Геннадий Емельянов


Геннадий Емельянов, Геннадий Егор улы Емельянов (1957 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Карамалы) — хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Яшел Үзән, Алабуга районнары башлыгы (2019 елга кадәр), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2019 елның 2 октябреннан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.

Геннадий Емельянов
Туган телдә исем Геннадий Егор улы Емельянов
Туган 1 гыйнвар 1957(1957-01-01) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Карамалы
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: социология фәннәре кандидаты[d]

 Геннадий Емельянов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй районы Карамалы бистәсендә туган. «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Егерме елдан артык транспорт өлкәсендә эшләгән. 1999 елдан Геннадий Емельянов өч муниципаль районда эшләгән, Яшел Үзән һәм Алабуга районнары башлыгы вазифаларын башкарган. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булган.

Хезмәт юлы үзгәртү

19741979Түбән Кама пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь.

19791987Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиеләрендә эшли.

19871999 — «Камэнергостройпром» ҖБ автотранспорт колоннасы баш инженеры, директор.

19992004Яр Чаллы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

20042009Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры.

20092010Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

20102019Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры.

2019 елның 9 сентябреннәнБердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.

VI чакырылыш ТР Дәүләт Шурасының беренче утырышында Геннадий Емельянов РФ Федераль Мәҗлесе Федерация Шурасы әгъзасы — ТР Дәүләт Шурасыннан вәкил булып сайлана. Яңа сайланган сенаторның вәкаләтләре 2019 елның 2 октябреннан гамәлгә керә. Әлеге постка Геннадий Емельянов кандидатурасын ТР ДШ рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итә [1].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү


Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нче чакырылыш депутатлары (2019-2024)