Гөлҗиһан Нурмиева

Икенче Бөтендөнья сугышы чоры совет тыл хезмәтчәне, авыл һәм район депутаты

Нурмиева (Хөсәенова) Гөлҗиһан Хөсәен кызы (10.04.1929, Миңгәр авылы, Саба районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ)Икенче Бөтендөнья сугышы чоры совет тыл хезмәтчәне, авыл һәм район депутаты.

Гөлҗиһан Нурмиева
Туган телдә исем Нурмиева (Хөсәенова) Гөлҗиһан Хөсәен кызы
Туган 10 апрель 1929(1929-04-10) (95 яшь)
Саба районы, Миңгәр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Ата-ана
  • Хөсәен (әти)
  • Гөлзәйнәп (әни)

Тәрҗемә-и хәле үзгәртү

  • Гөлҗиһан апаларга 4 кенә класс уку насыйп була.
  • Әтисе Хөсәен Бөек Ватан сугышына киткәндә әнисе Гөлзәйнәп өч кызы белән кала.
  • Бөек Ватан сугышы чорында тылда урман кисүдә һәм вагоннар төяүдә, яз җиткәндә чана белән орлык ташуда катнаша.
  • Гөлҗиһан апа өч тапкыр авыл һәм район Советына депутат ите сайлана.
  • Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәтләре өчен Гөлҗиһан әбигә күп тапкырлар медальләр һәм “Бөек Ватан сугышы ветераны” таныклыгы һәм «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале бирелә.
  • Хәзерге вакытта Гөлҗиһан апа Тимершык авылында яши. Ул бәхетле картлык кичерә. Дүрт кызы да авылда үз гаиләләре белән матур гына яшиләр. Гөлҗиһан апаның 11 оныгы, 26 оныкчыгы бар.

Хәтирәләре үзгәртү

  • Әтисе отделение командиры була, Суслонгерда әзерлек үтә.
  • Урман кисү: Өлкәнрәк апалар агачларны аударып баралар, малайлар ботакларын кисәләр, кызлар ботакларны бер җиргә ташып өеп баралар.
  • Вагон төяү: Авыр агачларны һәм башка әйберләрне күтәреп ташыйлар. Җилкәләре ертылып, каный башлый.
  • Орлык ташу: Юлда авырып үлүчеләр дә була. Ачлыктан тәмам хәлсезләнсәләр дә, симәнәдән бер уч ашлык та алып ашамыйлар. Үзләренә ашарга һәм киенергә булмаса да, тылда яшәүчеләр фронтка соңгы ризыкларын, киемнәрен җибәрәләр.
  • Ризык: Тылда төп ашау ризыгы үлән була. Иң беренче үсеп чыккан үләннәрне ашый башлыйлар. Алар өчен иң кадерле ризык - алабута күмәче була.
  • Сугыш чорындагы мәктәп: „Укулар бик аз эләкте, мәктәптә дә суык иде. Кара савытындагы буяу бозлана. Өсне чишенмичә генә укыйбыз. Дәреслекләр булмаганга, укытучы сөйләгәннең берсен дә калдырмыйча, дәфтәргә язып барырга тырышабыз. Куллар күшегә, бармаклар карыша, тыңламый. Ә икенче көнне ник берәү дәрескә әзерлексез килсен. Барысы да сөйләргә теләп, кулларын күтәрә“
  • 1979 елда янгын чыгып, яшәгән йортлары тулысынча янып бетә, әтисе җибәргән 3 өчпочмаклы сугыш хатлары шунда көлгә әйләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү