Гөлбадран
Гөлбадран (лат. Tanacétum, рус. Пижма)− оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
Гөлбадран | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Tanacetum L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | оешма чәчәкләр[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 76(1)[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] |
Таралуы
үзгәртү50 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда: Европа, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Кытай, Япония, Корея территорияләре буенча таралганнар.
Татарстанда өч төре – меңьяфраксыман гөлбадран (T. achilleifolium) һәм меңьяфраклы гөлбадран (T. millefolium) – Кама аръягында, гади гөлбадран, ягъни кыргый миләш (T.vulgare) барлык районнарда да очрый. Урман читләрендә, үләнле һәм ташлы сөзәклекләрдә, сулыклар янында үсә.
Урман һәм урманлы дала зонасы үсемлеге.
Ботаник тасвирлама
үзгәртүСабаклары туры, 130 см га кадәр биеклектә, озын шуышма тамырчалы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман теленмә. Чәчәк кәрзиннәре ачык сары төстә, ярымшар рәвешендә, калкансыман чәчәк төркемендә. Җимешләре – озын сырлы орлыкчалар. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата, август–октябрьдә җимеш бирә. Вегетатив юл белән үрчи.
Куллану
үзгәртүГади гөлбадранның чәчәк төркемендә эфир мае, органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау һәм ачы матдәләр бар.
Гөлбадранның чәчәк төркемнәре халык медицинасында ашказаны, баш авыртканда һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла.
Меңьяфраклы гөлбадран ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[3]
Әдәбият
үзгәртү- Дудченко Л. Г., Козьяков А. С., Кривенко В. В. Пряно-ароматические и пряно-вкусовые растения - К.: Наукова думка, 1989. - 304 с. - 100 000 экз. - ISBN 5-12-000483-0. (рус.)
- Губанов И. А., Киселёва К. В., Новиков В. С., Тихомиров В. Н. 1429. Tanacetum vulgare L. - Пижма обыкновенная // Иллюстрированный определитель растений Средней России. В 3-х томасы - М.: Т-во науч. Изд. КМК, Ин-т технологы. иссл, 2004. - Т. 3. Покрытосеменные (двудольные: раздельнолепестные). - 493 б. - ISBN 5-87317-163-7. (рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/glbadran