Гибралтар Һинд дине гыйбадәтханәсе

Гибралтар Һинд дине гыйбадәтханәсе (Һинди телендә:जिब्राल्टर हिन्दू मंदिर) шулай ук Гибралтар Мандир буларак мәгълүм, ул Британия Дингез арты территориясе Гибралтарда Һинд дине гыйбадәтханәсе (мандир). 2000 елда нигезләнгән булып Гибралтар Һинду Гыйбадәтханәсе Engineer Lane-да урнашкан. Гибралтар Һинд дине тарафдарлары Гибралтарның якынча 1.8%-ын тәшкил итәләр.[1] Гибралтарда бер генә Һинд дине гыйбадәтханәсе бар һәм ул территориянең Һинд динендә халкы өчен рухи үзәк булып тора. Гыйбадәтханә иганә оешмасы булып тора һәм аның максаты булып Гибралтарда Һинд дине мәдәниятен тәэмин итү һәм үстерү булып тора. Гыйбадәтханәнең баш Илаһы булып Рама һәм аның хатыны Сита иртуганы Лакшман һәм Раманың бик тугърасы Хануман тора. Шулай ук гыйбадәтханәдә башка мурти лар бар, алар арасында Җһулелал, Синдхи халкының ишта-деватасы һәм сикх гуруларының беренчесе Гуру Нанак поты бар. Гыйбадәтханәдә төрле Һинд дине язмаларына караган төрле дәресләр була.

Гыйбадәтханә
Гибралтар Һинд дине гыйбадәтханәсе
Ил Гибралтар
Төбәк / район P.O. Box 1235, Engineer's Lane
Дин Рама, аның хатыны Сита, һәм Раманың иртуганы Лакшман һәм шулай ук Раманың тугърысы Хануманга табыну
Төзелеш еллары ???—2000 еллар

Гибралтарга Һинд дине тарафдарларының килүе үзгәртү

 
Инаугурация тактасы

Гибралтарда Һинд дине булуы беренче шәһадәте 19-ынчы гасырга карый. 1869 елда Сүәеш каналы ачылуыннан соң, Һинд дине эшмәкәрләре Гибралтарда бизнесларын ачканнар. Шулай да, алар территориядә яшәргә калмаганнар. Күпчелек сәүдәгәрләр Синдхи халкы кешеләре булган.[2] 1967 елда Гибралтарның суверинитет референдумыннан соң, Гибралтар халкы Британия суверинитеты астында калырга дип тавыш биргән бу 1969 елда Гибралтар Конституция Тәртибе кертүенә китергән. Җавап итеп, Испания Гибралтар-Испания чикләрен япкан һәм барлык элемтә тоташтырмаларын кырыслаткан.[3] Нәтиҗәдә, Испаниядә яшәүче һәм Британия гражданлыгына ия Һинд дине тарафдарлары Гибралтарга күчкәннәр. 1970-енче елда Гибралтарда Һинд дине тарафдарларының саны 293 кеше булган, бу 1961 елда 26 кеше белән чагыштырганда. Гибралтарда Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Синдһи килеп чыгышлы.[2]

Һинд дине тарафдарлары интеграцияләнгән белем бирүгә кергәннәр һәм җәмәгать эчендә оештырылган өйләнүләр саны кимегән.[2] 2000 елның 1 мартында төп артерия урамы Мэйн Стрит янында Инженер Лэйнда Гибралтар Һинд дине гыйбадәтханәсе инаугурацияләнгән булган.[4][5][6] Инаугурация церемониясенә Гибралтар губернаторы Ричард Люс, Барон Люс килгән булган.[6] 2012 елда, the Гибралтар мэры, Энтони Лима Һинд дине тарафдарларын Гибралтар Шәһәр Залына Һинд дине Дипавали бәйрәменә чакыруын игълан иткән.[7]

Илаһлар һәм табыну үзгәртү

 
Үзәгендә Рама белән гыйбадәтханә алтаре.

Гыйбадәтханәнең баш илаһы булып Рама тора, шулай ук аның хатыны Сита, Раманың иртуганы Лакшмана һәм Раманың үтә тугърысы Хануман. Алда төп алтарьдан тыш, дүрт башка кечкенә изге урын бар, аларга Вишну – Лакшми, Җһулелал, Синдһи халкының “ишта-дэватасы”, ШиваПарвати һәм аларның кече угылы Ганеша һәм Радһа Кришна. Гыйбадәтханәдә шулай ук Сикхчылык нигезләүчесе һәм ун Сикһ гуруларның беренчесе Гуру Нанакның потлары, Дэвиның ярсулы формасы Дурга һәм Ширдидан Саи Баба урнашкан.[8] Көн саен аарти кичке 7:30-да башкарыла. Гыйбадәтханәдә регуляр активлыкның өлеше булып Сатья Саи Баба сатсангасы һәм мантралар җырлау тора.[9] Һәр айның тулы ай көнендә Шри Сатьянараян Катха башкарыла.[9] Бу дини ритуалда каһин Катһаны җырлый, ул Вишнуның алкышлы манифестациясе Сатьянараянга карый.[10]

Дәресләр үзгәртү

 
Гибралтарның мэры Гибралтар Һинду Гыйбадәтханәсенә килгән вакытында.

Гыйбадәтханә Һинд дине мәдәнияте һәм Һинд дине язмаларына караган теология сабакларын алып бара. Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте шулай ук ай саен Бһагавад-Гита дәресләрен алып барган. Чәршәмбе көннәрендә бер сәгать дәвамында Веданта өйрәнү төркемнәрен алып барган.[11]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Flag of Gibraltar. GeoNova Flags via HighBeam Research (1 August 2007). әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 12 November 2012 тикшерелгән.Калып:Subscription required
  2. 2,0 2,1 2,2 Archer, Edward G. (2006). Gibraltar, identity and empire. London: Routledge. p. 45. ISBN 9780415347969. 
  3. Cahoon, Ben (2000). Gibraltar. WorldStatesmen. 12 November 2012 тикшерелгән.
  4. Gibraltar Attractions – Historical Places of Worship. gibraltarinformation.com. әлеге чыганактан 2013-12-25 архивланды. 12 November 2012 тикшерелгән.
  5. Калып:Google maps
  6. 6,0 6,1 "Gibraltar Hindu Temple Inauguration Plaque." Commons.wikimedia.org. Wikimedia Commons, n.d. Web. 15 December 2012.
  7. Hindu laud Gibraltar Mayor (12 November 2012). 24 декабрь 2012 тикшерелде.
  8. Virtual Tour. Gibraltarhindutemple.org. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 12 December 2012 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 Events – Regular Events. Gibraltarhindutemple.org. әлеге чыганактан 2015-10-03 архивланды. 12 December 2012 тикшерелгән.
  10. Charles F. Keyes; E. Valentine Daniel (1983). Karma: An Anthropological Inquiry. University of California Press. p. 153. ISBN 978-0-520-04429-6. https://books.google.com/books?id=49GVZGD8d4oC&pg=PA153. Retrieved 12 December 2012. 
  11. Events – Regular Study Classes. Gibraltarhindutemple.org. әлеге чыганактан 2015-10-03 архивланды. 12 December 2012 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү