Гөлнур Хөсәенова

Гөлнур Хөсәенова (14 октябрь 1959 ел) — галим-фольклорчы. Филология фәннәре докторы (2017). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Гөлнур Хөсәенова
Туган 14 октябрь 1959(1959-10-14) (64 яшь)
БАССР, РСФСР, СССР яки Кунакбай, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре фольклорчы
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Гөлнур Равил кызы Хөсәенова 1959 елның 14 октябрендә Башкорт АССРның Учалы районы Кунакбай авылында туа.

1983 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, Тарих,тел, әдәбият институтында эшли башлый[1]. Бер үк вакытта 1991 елдан бирле Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында аспирантурада укый. Фольклорчы профессор Виктор Михайлович Гацак җитәкчелегендә "Тылсымлы башкорт халык әкиятләре поэтикасы" темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

Докторлык диссертациясен дә башкорт халык тылсымлы әкиятләрен башка халыкларныкы белән чагыштырып өйрәнүгә багышлый.

1994-97 елларда Башкорт дәүләт университетында фольклор курсын, 2000-2011 елларда хәзерге М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының музыка белеме бирү кафедрасында доцент вазыйфасында башкорт музыка фольклоры буенча дәресләр алып бара.

1986 елдан алып Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре буйлап фольклор экспедицияләрендә катнаша, билгеле язучы һәм галим Кирәй Мәргән җитәкчелегендәге экспедицияләр узган Свердловск, Чиләбе, Курган, Самар һәм Сарытау өлкәләрендә, Пермь краенда яшәгән милләттәшләр арасында фольклор җыя, шуларның 14-ндә үзе җитәкче була. Ул тарафларда да башкорт халык иҗатының матур өлгеләрен язып алып кайта һәм шулардан торган китаплар бастырып чыгара.

Хөсәенова 1983 елдан бүгенге көнгә кадәр Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклор бүлегендә эшли.[2]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге башкорт халык әкиятләрен, аларның жанр спецификасын, поэтикасын һәм текстологиясен өйрәнүгә багышланган. "Башкорт халкының тарихы" ("История башкирского народа"; 7 томда, 2009-2012), "Башкортлар" ("Башкиры"; 2015) басмалары авторларының берсе; "Башкорт халык иҗаты" җыентыгын һ.б. төзүче.

300-дән артык фәнни хезмәт авторы. Монография, уку әсбабы, хрестоматия, экспедиция материаллары һәм мәкаләләр җыентыклары авторы.

Г.Р. Хөсәенованың гыйльми тикшеренүләрендә башкорт әкиятләрен өйрәнү, дастан гыйлеме һәм мифология, башкорт фольклористикасы, Бөек Ватан сугышы фольклоры тарихы мәсьәләләре төп урынны били.

Хөсәенова Г.Р. 1 фән кандидатын әзерләгән, 4 аспирант һәм дәгъва итүченең гыйльми җитәкчесе булып тора[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

2007 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ХУСАИНОВА Гульнур Равиловна
  2. Башҡорт Шәһризадаһы
  3. Хусаинова Гульнур Равиловна

Сылтамалар үзгәртү

  • Хөсәенова Гөлнур Равил кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясы» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Шулай ук карагыз үзгәртү

    • Султангареева Р. В сказке быль, поэзия, урок. Ватандаш. – 2006. – № 3. – С.203-205.
  • Юлдыбаева, Г. Галим һәм остаз. Башкортстан. – 2009. – 27 окт (№209). – Б.4.