Герман Валерьянович Балуев - совет журналисты, «Смена» газетасының (1974-1975), «Литератор» журналының баш мөхәррире, язучы, сценарист. Герман Балуевның сугыш елларына туры килгән балачагы Спас Затонында уза. Герман Валерьянович Затон мәктәбендә 1942-1952 елларда укый. Һәм аның иң көчле хис-кичерешләрендә шушы еллар эз калдыра. Безнең якташыбыз фикеренчә, Затон «ниндидер матурлыкка ия булган, андагы тормыш та күз алдында коллектив, уртак булган».

Герман Балуев
Туган 18 октябрь 1934(1934-10-18)
Иваново, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 12 октябрь 2000(2000-10-12) (65 яшь)
Әлма-матер Затон мәктәбе[1]


Язучы Куйбышев Затоны елгачылар бистәсенә "Хроникер" трилогиясен багышлый. Китапның бер повесте – “Көтелгәнлек җире "ндә автор бистәнең сугыш елларындагы тормышы турында сөйли.

Герман Валерьяновичның мәктәптән соңгы еллардагы тормышы үзенең төрлелеге белән аерылып тора. Архитеркура-төзелеш университетында, Мөрәм югары диңгезчеләр училищесында уку, аннан соң армия сафлары, техникумда уку, прораб булып эшләү, Ленинград шәһәрендә университетта белем алу. Герман Балуевның иҗади эшчәнлеге дә күпырлы: язучы, драматург, узган гасырның 80 нче еллар журналисты, берничә китап авторы, «Десант» кинофильмына сценарий язган, аның «Крижевский чакырыла» пьесасы буенча Софиядә спектакль дә куела.

Искәрмәләр үзгәртү