Григорий Каминский
Григорий Каминский (20 октябрь [1 ноябрь] 1895, Екатеринослав, Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе[2]—10 февраль 1938, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Тула шәһәр думасы гласные (1917), РК(б)Ф Тула губерна комитеты рәисе (1918-1920), Тула губерна шурасы башкарма комитеты рәисе (1918-1920), Азәрбайҗан коммунистик фиркасе ҮК җаваплы сәркәтибе (1920-1921), Бөтенрәсәй җир һәм урман эшчеләре берлеге ҮК рәисе (1922-1923), Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы коллективлары берлеге ҮК рәисе (1928-1929), Мәскәү өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1932-1934), РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссары, ССРБ сәламәтлек саклау халык комиссары (1936-1937). БК(б)Ф ҮК әгъзалыгына нәмзәт (1925-1937), БҮБК әгъзасы (1934), 3-7 чакырылышлары ССРБ ҮБК әгъзасы.
Григорий Каминский | |
---|---|
Туган | 1 ноябрь 1895 Днипро, Россия империясе |
Үлгән | 10 февраль 1938[1] (42 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | «Коммунарка» ату полигоны[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Минск ирләр гимназиясе[d] |
Һөнәре | сәясәтче, табиб |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Каминский Григорий Наумович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ (Днипро, Украина)