Грейпфрут

Грейпфрут, тәлгәшле помпельмус[3] (лат. Cītrus paradīsi)[4][5] — һәрвакыт яшел субтропик агач; руталар (Rutaceae) гаиләсенә караган цитрус төре; шулай ук 10-15 см диаметрдагы җимеш.[6].

Грейпфрут
Сурәт
Халыкара фәнни исем Citrus paradisi Macfad., 1830
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон цитрус[d]
Таксонның халык атамасы grapefruit[1]
Нәрсәнең чыганагы грейпфрут[d], Грейпфрутовое масло[d], грейпфрут суы[d] һәм grapefruit peel[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=10772[2]
Commons-logo.svg Грейпфрут Викиҗыентыкта

Грейпфрут турында беренче тапкыр дөньяга 1750 елда ботаник-рухани Гриффитс Хьюджес хәбәр итә. Ул җимешне «хәрәм җимеш» дип әйтә. Соңыннан грейпфрутны шеддок дип йөртелгән помело белән охшашлыгы аркасында «кече шеддок» дип атыйлар (Инглиз капитаны Шеддок фамилиясе буенча, ул Барбадос утравына XVII гасырда аны кертә), ә 1814 елда Ямайкада сәудәгәрләр бу җимешне грейпфрут исеме белән алмаштыра. Ул әфлисун һәм помелоның очраклы гибриды була[7]. 1880 елдан соң АКШ-та һәм азак Кариб бассейны илләрендә, Бразилияда, Израилдә һәм Көньяк Африка Республикасында бу культураның сәнәгать җитештерүенең тиз үсеше башлана. XX гасырда грейпфрут дөнья җимеш базарында алдынгы урыннарны били.

Тышкы яктан грейпфрут әфлисун җимеше белән охшаш, ләкин бераз әчерәк. Шуңа карамастан, энциклопедияларда ул диетик җимешләргә кертелгән. Соңыннан селекционерлар тарафыннан грейпфрут нигезендә танжело (Citrus paradisi x Citrus reticulata гибриды, 1905) һәм миннеола (танжело төре, мандаринның Dancy һәм грейпфрутның Duncan сортларыннан, 1931) барлыкка килә.

Җимешләр өлгерүенең уртача вакыты якынча 9-12 ай тирәсе тәшкил итә.

Грейпфрут үстергән илләрдә икенче февральдә «Грейпфрут җыю байрамы» башлана, ул берничә көн дәвам итә.

ИсемеҮзгәртү

Исеме инглиз теленнән grape (йөзем) һәм fruit (җимеш) сүзеннән барлыкка килгән, чөнки грейпфрут еш кына тәлгәшкә җыелган, ягъни йөзем тәлгәшен хәтерләтә. Үсемлекне 1830 елларга кадәр помело дип кабул иткәннәр, ул чакта аңа Citrus paradisi дип исем бирелә.

Ботаник тасвирлауҮзгәртү

 
Грейпфрут чәчәге

Һәрвакыт яшел агач, гадәттә 5-6 метр чамасы булган биеклектә, әммә агачның 13-15 метрга җиткән очраклары да билгеләнгән.

Яфрагы кара-яшел, озын (15 см чаклы) һәм нечкә.

Чәчәкләре ак, дүрт — биш таҗ белән һәм диаметрында 5 см тирәсе.

Җимеше диаметрында якынча 10-15 см кисәкләргә бүленгән татлы-ёче йомшагы белән. Йомшагының төсе сортлары арасыннан аксыл-сары төстән алып кызыл-рубин төскә кадәр бар. Җимешенең тышчасы сары, йомшагы кызыл төстәге сортларның тышчасы кызгылт булуы мөмкин. Җимешләрендә аңа әчкелт тәм биргән глюкозид наринген бар[8].

СортларыҮзгәртү

Грейпфрутның якынча 20 сорты бар, аларны төп ике төркемгә бүлергә мөмкин: ак (яки сары) грейпфрутлар, саргылт төстәге йомшагы белән һәм кызыл грейпфрутлар. Грейпфрутның йомшагы ней кадәр күбрәк кызыл төстә, шул кадәр ул татлырак була[9]. 1952 елда кызыл йомшагы белән Америка Ruby сорты патентлана. Ул сорттан башка кызыл сортлар барлыкка килә, алар башлыча Техаста чыгарыла. Алардан базарда иң күп танылу алган сортлар Rio Red, Star Ruby һәм Flame. Җимешендә орлыклары күп булган, яки бөтенләй булмаган сортлар бар.

КуллануҮзгәртү

Грейпфрут җимешен башлыча чи килеш ашыйлар, җимеш һәм салатларда ингредиент сыйфатында кулланалар. Аннан шулай ук кайнатма кайнаталар һәм сутлар эшлиләр. Грейпфрутның эфир майларын кондитер һәм ликер-аракы җитештерүдә, кулланалар, шулай ук парфюмериядә киң кулланыла[10].

Саулыкка йогынтысыҮзгәртү

Грейпфруттагы кайбер матдәләр билгеле дарулар белән актив бәйләнешкә керә. Бу бигрәк тә бавырдагы P450 (CYP3A4) цитохром бер лизоформин ингибирлый торган нарингенин һәм бергамотенга кагыла. Шуңа күрә дару кабул итү вакытында грейпфрут компонентларының организмга йогынтысы турында хәбәрдар булу мәгълүм. Гомуми алганда, дарулар да кабул иткәндә грейпфрут сутын эчү тәкъдим ителми, чөнки ул кан агымындагы матдәләрнең күләмен арттыра һәм шуның белән бергә артык куллану эффектына китерә.

Грейпфрутта шулай ук антиоксидантлар бар, алар холестерин кимәлен киметә һәм HDL - һәм LDL- липопротеин нисбәтен якшырта. Шулай итеп, көненә бер грейпфрут кандагы холестерин кимәлен нормальләштерүгә ярдәм итә. Бу бигрәк тә йөрәк ишемиясе һәм кан әйләнеше авырулары белән җәфа чигүче кешеләргә мөһим, чөнки алар өчен холестеринның югары кимәле тагын да бер хәвеф факторы булып тора. Яһүд университеты тикшеренүчеләре (Иерусалим) 2006 елда йомшагы «кызыл» грейпфрутларны «сары» сорттагы грейпфрутларга караганда холестерин кимәлен түбәнәйтүче матдәләрнең артык күбрәк икәнлеге турында сыгымтага килә.

Грейпфрут орлыкларының экстракты микробка һәм гөмбә авыруына каршы көчле тәэсир итә, дип раслана. Шуңа карамастан, бу дөресләү тирән фәнни эзләнү таләп итә.

Грейпфрут суты ашказаны суты әчелеген күтәрә, шуңа күрә ул әчелеге түбән кешеләргә тәкъдим ителә[9].

КуллануҮзгәртү

Грейпфрутны ашар алдыннан аны пычак белән кисү киңәш ителә (бу максат өчен махсус пычак бар). Һәр яртысындагы үзәге янәшәсендәге пленка өлеше белән алып ташлыйлар. Барлыкка килгән чокырга шикәр салалар. Ипләп барлыкка килгән тәмле суын балкашык белән алалар. Әгәр шәкәрне фруктоза, ксилит, бал белән алмаштырганда, грейпфрутның сутын башка кискен диеталарга кертергә мөмкин. Грейпфрут җимешенең әчелегеннән котылу өчен гади ысул да бар — җимешнең һәр кисәген каплап торган үтә күренмәле пленкасын алырга кирәк, чөнки анда хин кислотасы һәм әче тәм бирүче гликозидлар бар.

Җитештерү күләмеҮзгәртү

Дөнья илләрендә грейпфрутны җитештерү 2014 ел өчен мең тоннада[11]
  Кытай Халык Җөмһүрияте 3 900
  АКШ 942
 Мексика 402
  Көньяк Африка Җөмһүрияте 400
  Исраил 185
 Аурупа Берләшмәсе 130

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  3. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  4. Вульф Е. В., Малеева О. Ф.Citrus paradisi Macfad. - Грейпфрут, Гроздевидный пампельмус;Мировые ресурсы полезных растений: пищевые, кормовые, лекарственные и др.отв. ред. Ф. Х. Бахтеев; БИН АН СССР.— Л.: Наука, 1969.— 566— 7500 экз.
  5. https://web.archive.org/web/20060912232510/http://www.rbgsyd.nsw.gov.au/__data/assets/pdf_file/73216/Tel7Mab167.pdf
  6. Grapefruit.
  7. Genetic origin of cultivated citrus determined: Researchers find evidence of origins of orange, lime, lemon, grapefruit, other citrus species. ScienceDaily. 2019-07-16 тикшерелгән.
  8. [Грейпфрут Грейпфрут] — ЗСЭ
  9. 9,0 9,1 Чем полезен грейпфрут. «АиФ Здоровье», рубрика «Исследования». ЗАО «Аргументы и факты». 2010-10-18 тикшерелгән.
  10. Грейпфрут. Готовим.Ру – Библиотека – ФРУКТЫ. Готовим.Ру (14 марта 2004). Дата обращения: 18 октября 2010.
  11. Производство грейпфрута в странах за 2014 год.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Walton B. Sinclair The grapefruit: its composition, physiology, and products // University of California, Division of Agricultural Sciences, 1972 (англ.)

Шулай ук карагызҮзгәртү

  • Свити
  • Кровавый апельсин
  • Грейпфрутовое масло
  • Ложка для грейпфрута
  • Нож для грейпфрута

СылтамаларҮзгәртү