Диенг гыйбадәтханәләре

Диенг гыйбадәтханәләре ул  Индонезиядә, Үзәк Явада, Вонособо янында, Диенг Платосында VII һәм/яки VIII гасыр Индуизм Индонезия Чандисы.[1] Бу биналар Калингга Патшалыгы вакытыннан килеп чыккан.[2]:79,90  Плато сигез кечкенә Һинд дине гыйбадәтханәсе өчен йорт булып тора, алар Явада төзелгән иң борынгы сакланып калган дини корылмалар һәм Индонезиядә иң иртә Һинд дине гыйбадәтханәләре. Гыйбадәтханәләрдә  Һиндстан Һинд  дине архитектурасының күп хасиятләре бар.[3]

Диенг гыйбадәтханәләре, Арджуна гыйбадәтханәсе иң якыны.
Семар гыйбадәтханәсе.

Гыйбадәтханәләрнең чын исеме, тарихы һәм гыйбадәтханәләрне төзү өчен җаваплы патшаның тарихы мәгълүм түгел. Моның сәбәбе мәгълүматның һәм гыйбадәтханәләр төзелеше турында язмаларның аз булуы. Асаба Ява халкы һәрбер гыйбадәтханәне биредәге Ваянг персонажлары хөрмәтенә атаган, күбесе Махабхарата эпосыннан алынган.

Якындагы Кайласа музеенда гыйбадәтханәләрдән алынган күп сынчылык әсәрләре бар.

Тарихы үзгәртү

 
Чанди Пунтадэва
 
Чанди Гатокача

Алар кайчан төзелгәне мәгълүм түгел һәм фараз ителгәнчә безнең эраның  7-енче гасырыннан 8-енче гасырына кадәр; алар Үзәк Явада торучы иң борынгы таш корылмалар.[4][5]  Аларның саны башта 400 булган дип уйланыла, әмма 19-ынчы гасырда биредәге фермерлар күл корытылганнан соң ташларны алып куйгача бары тик сигезе генә калган.[4] Ява гыйбадәтханәсе архитектура стильләрен өйрәнеп, археологлар Диенг гыйбадәтханәләрен Гедонг Сонго гыйбадәтханәләре белән беррәттән Төньяк Үзәк Ява стиленда төркемләгәннәр, һәм берникадәр дәрәҗәдә шулай ук Көнчыгыш Ява Бадут гыйбадәтханәсен һәм Көнбатыш Ява Чангкуанг һәм Боджонгменджегыйбадәтханәсен кертеп һәм бу гыйбадәтханәләрнең барысы да 7-енче гасырдан алып 8-енче гасырга кадәр төзелгәннәр дип фараз иткәннәр. Диенгта Арджуна гыйбадәтханәсендә табылган язма шул ук периодта төзелгән булганнар, 7-енче гасырдан алып 8-енче гасырга кадәр диапазонда.

Диенгта Арджуна гыйбадәтханәсе янында табылган язма безнең эраның 808-809 елы белән даталана, ул борынгы Ява язмасының иң борынгы сакланып калган үрнәге, ул Диенг гыйбадәтханәсендә даими 7-енче гасыр уртасыннан 9-ынчы гасыр башына кадәр яшәгәннәр икәнен ачыклый.[6]

Диенг гыйбадәтханәләре 1814 елда монда зиярәт кылган Британия солдаты тарафыннан янә ачылган булган ул күл уртасында гыйбадәтханәләр хәрабәләрен күргән. Ул вакытта Арджуна кластеры тирәли тигезлек су белән тулган булган һәм кечкенә күл формалаштырган. 1856 елда Исидор ван Кинсберген гыйбадәтханәләрне өйрәнү өчен күлне киптереп караган. Голландия Көнчыгыш Индияләр Хөкүмәте янә төзекләндерү проектын 1864 елда дәвам иткән, аннан соң дәвам итеп [[Исидор ван Кинсберген]] өйрәнү ясаган һәм фотографияләр төшергән.  Гыйбадәтханәләр хәзер Һинду эпосы Махабхарата каһарманнары хөрмәтенә аталган дип ышаныла.[7]

Гыйбадәтханә планы үзгәртү

Гыйбадәтханәләр өч төркем итеп кластерланган: Арджуна, Дваравати һәм Гатокача кластерлары, шул ук вакытта Бима гыйбадәтханәсе аерым бердәнбер гыйбадәтханә итеп төзелгән булган.

Арджуна кластеры үзгәртү

Арджуна гыйбадәтханәсе тирәли төп гыйбадәтханәләре планы булып таулар һәм калкулыклар белән уратылган тигезлек тора. Арджун кластеры Диенг платосының үзәк даирәсендә урнашкан ул төньяк-көньяк юнәлешендә сызык буенча сузылган дүрт гыйбадәтханәләрдән тора. Арджуна гыйбадәтханәсе төньяк очта урнашкан, шуннан соң көньякка Шриканди, Пунтадэва һәм Сембадра гыйбадәтханәсе. Арджуна гыйбадәтханәсе алдында Семар гыйбадәтханәсе. Бу кластерда дүрт гыйбадәтханә көнбатышка таба юнәлгән, Семар гыйбадәтханәсеннән тыш, ул Арджуна гыйбадәтханәсенә каршы көнчыгышка таба юнәлгән. Гыйбадәтханә планы Диенг даирәсендә кластерланган башка гыйбадәтахнә төркеменә караганда иң җимерелмәгән булып тора.

 

  • Арджуна гыйбадәтханәсе Башка гыйбадәтханәләргә караганда Арджуна гыйбадәтханәсе иң

сакланып калганы, аның түбә секциясе тулаем төзекләндерелгән. 19-ынчы гасыр фотографияләрендә түбә катларының җимерелгәне күренә.

  • Семар гыйбадәтханәсе
  • Шрикарнди гыйбадәтханәсе
  • Пунтадэва гыйбадәтханәсе
  • Сембадра гыйбадәтханәсе

 

Гатоткача кластеры үзгәртү

Гатоткача төркеме шулай ук биш гыйбадәтханәдән тора; Гатоткача, Сетьяки, Накула, Садэва һәм Гаренг гыйбадәтханәләре. Хәзер бары тик Гатоткача гыйбадәтханәсе генә сакланып калган, башка дүрт гыйбадәтханә хәрабә булган.

  • Гатоткча гыйбадәтханәсе

Дваравати кластеры үзгәртү

Дваравати төркеме дүрт гыйбадәтханәдән тора, атап ук әйткәндә Дваравати, Абийяса, Панду һәм Маргасари гыйбадәтханәсе. Шулай да, бары тик Дваравати чагыштырмача яхшы сакланган, башкалары хәрабәләр булып тора.

  • Дваравати гыйбадәтханәсе

Бима гыйбадәтханәсе үзгәртү

 
Чанди Бима гыйбадәтханәсе, Диенг гыйбадәтханәләре, 8-енче гасыр.

Бима гыйбадәтханәсе Диенг гыйбадәтханәләренең башкаларыннан аерым торган калкулыкта уранашкан бердәнбер гыйбадәтханә. Бу гыйбадәтханә Диенг гыйбадәтханәләре планында иң зур һәм иң биек бина булып тора. Формасы гомумән Үзәк Ява гыйбадәтханәләреннә н һәм бу урында башка гыйбадәтханәләрдән аерылып тора һәм күбрәк Һиндстан гыйбадәтханәләренә охшаган. Аеруча ул Ориссада, Бхубанешварда Парашурамешвара Гыйбадәтханәсе (якынча 650 ел) һәм Бһитаргаонда бик аерылып торган гыйбадәтханә белән чагыштырыла.  [4][8] Ширпур Һәйкәлләр Төркемендә  7-енчегасыр Лакшман Гыйбадәтханәсе якынрак.

Гыйбадәтханәнең нигез планы квадрат, һәр якта фасад бераз чыгып тора. Алгы фасад якынча 1,5 м га чыгып тора ул гыйбадәтханәнең төп пулатына керүдә ишек алды булып хезмәт итә. Башка өч яклардан фасад нишаларны хасил итә, аларда элек потлар яки сурәтләр сакланган булганнар, хәзер бөтен иншалар буш.

Гыйбадәтханәнең түбәсе биш дәрәҗәдән тора, һәр дәрәҗә өскә таба юнәлештә кечерәя. Һәр дәрәҗә пар лотос балкасы һәм гавакша яки “куду” иншалары белән бизәлгән. Болар “тәрәзә” формалы аркалар, алар Һинд дине архитектурасында киң таралган мотив булып торалар. Һәрберсендә чыгып торучы караучы баш бар.

Мондый орнаментлар шулай ук башка Ява гыйбадәтханәләрендә дә бар, мәсьәлән, Каласанда, Гебангта һәм Мерак гыйбадәтханәсендә.  Түбәнең шпиле юк һәм аның башлангыч формасы мәгълүм түгел. Бер дәрәҗәнең почмакларында амалака тибындагы боҗралар бар һәм карнизлар белән орнамент, яфраклар һәм түбән карнизларда фестоннар, гавакшалар, фараз ителгәнчә Кытай Буддачылык сәнгате йогынтысы.

Архитектурасы үзгәртү

Гыйбадәтханәләр Баба Ходайларга һәйкәлләр буларак төзелгән кечкенә изге урыннар итеп төзелгәннәр һәм Шивага багышланганнар.[3] Һинд дине гыйбадәтханәләре Һиндстан дини текстларында плланнарга нигезләнгән миниатюр Галәм таулары, гәрчә Шопперт фаразынча планнар Һиндстан текстлары буенча булса да, бизәкнең "дизайн мотивлары Һиндстанда күбесенчә төгәл тәңгәле булмаган" булып тора.[9]  2011 елда Ромэйн бастырган эшендә [4] гыйбадәтханәләр Көньяк Һиндстанда Дравид архитектурасы һәм Паллава архитектурасы стиленә охшаган.

Гыйбадәтханәләрдә эчтә бердәнбер пулат бар, бер керү кайвакыт кечкенә вестибюль ясар итеп киңәйтелгән. Пулатлар плинтусларда күтәрелгән һәм тышта карниз аларның биеклеген күрсәтә. Пулат өстендә биек өскорылма бар (ә кайбер очракларда  элек булган), аның өчен төрле гыйбадәтханәләрдә төрле Һиндстан формалары кулланылган булган.[3]

Иртә Төньяк Үзәк Ява гыйбадәтханә архитектурасы Каласан, Севу һәм Прамбанан кебек Көньяк Үзәк Ява массив һәм бай бизәлгән гыйбадәтханәләренә караганда кечерәк үлчәме, гадилеге һәм орнаментлары чагыштырмача булмавы өчен билгеле.[10] Төньяк Үзәк Ява гыйбадәтханәләре регуляр булмаган кластерлар итеп төркемләнгән, гыйбадәтханәләрнең үзенә хас вариацияләре бар. Бу “первара” (ярдәмчел) дизайнлы Көньяк Үзәк Ява гыйбадәтханәләренең концентрик мандала планы белән чагыштырып караганда.

Ява Кала (вакыт) шәйтан битлекләре һәм Макара диңгез монстрлары кулланылышы калган структураларынң иншалары һәм юл буйларында күрсәтелгән.[3]

Диенг структуралары кечкенә һәм чагыштырмача гади булган, әмма унъеклыклар дәверендә диярлек таш архитектурасы гаять зур үсеш алган, нәтиҗәдә  Прамбанан комплексы һәм Ява Боробудур асыл биналары барлыкка килгән.

Галерея үзгәртү

 

Урнашуы үзгәртү

Диенгның диңгез дәрәҗәсеннән 2093 м диярлек биеклектә томанлы урнашуы, аның агулы ташулары һәм күкерт төсендәге күлләр аны дини кертем өчен аеруча алкышлы урын итәләр. Агулы атулар аны алкшлы итүе турында хәзер бәхәсләр бара, чөнки 7-енче – 9-ынчы гасырларда бу даирәдә янартаулар активлыгын әле өйрәнергә кирәк һәм язмаларда гыйбадәтханә Үзәк Явада янартаулар атулары күбрәк булу белән калдырып кителгән дип күренә.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

 

Билгеләмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Backshall, Stephan et al. (1999) Indonesia The Rough Guide London Penguin ISBN 1-85828-429-5 pp. 190–195
Dalton, Bill Indonesia Handbook fourth edition pp. 280–283
Dumarcay, J and Miksic J. Temples of the Dieng Plateau in Miksic, John 1996 (editor) 1996 Ancient History Volume 1 of Indonesian Heritage Series Archipleago Press, Singapore. ISBN 981-3018-26-7
Michell, George, (1977) The Hindu Temple: An Introduction to its Meaning and Forms". pp. 160–161. University of Chicago Press. ISBN 978-0-226-53230-1
Witton, Patrick (2003). Indonesia (7th edition). Melbourne: Lonely Planet. pp. 209–211. ISBN 1-74059-154-2.


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Suherdjoko. [http://www.thejakartapost.com/news/2006/04/28/dieng-tidies-itself-regain-past-glory.html Dieng tidies itself up to regain past glory] (28 April 2006). 4 апрель 2013 тикшерелде. 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-12-02, retrieved 2020-01-30 
  2. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Michell
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Romain, J. (2011). Indian Architecture in the ‘Sanskrit Cosmopolis’: The Temples of the Dieng Plateau. Early Interactions Between South and Southeast Asia: Reflections on Cross-cultural Exchange, 2, pages 299-305
  5. Jordaan, R. E. (1999). The Śailendras, the Status of the Kṣatriya Theory, and the Development of Hindu-Javanese Temple Architecture. Bijdragen tot de Taal-, Land-en Volkenkunde, 155(2), pages 210-243
  6. Drs. R. Soekmono (1973, 5th reprint edition in 1988). Pengantar Sejarah Kebudayaan Indonesia 2, 2nd ed.. Yogyakarta: Penerbit Kanisius. p. 87. 
  7. Wright, A., & Smith, C. (2013). Volcanoes of Indonesia: Creators and Destroyers. Editions Didier Millet.
  8. Hindu-Buddhist Architecture in Southeast Asia, p. 9, by Daigorō Chihara
  9. Schoppert, Peter (2012), Java Style, Editions Didier Millet, ISBN 9789814260602  line feed character in |title= at position 5 (help); line feed character in |publisher= at position 16 (help)
  10. {{cite book | author= Drs. R. Soekmono| title= Pengantar Sejarah Kebudayaan Indonesia 2, 2nd ed. | publisher = Penerbit Kanisius | date= 1973, 5th reprint edition in 1988 | location =Yogyakarta| page =85 }}