Гөлнур Баймурзина

Гөлнур Баймурзина (25 ноябрь 1916 ел — декабрь 1972 ел) — педагогик хезмәт алдынгысы. РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1963).

Гөлнур Баймурзина
Туган 25 ноябрь 1916(1916-11-25)
Требиятский, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән декабрь 1972 (56 яшь)
Сибай, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре педагог

Биографиясе үзгәртү

Гөлнур Рәхмәт кызы Баймурзина — 1916 елның 25 ноябрендә алтын сәнәгатьчесе Рәмиевнең хәзерге Чиләбе өлкәсе Нугайбәк районында урнашкан 8-нче руднигында руда чыгаручы гаиләсендә туган.

Темәс авылы мәктәбендә җиденче сйныфны тәмамлый, аннан соң Уфадагы үсемлекләрне саклау техникумына укырга керә. Техникум бер елдан Дәүләкәнгә күчеп китә, Гөлнур Рәхмәт кызы Темәскә кайта һәм педагогия училищесына укырга керә[1].

19351937 елларда Баймак районы Үзәнбаш мәктәбенең мөдире һәм башлангыч класслар укытучысы. Биредә ул балалар белән эш тәҗрибәсе туплый. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аңа күренекле башкорт язучылары һәдия һәм Гөбәй Дәүләтшиннар белән тыгыз аралашып эшләргә туры килә.[1]

19371950 елларда Башкорт АССРның Баймак районы Ишбирде руднигында укытучы булып эшли.

19521953 елларда — Сибай шәһәренең 1-нче урта мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы.

19531978 елларда — Сибай шәһәренең 5-нче урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.

1972 елда вафат була, Сибай шәһәрендә җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1963)
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1950)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү