Гобәйдулла Ямангулов

Гобәйдулла Ямангулов (1791—?) — хәрби эшлекле. 1812 елгы Ватан сугышында һәм Рус армиясенең чит илгә 1813-1814 еллардагы походларында катнашучы.

Гобәйдулла Ямангулов

Биографиясе үзгәртү

Гыйбадулла Ямангулов Ырынбур губернасы Байлар вулысы (хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы) Карамалы дигән татар авылыннан. Урядник булып хезмәт итә[1].

1812 елгы Ватан сугышы башлангач, 1814 елның ахырына кадәр 5-нче Башкорт атлы полкы составында французларга каршы алышларда катнаша. 5-се Башкорт атлы полкы Бөгелмә өязе Карбан авылында 12 нче, 11 нче һәм 10 нчы кантон башкорттарынан оештырыла һәм 1812 елның 29 авгусында Казан белән Чебоксар аша Түбән Новгородка бара. 15 октябрьдән кенәз П. М. Волконский отрядлары составына керә, Сураж һәм Велиж калаларында урнаша. 1 ноябрдән генерал-майор М. М. Свечин отрядлары составына керә. 1812 елның 14-16 ноябрендә Березина буендагы сугышларда катнаша. Ары Витебскида һәм Борисовта була. 1813 елның гыйнварында Данциг (Гданьск) ныгытмасын камауда катнаша. 1813 елның октябреннән 1814 елның апреленә кадәр Минск губернасында хезмәт итә, шул ук вакытта полкның бер өлеше Лейпциг янындагы сугышта катнаша һәм сугышны Парижда тәмамлый.

Бүләкләре үзгәртү

  • «1812 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале кавалеры
  • «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медале кавалеры

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гатиятуллин З. Г. Башкиры 11-го кантона в Отечественной войне 1812 г // Ватандаш : журнал. — 2013. — № 8. — ISSN 1683-3554

Әдәбият үзгәртү

  • Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2000. — 160 с. — ISBN 5-85051-181-4.
  • Вклад Башкирии в победу России в Отечественной войне 1812 года. Сборник документов и материалов / сост. Р. Н. Рахимов [и др.]. — Уфа: Китап, 2012. — 488 с. — ISBN 978-5-295-05476-1.
  • Усманов А. Н. Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 136 с.