Георгий Гурджиев

Гео́ргий Ива́н улы Гурджи́евгрек-әрмән килеп чыгышлы Россия мистигы, башта Тифлиста, аннан соң Санкт-Петербургта, ә 1920-нче еллар башыннан бирле Франциядә яшәгән. Язучы, рухи остаз, сәяхәтче һәм композитор, оригиналь мистик тәгълимат нигезләүчесе буларак мәшһүр.
Тбилиси руханилар семинариясендә (христиан каһине булыр өчен) укыган, әмма тормышка христиан караш белән канәгать булмыйча, үзлектән дини эзләүләр белән мәшгуль була башлаган. Башы белән шул вакытта популяр теософия һәм нео-оккультизм, экстрасенсорика, медитация, гипноз, йогага чумган.
«Көнбатышта югалган сакраль белемнәр»не эзләп, Шәрыкъта күп сәяхәт иткән. Фараз иткәнчә берничә мәртәбә (1899—1900 һәм 1906—1907) суфичылык Сармун борадәрлеге таныштыру семинарларын узган, бу, янәсе, өч мең ел тарихлы дини юнәлеш (ягъни суфичылык шуның юнәлеше булган исламнан борынгырак), аның турында Гурджиев сүзләреннән генә мәгълүм.
«Кешенең гаромник үсеше институты»н нигезләгән (1919-1922), аның эшчәнлеге кешенең шәхси үсешенә, аның аңына һәм көн саен тормышта булуга багышланган булган.
Аның автор үзеңне үстерү методологиясе өйрәнчекләре һәм тарафдарлары арасында «Гурджиев системасы» яки «Гурджиев тәгълиматы» атамасын алган.

Георгий Гурджиев
Туган телдә исем әрм. Գեորգի Իվանովիչ Գյուրջիև
грек. Γεώργιος Γεωργιάδης
Туган 13 гыйнвар 1866(1866-01-13), 1872 яки 27 декабрь 1877(1877-12-27)
Гөмре, Ереван губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе[1]
Үлгән 29 октябрь 1949(1949-10-29)[2][3][4][…]
Нөйи-сүр-Сен
Үлем сәбәбе бавыр яман шеше[d]
Күмү урыны Avon Cemetery[d]
Яшәгән урын Әрмәнстан
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Тбилиси рухани семнариясе[d]
Һөнәре фәлсәфәче, композитор, язучы, сценаричы, хореограф, укытучы

 Георгий Гурджиев Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Әтисе — грек милләтеннән Иван Иванович Гурджиев, әнисе — әрмән милләтеннән Тавризов-Багратуни ыруыннан (әрм.Թավրիզ — Բագրատունի). Аның кузены Меркуров, Сергей Дмитрий улы — мәшһүр совет сынчы-монументалисты.
Гурджиев буенча аның үзара дус булган ике әтисе булган: туган әтисе көнчыгыш эпосы башкаручысы һөнәр иясе - ашуг булган; рухи әтисе - декан Бош, Кавказ артының көнбатыш христиан (католик яки лютеран) гыйбадәтханәләренең берсенең җитәкчесе. Нәкъ менә бу икәү анда Җирдә тормыш процессын һәм аеруча кеше тормышы максатын белү сусавын тудырганнар.
Гурджиев Азия һәм Африканың төрле илләре буенча сәяхәтләрен иртә башлаган, анда ул дөнья корылышы буенча кызыксындырган сорауларына җаваплар табып караган. Ул барган илләр арасында - Греция, Мисыр, Төркия, Әфганстан, Төркестан, һәм шулай ук Якын Көнчыгышта башка урыннар. Бу сәяхәтләр Гурджиев бергәләп барлыкка китергән "Хакыйкать эзләүчеләр" җәмгыятенең башка әгъзалар оештырган экспедицияләр формаларын алган. Сәяхәтләрендә Гурджиев төрле рухи традицияләрне өйрәнгән (алар арасында суфизм, буддизм һәм көнчыгыш христианлыгы), борынгы белем өзекләрен һәм шулай ук ул барган илләрнең рухи музыкасын һәм биюләрен туплаган. Гурджиев тәгълиматын еш "Хайда-йога" яки "Хәйләкәр юлы" дип атаган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118543679 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Itaú Cultural Enciclopédia Itaú CulturalSão Paulo: Itaú Cultural, 2001. — ISBN 978-85-7979-060-7
  4. Encyclopædia Britannica