Төп менюны ачу

Гыйрак Көрдстаны бәйсезлеге турында референдум (2017)

Гыйрак Көрдстаны бәйсезлеге турында референдум2017 елның 25 сентябрендә Гыйрак Көрдстаны мохтариятле өлкәсендә һәм 2014 елдан көрдләр кул астындагы башка җирләрдә, шул исәптән нефть ятмаларына бай Киркук провинциясендә, уздырыла.

Гыйрак Көрдстаны һәм көрдләр кул астындагы башка җирләр

ТарихҮзгәртү

 
Көрдләрнең яшәү җирләре (1986 ел мәгълүматлары)

Бәйсезлек турында референдумны әүвәл 2014 елда уздырырга уйлыйлар. Аңа Гыйракның үзәк хөкүмәте белән Көрдстанның төбәк хөкүмәте арасындагы каршылыклар көчәю нигез бирә. 2014 елның гыйнварында Гыйракның Нури әл-Мәлики җитәкчелегендәге үзәк хөкүмәте Гыйрак Көрдстаны төбәк хөкүмәтенә акча күчерүне тоткарлый. Төбәк хөкүмәте акча табуның башка юлларын эзли һәм төбәктә табылучы нефтьне илнең төньягында урнашкан нефтьүткәргеч аша Төркиягә озатырга һәм чит илләргә сатарга уйлый. Ләкин үзәк хөкүмәт нефть импортлаучы илләргә басым ясый. Көрдләр Мәлики хөкүмәте уздырган «илне таркатуга илтүче» сәясәтне кискен гаепли, илнең хөкүмәт башлыгын алмаштыру таләбен куя. Референдум кичектерелә, аның урынына 2005 елның гыйнварында рәсми булмаган сораштыру-референдум гына уздырыла. Көрдстан халкыннан Гыйракның бер өлеше булып калуны яки бәйсез ил булуны теләве турында сораштыру уздырыла. Сораштыруда катнашканнарның 98,8 % ы бәйсез ил булу ягында икәнен раслый.

Ислам дәүләтенең Төньяк Гыйракка бәреп керүе һәм Гыйрак кораллы көчләренең ул җирләрне ташлап китүе (әлеге җирләрне пешмәргә ярдәмендә көрдләр үз кул астына ала) көрдләрдә бәйсезлек өчен көрәшү фикерен көчәйтеп җибәрә.

2014-2017 елларда референдум узуы турында берничә мәртәбә алдан хәбәр ителә (мәсәлән, 2016 елның көзендә), ләкин көрдләрнең үзәк Гыйрак хөкүмәте белән Мосул шәһәрен азат итүдә хезмәттәшлек итүе сәбәпле, кичектерелеп килә. 2017 елның апрелендә Мосул азат ителгәч, Гыйрак Көрдстанының әйдәүче сәяси фиркаләре — Көрдстан демократик фиркасе, Көрдстанның патриотик берлеге — референдумның шушы елда узачагын хәбәр итә.

2017 елның 7 июнендә Гыйрак Көрдстаны президенты Мәсүд Барзани Көрдстан демократик фиркасе, Көрдстанның патриотик берлеге, Көрдстанның ислам берлеге, Көрдстанның ислам хәрәкәте, Көрдстан коммунистлар фиркасе, Көрдстан хезмәт ияләре фиркасе, Көрдстанның хезмәт ияләре һәм эшчеләр фиркасе, Көрдстанның алгарыш һәм үзгәрешләр фиркасе, Төрекмәннәрнең Эрбил исемлеге, Гыйрак төрекмән фронты, Төрекмәнстанның үсеше фиркасе, Көрдстан парламентындагы әрмәннәр исемлеге, Ассирия демократик хәрәкәте, Ассирия-халдей халык берлеге вәкилләре белән очраша. Очрашуда әлеге фирка һәм хәрәкәтләр белән бәйсезлек референдумы уздыру турында килешенә һәм ул 2017 елның 25 сентябренә билгеләнә.

Тавыш бирүҮзгәртү

Көрд, гарәп, төрек һәм ассирия телләрендә тавыш бирү мөмкинлеге булдырылган.[1]

Тавыш бирүнең соравы
Татарча Көрдстан төбәге һәм төбәк тышындагы көрд җирләренең бәйсез ил булуын телисезме ?
Көрд теле ئایا دەتەوێ هەرێمی كوردستان و ناوچە کوردستانییەکانی دەرەوەی هەرێم ببێتە دەوڵەتێکی سەربەخۆ؟
Aya detewê herêmî Kurdistan u nawçe Kurdistaniyekanî derewey herêm bibête dewlletêkî serbexo?
Гарәп теле هل تريد أن يصبح اقليم كوردستان و المناطق الكوردستانية خارج الاقليم دولة مستقلة؟
Hal turīd an yaṣbaḥ Iqlīm Kūrdistān wal-manāṭaq al-Kūrdistānīyah khārij al-iqlīm dawlah mustaqillah?
Төрек теле Kürdistan Bölgesi ve bölge idaresinin dışında kalan Kürdistanlı yörelerin bağımsız devlet olmasını istiyor musunuz?
Ассирия теле ܐܵܪܵܐ ܒܥܹܐ ܐܵܢܬ ܕܐܸܩܠܹܝܡܵܐ ܕܟܘܼܪܕܸܣܬܵܢ ܘܦܸܢ̈ܝܵܬ݂ܵܐ ܟܘܼܪ̈ܕܸܣܬܵܢܵܝܹܐ ܠܒܼܲܕܲܪ ܡܕܲܒܪܵܢܘܼܬ݂ܵܐ ܕܐܸܩܠܹܝܡܵܐ ܕܦܲܝܫܝܼ ܐܲܬ݂ܪܵܐ ܫܲܠܝܼܛ ܒܝܵܬܼܵܐ؟
Ārā bʿē ānt d'eqlēymā d'kūrdestān w'penyāṯā kūrdestānāyē l'ḇadar mdabrānūṯā d'eqlēymē d'payši aṯrē šaliṭ b'yāṯā?

Референдум узуҮзгәртү

2017 елның 25 сентябрендә Гыйрак Көрдстанында Гыйрак үзәк хөкүмәтеннән бәйсез булу турында референдум уза. Референдум соравы: «Көрдстан төбәге һәм төбәк тышындагы көрд җирләренең бәйсез ил булуын телисезме? (әйе, юк)». Гыйрак үзәк хөкүмәте, шулай ук үзләрендә көрд халкы күп яшәгән Иран һәм Төркия хөкүмәтләре референдум уздырылуга кискен каршы чыга. Үзәк Гыйрак хөкүмәте төбәктәге ике халыкара һава аланын (Эрбил, Сөләймания) ябу турында белдерә. Иран һәм Төркия очкычларга үз террриторияләре аша Көрдстанга таба очуны тыя. Шулай итеп, Гыйрак Көрдстаны тулы блокадада кала. Төркия чик буена гаскәр һәм танкларын җибәрә.

Референдум нәтиҗәләреҮзгәртү

27 сентябрьдә игълан ителгән нәтиҗәләргә караганда, тавыш бирү хокукы булган 8,4 млн сайлаучының референдумда 72% ы катнашкан. Шуларның 92,73% ы бәйсез Көрдстан өчен тавыш биргән.

Гыйрак хөкүмәте 27 сентябрьдә референдум нәтиҗәләрен танымавы һәм, референдум нәтиҗәләрен юкка чыгармыйча, төбәк хөкүмәте белән сөйләшүләр башламаячагы турында белдерә. Гыйрак парламенты көрдләр кул астындагы нефтькә бай төбәкләрне тыныч юл белән яки корал кулланып азат итү өчен хөкүмәт башлыгы Хәйдәр әл-Габәдигә өстәмә хокуклар бирү турында карар чыгара.

27 сентябрьнең киченә дөньяның бер иле дә бәйсез Көрдстанны тануы турында игълан итми.

АКШ референдум нәтиҗәләрен танымаячагы турында белдерде[2].

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү