Гафури районы татар авыллары

Гафури районы (рус. Гафурийский район, баш. Ғафури районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә, Урал тавының көнбатыш тау битләрендә урнашкан район

Гафури районы

Районда барлыгы 95 авыл бар, шуларның 22-се татар авылы.[1][2]

Татар авыллары — Ялгызкаен, Үтәк, Бажык, Җилем-Каран, Игенъелга, Игенчеләр, Котлыгуҗа, Яңа Карамыш, Урал, Татар Саскүле, Кормантау, Таштамак, Бурлы, Җилем-Каран, Яңа Бурлы, Кызылъяр, Карлы, Икътисад. Татарлар күпчелекне алып торган катнаш авыллар: Тугай, Буруновка, Войновка, Луговая. Ноябревка авылында татарча сөйләшүче мөселман чуашлар яши.[3] Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.[4]

Күпчелек татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше таралган. Кормантау, Таштамак, Бурлы, Җилем-Каран, Яңа Бурлы, Кызылъяр авылларында — кормантау сөйләшендә сөйләшәләр.[5] Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның Тау ягы татарлары, ә Кормантау авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк авылына, татарлар белән бергә, чуашлар да утырган.

Кормантау, Бажык, Буруновка, Каенлык, Бурлы, Яңа Бурлы, Җилем-Каран, Таштамак, Кызылъяр — мишәр авыллары.

Юкка чыккан татар авыллары: Сахалин, Яшерентау, Төкен, Кызыл Имән, Яңа Зәет, Яңа Әлдәшле.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Гафурийский район.
  3. Этноконфессиональные меньшинства народов Урало-Поволжья : монография / Е. А. Ягафова, Е. С. Данилко, Г. А. Корнишина, Т. Л. Молотова, Р. Р. Садиков; под ред. д-ра ист. наук Е. А. Ягафовой. — Самара: Изд-во ПГСГА, 2010. — 266 с.: цв. ил.
  4. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.