Венера Гәрәева
Венера Хәсән кызы Гәрәева — татар хорлары дирижеры, Татарстан АССР халык артисты (1987).
Венера Гәрәева | |
---|---|
Туган телдә исем | Венера Хәсән кызы Гәрәева |
Туган | 25 июнь 1943 СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Сүлә |
Үлгән | 26 октябрь 2020 (77 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | хор дирижеры |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан АССР халык артисты (1987) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1943 елның 25 июнендә ТАССРның Саба районы Сүлә авылында туа[1]. Алабуга культура-агарту училищесында (2013 елдан көллият) укый. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, аны шунда табып, 1961 елда ансамбльгә алып кайта да. Венера Гәрәева ансамбльдән нибары өч елга аерылып тора: туган ягы — Сабага кайтып музыка мәктәбендә эшли.
1972 елда Сабадан Казанга Җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып кайта — композитор Александр Ключаревның өндәвенә каршы тора алмый. 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә белем бирә.
2020 елның 26 октябрендә иртәнге якта дәвамлы авырудан соң, COVID-19 ны кичереп, Казандагы хастаханәдә вафат.
Иҗаты
үзгәртүВенера Гәрәева җитәкчелегендәге ансамбльләр төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм беренче урыннар яулаган:
- "Нәүрүз" квартеты Халыкара Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның лауреаты (2007, 2008 еллар)
- Ирләр триосы Халыкара фольклор конкурсы лауреаты (Петербург, 2007 ел)
Венера Гәрәевә даими рәвештә Вафирә Гыйззәтуллина һәм Әлфия Авзалова конкурсларына жюри буларак чакырылган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гараева Венера Хасановна, archived from the original on 2024-03-28, retrieved 2024-03-28
Чыганаклар
үзгәртү- Гараева Венера Хасановна. music-college.ru. 2020-07-27 тикшерелгән.
- Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева вафат Азатлык радиосы, 26.10.2020