Гөлнур Корбанова

Гөлнур  Корбанова – шагыйрә

Гөлнур Корбанова
Туган телдә исем Гөлнур Равил кызы Корбанова
Туган 19 март 1979(1979-03-19) (45 яшь)
Татарстанның Актаныш районы Пучы авылы
Милләт татар
Белем Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге

Тәрҗемәи  хәле үзгәртү

Гөлнур Равил кызы Корбанова  1979 елның 19 мартында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. Татарстанның Минзәлә районы мәктәбендә башлангыч белем алып, 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.

Мәктәп елларыннан ук  әсәрләре белән вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый. Аның тәүге  шигырьләре, мәкалә, хикәяләре  «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.

Әдәбиятка булган мәхәббәт аны  Казанга алып килә. 1996-2001 елларда ул  Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Гөлнур  Корбанованың студент еллары да иҗади активлык белән уза: бер-бер артлы «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында шигъри цикллары дөнья күрә.

Эшчәнлеге үзгәртү

Г.Корбанова  хезмәт юлын Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалында эшләүдән башлап җибәрә.

2006 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Уемның куены» исемле беренче китабы дөнья күрә. Анда шагыйрәнең лирик-фәлсәфи шигырьләре, поэмасы һәм балладалары урын ала.

2007 елда «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителә.  

Шагыйрә кызыклы темаларга мөрәҗәгать итә, образлы фикерләргә омтыла.

2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары үзгәртү

Уемның куены: шигырьләр, поэма, балладалар. — Казан: Татар. кит. нәшр.. 2006.— 111 б. — 1000 д.

Утлы яшеннәргә кагылсаң: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 2007. — 56 б. — 500 д.

Файдаланган әдәбият үзгәртү

  • Галиев М. Агыйделнең ак җилкәне // Мәдәни җомга. — 2004. — 30 июль.
  • Шәех Л. Уйлар куены — күңел тоемы // Мәдәни җомга. — 2007. — 14 сент.
  • СитдыйковаӘ. Утлы яшеннәргә орынган ул // Мәдәни җомга. — 2008. — 1 авг.
  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009