Геннадий Васильевич Егоров (1946 елның 9 марты, Тетвел Чистай районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, беренче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты[1].

Геннадий Егоров
Туган 9 март 1946(1946-03-09) (78 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Геннадий Егоров 1946 елның 9 мартында Чистай районының Тетвел авылында туа. 1962—1970 елларда Әлмәт газ эшкәртү заводында эшче, производствоны автоматлаштыру цехы бригадиры булып эшли. 1970—1975 елларда ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитетында инструктор, икенче секретарь, шәһәр комитетының беренче секретаре булып эшли. 1973 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының нефть факультетын тәмамлый[2].

1975—1981 елларда төзелеш һәм нефть тармагы предприятиеләрендә партия комитеты секретаре, трест идарәчесе урынбасары булып эшли. 1983 елда СБКФның Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый. 1983 елдан СБКФның Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге инструкторы булып эшли[3].

1986 елдан 1990 елга кадәр «Татнефть» җитештерү берләшмәсендә генераль директор урынбасары булып эшли, СБКФның партия комитеты секретаре була. Татарстан АССР Югары Советы депутаты, Әлмәт район советы депутаты, Әлмәт шәһәре халык депутатлары советы депутаты һәм рәисе итеп сайланган.

1993 елда 25 нче Әлмәт бермандатлы сайлау округыннан I чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасында җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы була, «Россия» депутатлар төркеменә керә[4].

1996 елдан «Татнефть» ААҖдә Казандагы вәкиллек директоры булып эшли[4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума. 2020-05-17 тикшерелгән.
  2. Представители Альметьевского землячества в Казани передали видеопоздравления в связи с юбилейными датами. almetyevsk.tatarstan.ru. 2020-06-02 тикшерелгән.(үле сылтама)
  3. Lobbying.ru | Егоров Геннадий Васильевич. lobbying.ru. әлеге чыганактан 2021-09-25 архивланды. 2020-06-02 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Егоров Геннадий Васильевич. www.gosduma.net. 2020-06-02 тикшерелгән.