында Порту-Алегри шәһәре хакимиятендә эшли. 1990 елларда дәүләт карамагында булмаган Икътисад һәм статистика фондын (порт. Fundação de Economia e Estatística) җитәкли һәм Риу-Гранди-ду-Сул штатыннан Энергетика министрлыгында эшли.

 
Дилма Вана Русеф

Озак еллар дәвамында Демократик эшчеләр партиясендә әгъза булганнан соң Дилма Русеф 1990 нчы еллар азагында радикаль карашлы булган Эшчеләр фиркасена күчә. 2002 елда президентка кандидатлыкка булган Луис Инасиу Лула да Силваны яклап сайлаулар кампаниясендә катнаша һәм ул президент итеп сайлангач 2003 елның гыйнварында Дилма Русеф энергетика министры итеп билгеләнә. 2005 елның 21 июннән алып Бразилия президенты хакимияте башлыгы була.

2010 елда Бразилия президентына кандидат була һәм сайлаулар кампаниясе барышында аграр һәм сәяси реформалар үткәрү өчен чыгыш ясый, раса квоталарын, ирекле дин тотуны һәм бер җенесле граждан союзларын яклый, үлем җазасына һәм җиңел наркотикларны легализацияләүгә каршы була.

2010 елның 3 октябрендә үткән президент сайлауларының берене турында Дилма Русеф 47,5 миллионнан артык (46,9 %) тавыш җыеп икенче турга чыга, биредә аңа Бразилия социал-демократик партиясеннән кандидат Жозе Серра көндәш була. Икенче тур нәтиҗәләре буенча Русеф 56 % тавыш җыеп Бразилиянең президенты итеп сайлана һәм ил тарихында бу вазифаны үтәгән беренче хатын-кыз була[17].

2014 елда тагын президентка кандидатурасын тәгъдим итә. 2014 елның 5 октябрендә үткән беренче турда 41,6 % тавыш җыеп икенче турга үтә, биредә аның көндәше булып Бразилия социал-демократик партиясеннән кандидат Аэсио Невес була. Икенче турда Дилма Русеф 51,6 % тавыш җыеп янә президент итеп сайлана.

Шәхси тормышы үзгәртү

Дилма ике тапкыр кияүдә була, хәзер аерылышкан. Икенче никахтан кызы бар.

2009 елда Дилма Русеф яман шеш авыруыннан дәвалана.

Русеф инглиз, француз һәм испан телләрендә ирекле сөйләшә[17].

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #160304341 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. http://www.bbc.co.uk/news/world-latin-america-11662623
  3. 3,0 3,1 3,2 Davos 2014 Participant List
  4. Wallenfeldt J., Ray M. Encyclopædia Britannica
  5. Брокгауз энциклопедиясе
  6. Munzinger Personen
  7. Deutsche Nationalbibliothek Record #1025989244 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  8. https://web.archive.org/web/20160831175437/https://www.theguardian.com/world/2016/aug/31/dilma-rousseff-impeached-president-brazilian-senate-michel-temer
  9. https://web.archive.org/web/20201226124625/https://www.boe.es/boe/dias/2012/11/19/pdfs/BOE-A-2012-14221.pdf
  10. https://cde.gestion2.e3.pe/doc/0/0/1/5/2/152563.pdf
  11. https://www.mg.superesportes.com.br/app/noticias/futebol/atletico-mg/2013/07/25/noticia_atletico_mg,257637/atleticana-presidente-dilma-rousseff-parabeniza-galo-por-titulo-da-libertadores.shtml
  12. https://www.em.com.br/app/noticia/politica/2012/06/17/interna_politica,300586/documentos-revelam-detalhes-da-tortura-sofrida-por-dilma-em-minas-na-ditadura.shtml
  13. Практик транскрипцияға ярашлы, исеменең дөрөҫ варианты булып Дилма Вана Росеф, әммә шуны иҫәпкә алыр кәрәк: сит ил исемдәре һәм атамалары йыш ҡына сығанаҡ теле ҡағиҙәләре буйынса бирелә (ҡар. Ермолович Д. И. Португальский язык // Имена собственные на стыке языков и культур. — М.: Р.Валент, 2001. — С. 169.), фактик бразилия әйтеүенә Джиума Хусеф варианты яҡыныраҡ (ҡар. Гиляревский Р. С., Старостин Б. А. Португальский язык // Иностранные имена и названия в русском тексте: Справочник. — М.: Высшая школа, 1985. — С. 195—196.).
  14. Был транслитерацион вариант йыш ҡына киң мәғлүмәт сараларында осрай, фамилияны яҙыуҙың башҡа ла варианттары бар — Руссефф, Руссеф һәм Русефф 2010 елның 6 октябрь көнендә архивланган..
  15. FACTBOX-Brazil's leading presidential candidates (ингл.), Reuters (03.10.2010).
  16. От террористки до президента Бразилии, archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2021-05-06 
  17. 17,0 17,1 Дилма от Лулы. // The New Times, 8.11.2010
  18. Real Decreto 1570/2012, de 15 de noviembre, por el que se concede el Collar de la Orden de Isabel la Católica a Su Excelencia señora Dilma Rousseff, Presidenta de la República Federativa de Brasil. (исп.)

Әдәбият үзгәртү

  • Окунева Л. С. Дилма Русеф — первая женщина-президент в истории Бразилии // Латинская Америка. 2011. № 1. С. 27-40.

Сылтамалар үзгәртү

 2014 елның 31 август көнендә архивланган.
 2010 елның 6 октябрь көнендә архивланган.