Дания Дәүләтшина

Дания Дәүләтшина, Дания Салих кызы Дәүләтшина ― Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе.

Дания Дәүләтшина
Туган телдә исем Дания Салих кызы Дәүләтшина
Туган 3 март 1934(1934-03-03) (90 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чистай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Балалар

2 кызы

Октябрь Инкыйлабы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены, күптөрле юбилей медальләре һәм күптөрле мактау күкрәк билгеләре

Балачагы һәм уку еллары үзгәртү

Дәүләтшина Дания Салих кызы 1934 елның 3 мартында ТАССР Чистай шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган.

1941-1945 елларда ТАССР Олы Тархан район үзәгендәге урта мәктәптә укыган. 1946-1951 елларда ТАССР Теләче урта мәктәбендә белем алган.

1951 елда Казан Дәүләт Педагогия институтының биология-география факультетына укырга кергән.

Укытучы буларак хезмәт юлы үзгәртү

Дәүләтшина Д.С. югары белем дипломы алганнан соң, 1955-1956 елларда ТАССР Әлки районындагы Урта-Таган урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

Җитәкчелек постларындагы эшчәнлеге үзгәртү

1956 елда ТАССР Әлки районында ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, 1960 елда КПССның ТАССР Биләр район комитеты секретаре итеп сайланган.

1962 елда ТАССР Биләр районы бетерелгән һәм партия оешмалары системасы үзгәртеп корылган. Дәүләтшина Д.С. бу уңайдан ТАССР колхоз-совхоз җитештерү-территориясе буенча Октябрь районы партия оешмаларында инструктор итеп билгеләнгән.

1963-1965 елларда ул ТАССР Чистай районы җитештерү идарәсенең партия оешмасы идеология бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасын башкарган. Бер үк вакытта Дәүләтшина Д.С. ТАССР колхоз-совхоз җитештерү-территория идарәсенең Әлки районы партия оешмасы бүлеге мөдие булып та эшләгән.

В 1965 елда Дәүләтшина Д.С. ТАССР Лаеш районы хезмәт ияләренең район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, 1970 елда ТАССР Лаеш районы хезмәт ияләренең район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана.

Дәүләтшина Д.С. 1979-1990 елларда — ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре.

Дәүләтшина Д.С. нинди генә җитәкче поста эшләмәсен, һәрвакытта да бөтен энергиясен куеп нәтиҗәле эшкә ирешкән. Халык белән һәм җитәкче кадрлар белән уртак тел табып эшләгән һәм һәрвакытта да алар арасында зур абруй казанган.

Лаеклы ялга киткәннән соң гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Сайланып куелган Мактаулы дәрәҗәләре үзгәртү

Күп мәртәбә КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъасы һәм ТАССР Югары Советының VIII, IX, X, XI чакырылыш депутаталары итеп сайланган.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

Октябрь революциясе һәми Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күптөрле юбилей медальләре һәм күптөрле мактаулы күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл